Корал кемнеке – заман шуныкы

Корал кемнеке – заман шуныкы

Авылым кешеләре борынгыдан төрлечә кәсеп иткән. Курса Почмак халкының төп эше колхозда эшләү, иген игү, терлек асрау, ит-сөт әзерләү, бакчачылык булган. Әмма гаиләне туендыру өчен, колхоз эшенә генә карап тормаганнар, төрле һөнәрләр үзләштергән, кызыклы шөгыльләр тапкан авылым халкы. Мич чыгаручылар, умарта асраучылар, балык тотучылар, балта осталары, бүрек-тун тегүчеләр, түбәтәй, чүәк чигүчеләр, шәл бәйләүчеләр дә булган бездә. Әлеге һөнәрләрнең кайберләре бүген дә яши.

Авылда төп һөнәрләрнең берсе – итек басу. Ул бик борынгы кәсеп санала, чөнки бездә элек тула басканнар. Кышларын авылның таза ирләре чит җирләргә дә чыкканнар, итек басып акча эшләп кайта торган булганнар. Әхмәтзакир, Гәрәй, Нурмый бабайларның гомер буе баскан итекләреннән зур-зур штабельләр хасил булыр иде, диләр олылар. Кызганычка каршы, хәзер итек басучылар сирәк. Әмма өлкән яшьтәге итекчеләребезнең кайберләре бүген дә безнең арада. Шуларның берсе – минем бабам Тәлгать Сөләйманов – заманында танылган итекче булган.

– 1959 елда армиядән кайткач, итекчелек белән шөгыльләнә башладым. Ничек кенә булса да тормыш алып барырга кирәк бит. Фәтхри абый белән 1 ел Башкортстанда итек басып кайттык. Аннары күрше Гәрәй абый белән 9 ел Наласага йөрдек. Көз көне чыгып китеп, бер-ике ай йөреп кайта идек. Өйдән өйгә кереп итек бастык. Йонны кул белән чистарттык, кул җәясе белән теттек. Гәрәй абый түши, мин кайнатып кул белән басам. Аннан манып, калыплый идек. Чистарткач кап-кара, матур калыплы итекләр барлыкка килә, кызым, – дип искә ала бабаем. – Хәзер кеше укырга бирелде, белем ала. Техника заманасы бит. Яңа һөнәрләр белән шөгыльләнәләр. Тормыш болай да мул. Ә без менә итектән кайткач, яз көне хуҗалыкка өй эшләргә йөри идек. Колхозда да эшләгән, бер көн дә бушка үтмәгән инде.

Әйе, бабаемның итек басканын мин дә яхшы хәтерлим. Без – балалары, оныклары өчен 60 яшенә кадәр итек басты ул. Үзе әйтмешли, көче беткәнче. Әйе, бу бик авыр эш, күп көч таләп итә. Бабай баскан итекләрнең берничәсе бүген дә бар әле. Алар матур, нык, сатып алган итекләр кебек ике киюгә ямьсезләнми. Хәзер нинди генә бизәкле, матур итекләр бассалар да, минем бабайныкы кебекләр юк!

Бабамның бу күп көч сораучы, пычрак хезмәтне белеп, җиренә җиткереп башкаруы – халкыбызның хезмәт сөючән, тырыш булуын тагын бер кат дәлилли. Авылымның искиткеч сәләтле, хезмәт сөючән, туган якның рухи һәм матди байлыкларын тудыручы халкым белән мин дә бик горурланам.

Энҗе СӨЛӘЙМАНОВА.

КФУ студенты.

Комментарии