Балык Бистәсенә яз килде

Балык Бистәсенә яз килде

Туып үскән нигез, туган як… Еллар үткән саен бу сүзләрнең мәгънәсен бөтен тулылыгы белән тирәнрәк аңлый башлыйсың. Юкка гына иң моңлы җырлар туган нигез белән бәйле түгелдер. Кызганыч, бүген татар теленең тоткасы, чишмә башы булган авылларыбыз да сырхаулык кичерә. Авыллар таркала, заманында гөрләп торган колхозлар юк бит инде. Анысы, Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылы хакында алай сөйләп булмый әлегә. Авылның данлы тарихы да бүгенге заман шаукымына бирешергә ирек куймый. Авыл зур, аның хакында, бетә инде, дип сөйләргә, төшенкелеккә бирелергә җирлек юк. Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановның да туган авылы бит әле ул. Авылда иске мәчет янәшәсенә яңасын бастырып куйганнар, мәктәп эшли. Кыскасы, гөрләп тора әле бу авыл.

Яңа Арыш минем тормышымда да матур хатирәләре белән саклана. Хатыным Зөлфия хезмәт юлын шушы авыл мәктәбендә башлады. Миңа да шушы авылга кунакка кайтып йөрергә туры килде. Зөлфия яшәгән фатир хуҗалары Миннегөл апалар безнең өчен икенче әни булды. Бүген инде ул еллардагы дусларыбызның кайберләре юк, урыннары оҗмахта булсын.

Якын дустым, тележурналист, Татарстан Дәүләт телевидениесендә «Авыл офыклары» тапшыруы авторы Раиф Гыймадиев, туган ягында авыл көне була дигәч, бик шатланып кайтырга, бәйрәмдә катнашырга булдым. Без кайтып җиткәндә Гыймадиевлар гаиләсе капка төбендә яз сулышына кушылып, хуш ис таратып пылау, коймак өлгереп килә иде инде. Менә шушы Мәктәп урамына авылның башка урамнарыннан да халык җыелган. Әнә Айсылу Гафиятуллинаны балалар уратып алган, бананнан, туңдырма кушып бик тәмле коктейль ясап тарата икән. Бәйрәмгә махсус кунак булып кайткан кабатланмас моң иясе, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан моңлы җырларын сузды. Җыр, уен арасында пылау, коймак, самавыр чәе белән сыйланып алабыз.

Раифның бертуган абыйсы Раил хатыны Венера белән төп йортта тормыш учагын саклый. Әниләре Наилә апа да шушы гаилә карамагында үз өендә бәхетле картлык кичерә.

– Быел Яңа елда капка төбендә бәйрәм оештырдык та, шул бәйрәмне күреп киткән Раиф аерым оештырырга тәкъдим итте. Менә шуннан килеп чыккан бәйрәм булды бу. Беренче коймак төерле була, барып чыгар микән, дип борчылдырды инде бераз, – ди Раил.

Бәйрәм төерле булмады. Яше, карты җырлады, биеде, уеннарда катнашты. Сабыйларның чыгышын тыңлаганнан соң микрофонны олылар кулларына алды.

Раифның сеңлесе Гүзәлия ире Илнур белән бәйрәмнең сценариен язган. Уеннарны да күңелле итеп оештырдылар. Авылдашлар, күршеләр балаларны да уздырып сабый чакларына кире кайтты: төрле уеннарда җитезлектә, осталыкта көч сынашты. Иң өлгерләр бүләкләргә дә ия булды. Ә бәйрәмнең күрке, мөгаен, бизәлгән җигүле атлар булгандыр. Балалар, кайткан кунаклар шул атларга утырып урам әйләнделәр. Ат җене кагылган малай Салават безне дә тарантасларга утыртып авылны күрсәтте. Закир Шаһбан баянына сүз биреп җырлап авыл әйләндек. Мондый бизәкле тарантасларны музейларда гына күреп була торган заман җитте бит. Ә монда Самат Кәримуллин барын да тәртиптә тота икән. Атлары да үзенеке. Янында булышчылар – ат җене кагылган малайлар Салават Гобаев, Фәнил Вәлиев тә бар.

