Икмәк пешерү осталарын зурлап

Икмәк пешерү осталарын зурлап

«Икмәк исе, икмәк тәме…»

Ипине кадерсезләгән очракларга юлыкканда, һәрвакыт, без үскәндә әниемнең ипи пешергән чаклары хәтеремдә яңара. Ул көн бәйрәмчә уза иде. Өйгә яңа пешкән икмәк исе тарала. Муллык исе. Икмәк исе авыл баласын гомер буе озата. Үзебезнең Бәрәңге пекарнясының ипие гомер-гомергә данлыклы булды. Сүз иске пекарняның 1 килолы 14-18 тиенлек хуш исле ипие, күмәче турында бара. Тәме әле дә хәтердә саклана, рәхмәт төшкере. Ир кеше пешергән ризыкка фәрештә канат җилпи, дигәндәй, безнең Бәрәңге ипиенең тарихы да ир кеше исеме белән бәйле.

«Гөлбикә» күле буенда, хуҗасы куылган бай йортында Василий Вавилов атлы кеше, өч ярдәмчесе белән икмәк пешерү эшенә алына. Яңа гына оешкан Татар районы (1931-1932 еллар) өчен бик кирәкле, бик күңелле вакыйга була бу. Ипи яңа ачылган балалар бакчасына, больницага, сельпо кибетләренә таратыла. Дәһшәтле сугыш елларында да икмәк пешерү туктатылмый. Тик чиста оннан пешерелми, билгеле. Бәрәңге һәм башка суррогатлар кушылган ипине көчле контроль астында пешерәләр. Чыгышы белән Чымбулат авылыннан булган Мөнирә Глюм кызы Вәлиева сөйләп калдыруы буенча, район активистлары, халык контроле әгъзалары икмәк мичтән чыгып, үлчәнеп, складка тапшырылганчы кизү торганнар. Ул елларда бер уч ашлык урлаган өчен дә 10 ел төрмә янаган. Ипи дәүләт хезмәткәрләренә 400әр грамм, гаилә әгъзаларына 200әр грамм исәбеннән, үзебез типографиядә бастырган карточкаларга бирелгән.

Гомер дигәнең акрын гына алга бара, сугыш михнәтләре артта кала. Безнең халыкның җилкәсеннән «нужа букчасы» төшәме соң? Шул ук бай йортында авыр кул хезмәте белән ипи пешерү дәвам итә. Сугыш авырлыкларын кичергән буын сынатмый. Ниһаять, яңа төзелгән агач пекарняга күчәләр, кул хезмәте генә үзгәрми. Бәхетсезлеккә каршы, ул пекарнядан күмер өемнәре генә кала. Көймә комга терәлгән чакта да өметсезлеккә бирелмиләр, кыен хәлдән чыгу юлын табалар. Яңа таш пекарня төзелеп өлгергәнче, урыс шәхси хуҗалыкларында ипи пешерү дәвам итә.

Тормыш алга бара, электр уты пәйда була. Ә шулай да, ул елларда хуш исле икмәк табынга куелганчы, хезмәтнең авырлыгын искә төшерсәң, чәчләр үрә тора. Буфетка күтәреп икмәк ташыган елларым иде бу минем. Эссе җәй айлары. Сменага илле-җитмеш килолы 40ар капчык онны күтәреп, бушатып камыр бастырыла. Формаларга салып, кабартыла, мичкә тыгыла. Тышта 30 градуска җиткән эссе һава. Җил дә исми, яфрак та селкенми. Иреннәрне телә эсселек. Тыштан кергән эссе агымга мичтән бөркелгән җәһәннәм кызуы кушыла. Бияләй аркылы да үткән кайнар форма эссесе йөрәкләргә тоташа, баш миенә үрмәли, «ми кайный». Тәннән тоташ тир ага. Шул елларның бер генә мизгеле әле бу…

Чит төбәк кунаклары күчтәнәчкә бер килолы, яхшы сорттан пешерелгән, 44 тиенлек күмәчне алмый китмәделәр, тәмен әле дә хәтердә тотучылар җитәрлек. «Икмәк авазы еракка ишетелә» дип, тикмәгә генә әйтмиләр. Бу юлларны язганда үткәннәр хәтер җилкәне булып тибрәлә. Сагындыра шул, юксындыра.

Күпме көч, күпме сабырлык кирәк булган бу эшнең осталарына. Шулай да, югарыдагыларга зур өметләр багламасалар да, хезмәтләрен күрә белгәннәр: орден, медальләр, мактау грамоталары күпне сөйли.

«Озын берлек»ләр артыннан читкә чыгып китмәгән, үз бәхетләрен туган җирендә тапкан фидакарь якташларыма сокланмый мөмкин түгел. Тормыш, яшәү – үзе бер сынау. Яшьләргә теләкләре дә изге аларның: «Кеше булып калыгыз. Тормыштан тәм һәм ямь табып яшәгез. Эш дәверендә барысы да гел «бал да май» гына булмый, авырлыклар алдында югалып калмагыз!» – диләр. Әллә ни күп кирәкми дә инде ул әбиләргә. Гап-гади игътибарны, бер кап чәйне дә алар бәхет кошы тоткандай кабул итә. Хикмәт бүләкнең зурлыгында түгел, кеше арасында хөрмәт күрсәтеп олылауда. Һәр елны өлкәннәр көнендә зурлап чакырып, кунак итүләре өчен дә рәхмәтләре зур.

Вафат булган хезмәттәшләрен дә догаларыннан калдырмыйлар. Бүгенге көндә сау-сәламәт гомер кичерүче чордашлары белән дә элемтәләрен өзмиләр. Артка әйләнеп карау оят түгел сезгә, хөрмәтлеләребез. Кышкы иртәләр яхшы хәбәрләр генә китерсен сезгә. Саулык-сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын. Бирешмәгез, Ветераннар!

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Икмәк пешерү осталарын зурлап, 2.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии