Авыл кичләре

Авыл кичләре

Безнең авыл Башкортстан белән чиктәш ямьле Ык елгасы буенда урнашкан. «Бурановские бабушки»лардан үрнәк алып, без дә «Ахирәтләр» ансамбле оештырдык. Барыбыз да лаеклы ялда, уртача яшебез – 58. Шат күңелле, һәрчак көләч Бриллиант Миннеханова, ишле гаиләдә үсеп, үрнәк гаилә традицияләрен дәвам итүче Лимуза Нәҗметдинова, авылның танылган җырчылары – тыйнак, сабыр Мәдинә Сабирова һәм шәһәрдән әти-әнисе нигезенә кайтып гомер итә башлаган Асия Сәгъдиевалар миңа – авылның ветераннар советы рәисенә – дусларча дәштеләр дә, без күмәкләшеп, мәдәният йортына җыр-музыка түгәрәгенә йөри башладык. Безне җырга-моңга гашыйк булу, аралашып яшәргә омтылу берләштерә.

бәйрәмендә уңышлы гына чыгыш ясадык. Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен сәхнәгә куйдык. 8 мартта «Ягез әле, апалар!» бәйгесендә җиңүгә ирештек. Бу көннәрдә генә ветераннарның «Балкыш» үзешчән сәнгать смотр-конкурсының район этабында катнаштык. Әнә шулай әкренләп тамашачы мәхәббәтен яулый барабыз.

Авыл мәдәният йорты директоры Земфирә Хисмәтова һәм сәнгать җитәкчесе Илмира Шәрәфетдиновалар безгә һәрчак ярдәм итеп торалар, ачык йөз белән каршылыйлар. Без шунда туган көннәр дә үткәреп алабыз, гөрләшеп чәйләр эчәбез, кыскасы, бик күңелле яшибез. Әле безнең «Аулак өй» телевизион тапшыруына да барасыбыз килеп тора.

Рузилә ЗАРИПОВА, хезмәт ветераны.

Азнакай районы, Урсай авылы.

Комментарии