СИН ӘЛЕ МИНЕ БЕЛМИСЕҢ ГЕНӘ…

СИН ӘЛЕ МИНЕ БЕЛМИСЕҢ ГЕНӘ…

ЮБИЛЕЙ… 50+1

Узган ел Илфатның 50 яшьлек юбилее хакында язмабыз чыккач, сайтта төрле фикерләр булды. Бу табигый да. Юбилей кичәсен генә тантаналы төстә үткәрә алмадык. Әниебезне югалткан моңсу көннәр иде ул. Быел да Илфат башта бу тантанага каршы булды. Ризалаттык үзен. Әни дә күкләрдән бу кичәгә фатыйхасын биргәндер. Илфат янына дуслары килгәнне, улын олылаганны, аңа карата әйтелгән мактау сүзләрен ярата иде ул. Килгән кеше дин белгечеме, танылган артистмы, телевидение хезмәткәреме – барысы белән дә уртак тел таба иде. Әңгәмәдәшен игътибар белән тыңлый, үз тормыш тәҗрибәсенә таянып киңәшен бирә. Илфатка да бу сыйфатлар әнидән күчкәндер. Әни Илфат белән гел горурланып яшәде. Соңгы көннәренә кадәр күзләрендә төпчегенә карата чиксез ярату, ихтирам хисләре булды…

Илфат: «Тантана турында «Безнең гәҗит»кә материал бирмибез», дисә дә төн утырып язып утырам әле. Хезмәтемне җилгә очырмас, дип уйлыйм. Бу бит туган көн кичәсе генә түгел, Илфатның иҗатына, эшләгән эшләренә, кылган изгелекләренә бер нәтиҗә ясау да булды.

КУНАКЛАР

Кичәне алып баручылар итеп, Илфатның авылдашлары, инде күп кичәләрне ямьләгән һәм оста тамада булып танылган күршеләре Сибгатуллинарны сайладык. Егетләр шатланып риза булды. Өч бертуган егет үз сәләтен тулысынча ачып бирә алды бу кичәдә. Аларның җырлары, урынлы шаяртулары кемнең генә күңеленә хуш килмәде икән.

Изображение удалено.

Кичәгә килгән алтмышка якын иң якын кешебезне күздән кичерәм. Баксаң, һәрберсенең йөрәк түрендә генә йөрткән рәхмәт хисләре булган икән Илфатка. Кайберәүләр бу хисләрне көлә-көлә, кайберләре яшь аралаш җиткерде. Кемнәрдер нарасыйлары якты дөньяга килгәндә, ә кайберәүләр газизләре якты дөньядан китеп барганда Илфатның ярдәмен тойган. Мондый гамәлләр Аллаһы Тәгаләнең кодрәтеннән башка кылына алмаса да: «Син безнең якын кешебезне үлемнән алып калдың», – дип яшькә төелүче дә булды.

Наилә апа һәм Ринат абый Ногмановлар кичәбезнең мәртәбәле кунаклары иде. Ринат абыйның әниебезне искә алып безгә җиткергән рәхмәт сүзләре күзләрне яшьләндерде. Күпләр экраннар аша гына күреп белгән Наилә апа Ногманова Илдар Юзеев сүзләрен үзенә генә хас тавышы белән күңел түренә үк җиткерә алды.

Институтта бергә укыган төркемдәшебез, Аксубай районыннан ук килгән Искәндәр Мөгыйнов кунакларны Илфатның студент елларына алып кайтты. Бары бергә, югы уртак ул заманнарда кемнең кемлеге беленгән инде. Ул елларда сыналган дуслык менә инде 30 ел буе дәвам итә.

Һәр кешегә тукталу мөмкин түгел. Иҗат кешеләре, аларның дуслары җыелган җирдә һәр чыгыш үзе бер тамаша булды.

БҮЛӘКЛӘР

Туй бүләксез булмаган кебек, мондый кичәгә дә буш кул белән килмиләр инде. Әнә танылган журналстлар Альбина һәм Рәмис Латыйповлар котлауларын мини спектакль аша җиткерде. Илфатның авылдашы Рәдиф узган ел Казаннан50 кмераклыктагы бакчаларына велосипедта килеп төшүебезне, үзеннән дә «буяулар» өстәп, юмореска формасында сөйләп көлдерде. «Мунча ташы» бер читтә торсын. Хатыны Гөлнара, тортлар ясау остасы, форматы «Безнең гәҗит»тән ике тапкыр зуррак «газета-торт» иҗат иткән. Компьютер дизайны буенча әллә кемнәрне уздырган болар.

