- 06.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №13 (4 апрель)
- Рубрика: Аулак өй
29 март көнне Казанның «Out Hall» төнге клубында «Минем матурым– 2012» конкурсы шаулап үтте. Конкурста 10 татар кызы катнашты. Искиткеч матур кичә иде бу. Ә конкурста гаилә дустыбыз, кечкенәдән бергә уйнап үскән Динә Габдрахманова җиңүе шатлык өстенә шатлык булды. Дөресен әйткәндә, конкурста катнашучы һәр кыз сокланырлык иде.
Төнге клубта татар кызлары конкурсы дигәч аптырап калмагыз. Биредә һәр пәнҗешәмбе көнне уза икән татар дискотекалары. Ә аларда татар моңы, татар мохиты…
Конкурска килгәндә аны – «ТатарProduction» иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Рамил Агдеев белән автор-башкаручы, композитор, продюсер Илназ Сафиуллин оештырган. Конкурс турында тулырак мәгълүмат алу нияте белән Илназның үзенә шалтыраттык.
– Бу конкурс Казанда икенче тапкыр үткәрелә. Финалга ике ай кала безнең «tamasha.ru» сайтында конкурсның шартлары чыкты. Сайлап алу өч турда үткәрелде. Беренче турда килгән фотолар буенча катнашырга теләк белдергән 500 кыз арасыннан 50сен сайлап алдык. Икенче тур клубта үтте. Биредә кызлар иҗади сәләтләрен күрсәтте. Иң талантлы, сөйкемле 10 кыз финалга чыкты. Ул 3 блоктан торды. Беренчесендә кичке күлмәк кигән кызларны тамашачы, жюри белән таныштырдылар. Ә икенче блокта һәр катнашучы үз иҗади номерын күрсәтте. Ә иң матуры өченче блок булгандыр. Биредә татар күлмәкләре кигән кызлар алып баручылар сорауларына җавап бирде. Биредә аларның татар кызына гына хас булган тыйнаклыгы чагылды. Шул ук вакытта тапкыр да булырга тиеш иде алар.
– Жюри составы белән дә таныштырсагыз иде.
– «Феберлик» косметика компаниясеннән Роза Гайнетдинова, «Матурлык» салоны директоры Динар Чумарин, жырчы Алинә Шәрипҗанова, автор башкаручы Илназ Гарипов, «Болгар» радиосыннан Илфар Кәримов, рэп башкаручы Шәкүр, Рамил Агдеев үзе һәм мин.
– Җиңүчене билгеләгәндә бәхәсләр булгандыр инде.
– Әйе, бу җиңел булмады. Ә Динә Габдрахманова үз матурлыгы, тыйнаклыгы белән күпләр күңелен яулап алды. Финалдагы һәр кыз аерым номинациядә җиңүче булды.
– Конкурсның чираттагысын кайчан күрә алачакбыз?
– Киләсе елга март аенда.
– Катнашырга теләүчеләргә киңәшләрегез…
– Конкурс төнге клуб кысаларында үтсә дә катнашырга оялып тормагыз. Һәр конкурстан соң: «Менә нинди безнең татар кызлары!» дип горурланып әйтерлек булса иде.
– Рәхмәт, Илназ!
Инде Динәнең үзе белән дә сөйләшеп алыйк. Хәзер берьюлы ике университетта укучы Динәбезнең бу көннәрдә нинди график белән яшәгәнен белгәнгә күрә, бу хакта сүз кузгатып тормабыз.
– Динә, бу бәйге сиңа нәрсә бирде?
– Үз-үземне сынап карыйсым килде. Мин кечкенәдән сәхнәдән курка идем бит. Ә бу конкурс үз-үземә ышаныч тудырды.
– Кайсы блокта чыгыш ясау авыррак булды?
– Беренчесенә әзерлек кирәк тә булмады. Үземне табигый тотарга тырыштым. Өченче өлеш тә авыр булды димәс идем. Без бит гаиләдә гел татарча гына сөйләшәбез. Ә менә иҗади номерга әзерләнү авыррак булды. Әти-әнием матур җырлый, бу сәләт миңа да күчми калмагандыр. Ләкин минем сәхнәләрдә җырлаганым булмады. Шуңа бу блокка… бию әзерләдек. Кечкенәдән бию түгәрәгенә йөрүем, дусларымның ярдәме миңа җиңү яуларга ярдәм итте. Барыгызга да зур рәхмәт!
– Шундый булып кал, Динә!
Алия МӨХӘММӘТОВА.
Комментарии