Күңелсез, авыл бетә дип зарланып утыручыларга әйтәсе килгән сүзем шул: бар да үз кулларыбызда. Шул исәптән авылның яшәве дә. Бу яктан Яңа Арышта минем дустым Раиф Гыймадиев, аның туганнары, дуслары, авылдашлары матур үрнәк күрсәттеләр. Бәйрәмне оештыруга һәркем үз өлешен керткән. Әнә кемдер пылау казаны тирәсендә, кемдер самавыр белән кайнаша. Раифларның күршеләре Гөлназ Мөхәммәтрахимова Венерага кунак сыйларга, ә Гөлназга уеннар оештырырга булыша.

Миннеәхмәтовлар микрофоннарны көйләп куйган. Фәридә белән Рафис Әхмәтҗановлар, Алсу һәм Фәнил Сибагатуллиннар, Ирек Ярмөхәммәтов, Түбән Камадан күчеп кайткан гаилә, авылның мөхтәрәм кешеләре Хәйдәр абый белән Нәсимә апа… кыскасы, бар урам, авыл халкы үзе оештырган бәйрәм булды бу.

Әнә Үзбәк абый шигырь сөйли, җыр суза. Бик күп орденнар иясе, алдынгы тракторчы булган икән ул. 4 дистәдән артык ел беренчелекне бирмәгән. Әле дә чакыралар, эшләп ала икән. Яңа Арышта тагын бер Социалистик хезмәт герое буласы булган да бит, кызганыч, 90нчы елда Советлар Союзы таркалып, хәзер инде андый ил юк, дип документлар кире кайткан.

– Герой булып бетмәсәм дә, мине бик хөрмәтлиләр авылыбызда, – дип горурланып сөйли Үзбәк абый Мусин. – Минем ярдәмем тимәгән кеше юк бу авылда. Урман кисәсеме, башка йомышлармы, барын да тыңладым. Әмма 1 сум акча алмадым, 100 граммнарын эчмәдем, баш төзәтергә, дип аптыратып йөрмәдем. Аракы белән дус булмадым. Мин әле, Илфат туган, синең хатының Зөлфияне дә иң беренче эшкә беренче килүендә олы юлдан ишексез, тәрәзәсез тракторга утыртып алып кайттым… – дип хатирәләре белән уртаклаша ул.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Үзбәк абый янына икенче хөрмәткә лаек шәхес, ферма мөдире Илдархан абый Гыйлемханов килеп баса. Ул да гомерен тырыш хезмәт белән үткәргән. Закир Шаһбан җырга-моңга гашыйк бу ике абыйны ишетеп алып, алар белән дуэт та башкарды. Әле кем сәхнәгә чыгып Закир Шаһбанның үзе белән янәшә басып җырлый ала?! Кичен мәдәният йортында дәвам иткән бәйрәм дә кабатланмас хисләр калдырды. Закирның хәләл җефете, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан, яшь җырчы Динара Фәхриева чыгышларын халык йотылып тыңлады. Артистларга, бәйрәмне оештыручыларга аягүрә басып алкышлар белән рәхмәт әйттеләр…

Быел яз ашыкмыйча, кыюсыз гына килә. Ләкин кышның чигенми хәле юк, яз Яңа Арыш авылының Мәктәп урамыннан старт алды… Биредә Кыш бабай Нәүрүзбикәгә рәсми төстә «җиңелде» һәм киләсе елга чаклы саубуллашып китеп барды. Илнур Кыш бабай кызы Энҗегә – Нәүрүзбиикәгә эстафетаны тапшырды…

Әлеге бәйрәмнең спонсорлары, төп оештыручылары Гимадиевлар гаиләсе бу көнне рәхмәт сүзләрен бик күп ишетте. Шундый егетләр булганда авыл һәрчак яшәячәк.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Казан – Яңа Арыш – Казан

Комментарии