Буа районы Иске Суыксу авылыннан Динә апа Камалетдинова факс аша котлау юллап, туган көн кичәсендә укуыбызны үтенде. Эчкерсез сүзләрегез өчен рәхмәт, Динә апа! Кунакларга шигырегезне тулысынча укыдык. Ә шигырнең дүрт юлын газета укучылар игътибарына да тәкъдим итәм.

Мактаулы һәм авыр хезмәтеңдә

Көчле икәнеңне исбатла.

Безнең гәҗит кенә түгел инде,

Син бит хәзер безнең Илфат та.

Коллегаларыбыз, дусларыбыз, гаиләсе белән килгән Искәндәр Сираҗи, Эльвира Фатыйховаларның котлавы да нәкъ үзләренчә тапкыр да, төртмәле дә булды.

Ни генә булмасын Илфат өчен иң ошаган бүләк төпчегебез Лилиянеке булгандыр. Сәнгать мәктәбендә дә укучы кызыбыз төн утырып әтисенең портретын ясады.

Апасы Алия: «Сиңа рәхәт, һәр кешегә рәсем ясыйсың да бирәсең», – дип канатландырды үзен.

КЕМДӘ НИНДИ СӘЛӘТ БАР?

Менә шундый кичәләрдә күренә икән инде ул талант ияләре. «Туган җир» тапшыруын алып баручы Рамил Гариповлар белән уртак дустыбыз Арча егете Руслан да җырчы икән бит. Кодабыз Газизҗан табын җырларында, уеннарда талантын күрсәтсә, күршебез Рәдис белән Рәсимә үзенчәлекле биюләре белән приз алды. Безнең өлешкә тигән мари биюен дә начар биемәдек Илфат белән.

Җырчы дусларыбыз да килеп котлап китте.

Изображение удалено.

Ә Илфат кайчандыр сәхнәдә йөргән хезмәтен искә төшереп, фокусларын күрсәтә башлагач, килгән кунаклар урыннарыннан ук торып басты. Һәркемнең фокусны якыннанрак күреп серен ачасы килде бугай. Ачарсың алай тиз генә?! Берничәсенең серен 25 ел сорап йөрим, белә алганым юк әле. Әнә киявебез Илшат фокусларның серен ачарга интернетка «чумып алды». Кайберләрен ачты тагын үзе. Ә минем никтер ачып бетерәсем килми. Фокуслар да кешеләр кебек бит, ачылмаган серләре булган саен кызыклырак.

Актанышта яшәүче дустыбыз Мирсилне шигырь сөйләү остасы буларак кына белә идек, ә кичәгә ул Илфатның иҗат, тормыш юлын тасвирлап, тулы бер «поэма» иҗат итеп килгән. Көмеш туебыз белән котлап җиткергән шигырь юлларын тыңлаганда үземне кабат туй өстәле артында басып торгандай хис иттем. Кичә генә түгел идеме соң әле ул көннәр?!

ХИСЛӘР ТАШКЫНЫ

Үземә сүз бирелгәндә дулкынланудан кулларымда калтырау тоеп, Илфатка багышлап язган шигырь юлларын укыйм.Туган көненә атап ике генә шигырь язганмын икән бит. Берсен бүген сөйләдем, ә беренчесен студент елларында аның 20 яше тулган көнне биргән идем. Аермасы 31 ел гына. Ә хисләр тагын да тирәнрәк, сыналганрак.

Кешене гомер буе янәшә булып та белеп бетерергә мөмкин түгел икән. Моңа кадәр Илфатның хикәя, повестьларын укып шатлансам, житди темаларны тикшергән кыю чыгышларына борчылсам, бүген хисләр ташкынына бирелеп язган шигъри юлларын тыңлыйм. Эчемнән генә: «Я Ходам, аерма бу бәхеттән, тигезлектән генә аермасын», – дип пышылдыйм. Илфатның миңа атап җырлаган җыры кичәнең йөзек кашы булгандыр. Ул сүзләре, җыры белән мине алиһә итте. 30 ел янәшәмдә йөргән Илфатны мин белеп бетермим икән әле. Ходай сәламәтлектән аермасын! Аның меңләгән газета укучыларыбызны үзенең иҗат җимешләре, яңа проектлары белән таң калдырасына иманым камил. Әнә бит нәрсә ди ул: «Син әле мине, Зөлфия, белмисең генә!».

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

СИН ӘЛЕ МИНЕ БЕЛМИСЕҢ ГЕНӘ… , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии