«Без үлмәдек! Татар «Тәртип»сез була алмый!»

«Без үлмәдек! Татар «Тәртип»сез була алмый!»

7нче МАЙ – РАДИО КӨНЕ

«Соңгы вакытта «Тәртип» радиосы турында бер дә язмыйсыз. Шулай итеп, яраткан радиобызны бүтән ишетә алмабыз микәнни?» – дип шалтыраттылар узган чәршәмбедә редакциябезгә. Бер генә түгел, өч укучыбыз шул ук сорауны бирде. Дөрестән дә, 1нче февральдән соң «Тәртип» радиосы турында хәбәрләр тынып торды шул. «Болгар» радиосына кушылуы турында сүз булды, бу кушылу дигәннәре нәрсәне аңлата икән? «Тәртип»не «Болгар» радиосы «йотты» дип уйларгамы? Сорауларга җавап табу өчен, «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә ИСМӘГЫЙЛЕВА белән элемтәгә кердек.

Халыкның башына: «Тәртип» бетте», – дигән уй кереп бара, – диюемне ишетүгә, Ризәлә ханым:

– Алай түгел. Без бетмәдек! Татар «Тәртип»сез була алмый ул. Дәүләт җитәкчелегенең сүзенә ышанып, вакытлыча гына «Болгар» радиосына кушылып тордык, – дип тынычландырырга ашыкты.

Ризәлә ханымнан 1нче февральдән соң булган хәлләр турында сораштык.

– 1нче февральдә «Тәртип» радиосы ешлыгында «Бизнес ФМ» радиосы сөйли башлады. Безгә «Болгар» радиосына барырга кушылды. Ике радионы бергә кушасыларын белгәч, каршы чыктык. Болай итеп болгаткач, икесен дә харап итәчәкләр, дидек. Халык та каты торды. «Тәртип»не яклап, 12 меңгә якын имза җыелды. Ул имзалар Татарстан Президентына да, Русия Президенты Владимир Путинга да җибәрелде. Дәүләт Советындагы бик күп депутатларның бусагасын таптадык, төрле урындагы кешеләргә хатлар юлладык. Шуннан соң миңа «вакытлыча» дигән сүзне әйттеләр. Ел ахырына кадәр вакытлыча «Болгар»га кушылып эшләп торырга, ә ел ахырында үзебезгә аерым ешлык булачак, диделәр. Җыелган имзаларны кочаклап, өйдә елап кына утырып булмый бит инде. Нәрсә дә булса эшли торыйм ичмасам, дип, «Болгар» радиосына бардым. Штатка кермәдем, гражданлык-хокукый килешү нигезендә эшлим.

– Ничек каршы алдылар соң?

– Әйбәт каршы алдылар, рәхмәт аларга. Андагы коллектив белән бер чор кешеләре бит без, шуңа күрә уртак телне тиз таптык. 9дан 12гә хәтле «Тәртип» радиосы сөйли. «Болгар» радиосында «Тәртип» тапшырулары» дип бара ул. Һәр авторыбыз белән килешү төзелде, һәрберсе элеккечә үз тапшыруын эшләвен дәвам итә. Шулай итеп, дәүләт эчендә дәүләт булып утырабыз.

– Интернетта «Тәртип» радиосы тәүлек дәвамында эшли дип беләм.

– Әйе, интернетта радионы туктатмадык. Интернетны өемә күчереп торырга туры килде. Бу эштә матди ярдәм күрсәткән кешеләргә бик рәхмәтлемен! Социаль челтәрләрне алып баруда Ләйлә Ялалова ярдәм итә. Ул «Тәртип» радиосының үз ешлыгы булганда минем урынбасарым иде, хәзер вакытлыча башка өлкәгә күчеп торды. Ешлык булуга, кире кайтам, ди. Гомумән, барлык авторларыбыз да, кире кайтачакбыз, ешлык кына булсын, дип торалар.

– Ризәлә ханым, «Болгар»га күчү чыннан да вакытлыча гынамы соң? Ешлык була дип кем ышандырды?

– Дәүләт җитәкчеләре ышандырды. Аларның «вакытлыча гына» дигән сүзенә ышанып, ел ахырына кадәр «Болгар» радиосы белән килешү төзедем мин. Ел ахырында өр-яңа ешлыкта «Тәртип» радиосы булып яңгырый алачакбыз, дип өметләндерделәр. Шуңа күрә радиотыңлаучыларыбыз да дөрес аңласыннар иде. Безне онытмасыннар, «Тәртип» бетте, дип уйламасыннар.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии