- 06.03.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №08 (2 март)
- Рубрика: Аулак өй
Әле күптән түгел, 25-30 ел элек, бер уңышлы җыр белән телевизордан күренсәң, популяр буласың, дигән төшенчә бар иде. Ә чынлап та популяр булу өчен бик күп факторлар кирәк. Бүген бигрәк тә авыр, чөнки хәзерге мәгълүмат заманында үзеңне таныту бик күп хезмәт куюны таләп итә. Бу хакта әңгәмәдәшем – «Ак Булат» тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Булат Билалов белән сөйләшербез. Мин аны туганнан бирле беләм дисәм дә ялгышмам, мөгаен. Күз алдында үсте, әлбәттә, шук бала булып үсте. Ә шук балаларның нәрсәгәдер ирешүгә шанслары күбрәк, чөнки шук баланың үз фикере була, шуңа да ул тормышка бары тик үз күзлегеннән карый.
– Беренче чиратта син кем – Булат Билаловмы әллә «Ак Булат»мы?
– Иң беренче чиратта мин Булат Билалов, ә иҗатта «Ак Булат» булырга омтылам. Бу минем иҗади образым.
– Булат Билалов 1993нче елның 5нче сентябрендә туган. Ә «Ак Булат»ның туган көне кайчан? Һәм Булат Билаловны «Ак Булат»ка әверелергә нәрсә, йә булмаса, кем этәрде?
– Һәр иҗат кешесенең үзенә генә хас истә кала торган образы, исеме була. Ул мөмкин кадәр кыска һәм артистның кемлеген ачарга тиеш. «Ак Булат»ның туган көнен төгәл генә хәтерләмим, ә елы 2016нчы ел, ул экспромт рәвешендә, әти белән сөйләшеп утырганда килеп чыкты. Әти минем нинди кеше икәнлегемне, эчке халәтемне аңлый торган кеше булганга, аның тәкъдиме иде дисәң дә була. Һәм бу минем хыялым белән бәйле, ә хыялым ак, саф иҗатта яшәү. Шушы 2016нчы елда минем «Ак Булат» буларак иҗат иткән «Сөя алырсың микән?» дигән җырым дөнья күрде.
– Авторлары кемнәр, аранжировкасын кем ясады?
– Сүзләре дә, көе дә үземнеке. Ул вакытта аранжировка ясарга өйрәнеп кенә килә идем, аранжировкасын үзем күргән стилистикада Максим Морозов ясады. Бүген текә аранжировка ясаучылар шактый, тик күп кенә җырчыларны аңламыйм – заманча, текә аранжировка ясатып, ничек иске манерда җырлап була? Бөтен дөнья алга барганда татар сәнгате дә артта калырга тиеш түгел.
– Аранжировка ясар өчен нәрсә кирәк?
– Хәзер элекке замандагы кебек синтезаторлар кирәк түгел, бөтен нәрсә компьютерда эшләнә.
– Ә аранжировка остасы булыр өчен нәрсә кирәк?
– Беренче чиратта белем, нәрсә эшләгәнеңне аңлау. Хәтта текә музыкант булуда да түгел хикмәт, күбрәк техник яктан белү кирәк эш процессын. Әйбәт программалар булса яхшырак, мөмкинчелекләр күбрәк була. Әлбәттә, безнең татар сәнгатенең дәрәҗәсе өстен булганны күрәсе килә.
– Әти-әни, туганнар, дус-ишләр, син җырлыйсың, дип әйтте дә, син җырчы була аласың, дип уйлау дөресме?
– Җырчы кеше музыканың нәрсә икәнлеген аңларга тиеш. Һәрхәлдә, аның «ми» нотасыннан «си» нотасын аера белүе кирәк. Безнең татар эстрадасында акча ярдәмендә генә җырчы булучылар җитәрлек. Акча бит ул кемнеңдер кесәсеннән чыга торган нәрсә, әтиеңме ул яки башка берәүме – акчалы кеше бит ул акчаны саный белә. Аңа нәтиҗә кирәк. Нәтиҗә булмаганлыктан финанслау чыганагы беткәч нишләргә? Бу үзеңне алдау, акча түләп төрле премияләр алу – бары үзең өчен. Тамашачыга синең иҗатың кирәк, синең чыгымнарың аны кызыксындырмый. Әгәр тамашачы сине ярата икән, алтын статуэткаларсыз да ярата. Артист музыка белән яшәргә тиеш, ул моның белән «чирле» булырга тиеш. Ә минем очракта – музыка минем ДНКда.
– Бала чакта мин синдә бер дә сәнгатькә омтылыш күрми идем. Ә син үзенчәлекле, беркем белән дә бутап булмый торган тавышка ия һәм синдә көчле, үзенә җәлеп итә торган энергетика... Нәрсә бу?
– Мин нинди булган – шундый бар, үземнең көчле һәм йомшаграк якларымны яхшы беләм, бертуктаусыз тамашачы белән уртак тел табуга, уртак дулкында булуга өйрәнәм. Җыр гына түгел, ишарә теле ярдәмендә дә тамашачы белән аралашам. Берөзлексез шушындый күнекмәләр ярдәмендә үземдә тәҗрибә туплыйм. Иң мөһиме – мин беркемгә дә охшарга тырышмыйм, үзем ничек тоемлыйм, шулай итеп үземнең иҗатым белән шөгыльләнәм. 100 процент берәүгә дә ошап бетеп булмый, яраклашырга да тырышмыйм, ничек бар шулай. Ничек йөрәгем куша, нәрсәгә сәләтем җитә – шулай иҗат итәм, калганы тамашачы хөкеменә.
– Зәйнәп белән Зөфәр баласы булу сиңа ярдәм итәме әллә күпмедер дәрәҗәдә тоткарлыкмы? Күп очракта ата-ана үз баласына объектив карый алмый, йә артык арттыра баласының мөмкинчелекләрен, йә булмаса, киресенчә, җитеп бетми дип саный?
– Монда бертөрле генә итеп җавап биреп булмый, төрле вакытта төрле тойгылар була. Әни гороскоп буенча «Арыслан», әти «Кәҗәмөгез». Әтинең позициясе: «Тырышып кара, бәлки килеп чыгар. Әгәр килеп чыкмаса, тагын бер тырышып кара, анысында инде төгәл килеп чыгачак! Тик бервакытта да үз максатыңнан читкә тайпылма». Әни исә: «Кирәкмәгәнгә кысылма, тавышланма, эшлисе эшеңне ныклап уйла, үлчәмичә берни дә эшләмә!» Ул бит үзе тыныч кеше, аңа тимәсәң, аннан лаек җавап көтмә! Әгәр аның бәгыренә тиясең икән – матур гына итеп, артык сүзләр кулланмый гына шул лаек җавапны бирә инде!
– Зөфәрдә җырчы таланты гына түгел, эшмәкәр таланты да бар. Акча эшләү мәсьәләсендә түгел, булдыклылык ягыннан караганда бу сиңа күчкәнме?
– Алар икесе дә минем өчен бала чактан үрнәк булды. Мин үземне гастроль баласы дип атый алам. Үземне белгәннән бирле сәнгатьнең уртасында кайныйм. Менә без әңгәмә корып утырган урын – безнең гаилә студиясе – тулысынча минем карамакта, мин аның хуҗасы. Монда аранжировкалар ясала, тавыш яздырыла, гомумән, иҗади эш кайный.
– Зәйнәп үзенә карата бик тә таләпчән, димәк, сиңа карата икеләтә таләпчәнрәктер инде алайса?
– Әнинең миңа карата таләпчән булуына элегрәк үпкәли торган идем. Хәзер инде аңлыйм, юкка булмаган икән, барысы да файдага гына. Чөнки алар күтәргән планканы мин биек тотарга тиеш... Әнине иң борчыганы – минем музыкаль белем турындагы дипломым булмау. «Син музыкант түгел», – ди ул. Мин теорияне өйрәндем, ноталарны таныйм, гармония белән дә таныш. Иң мөһиме – мин музыкадагы үземне түгел, үземдәге музыканы яратам, аның белән ихлас шөгыльләнәм. Хәзер шундый заман, күп кенә эстрада артистлары, хәер, бөтен сәнгатьтә шушы хәл бугай, тамашачыны гаҗәпләндерергә тырыша. Шуның өчен нәрсә генә эшләмиләр, еш кына рамкалардан чыгып китәләр. Моны мин чарасызлыктан, көчсезлектән дип уйлыйм. Тамашачыны гаҗәпләндерергә түгел, яраттырырга тырышырга кирәк. Бары тик эчкерсез, саф иҗат белән, сәнгатьне пычратмыйча гына яраттырып була. Мин үземнең иҗатым белән берничә генә тамашачыны ике тамчыга булса да бәхетлерәк итә алсам, мин бәхетле. Шуңа да сөенәм – минем әти белән әни чын артист нинди булырга тиеш икәнлекнең үрнәге. Моны аларның үзләренә дә исләренә төшереп торам. Дипломга әйләнеп кайтсак, әти болай ди: «Беренче чиратта музыканы ишетергә колак кирәк, икенчедән – күңел. Әнә мәрхүм Вадим Усманов, музыкант дигән дипломы булмаган килеш, заманында атаклы булган «Орфей» вокаль инструменталь ансамбленең җитәкчесе иде, алар көнбатыш музыкасы дәрәҗәсендәге музыка белән шөгыльләнде. Күп кенә атаклы музыкантлар Вадим ишеткән кебек ишетә белми музыканы. Нәрсәгә дә булса сәләтең һәм теләгең булмаса, печатьле кәгазь генә булыша алмый»... Менә моны әнигә исбатларга дигән теләк белән яшим.
– Бу инде барып та чыкты бугай? Зәйнәп кебек профессионал, әлбәттә, сак булырга тиеш. Ул бит гади генә әни түгел, ул артист. Сезнең әниең белән бергә җырлаган «Мелодия» дигән дуэтыгыз моңа дәлил бугай. Димәк, Зәйнәп сиңа ышана! Җырны кем сайлады?
– Җырның көй авторы Гүзәлия берничә җыр тәкъдим иткән иде. Алар барысы да яхшылар, әмма нәкъ шушысы миңа үтеп керде. Ниндидер яңалык кертәсем килде, күбрәк яшь тамашачыны җәлеп итәсе иде. Әлеге җырны ишетүгә ничек эшләргә кирәклеге, башымда аның төзелеше туды. Нәтиҗәсен күргәч, минем белән бергә җырларга әни риза булды. Җыр бит ул авторлар язганнан башлап, тамашачыга барып җиткәнче катлаулы юл үтә. Минем заманча күзаллау һәм әнинең тәҗрибәсен бергә кушкач, шундый уңышлы яңгырашлы җыр килеп чыкты. Без аны шушы студиядә яздырдык, шактый тир түктек дисәм дә була. Тамашачы яхшы кабул иткәч, үзебез дә сөендек.
– Ә менә энең Фоат белән дуэтыгыз, ул ничек туды?
– Менә бу очракта әни башлап җибәрүче булды бу теманы.
– Мин инде Фоат җыр сәнгате белән бөтенләй кызыксынмый дип уйлый идем. Ялгышканмын – бу мине өчен шатлыклы ялгышу. Шулай да, ничек туды бу мөлаем дуэт?
– Алинә Хисамиева сүзләренә Марат Галимовның әлеге җыры кулга төшкәч, әни ишетте дә, үзенә хас булган һәвәсләнү белән кинәт кенә телевизор карап утырган җиреннән: «Менә Фоатка шәп барачак бу җыр», – диде. Үземә дә ошады бу җыр, озакка сузмый гына эшкә дә керештем. Ә инде эш барышында дуэтка әверелде.
– Шуның белән генә тукталмассыз бит инде?
– Башлау да ташлау юньле нәрсә түгел, өстәвенә Фоат үзе дә тәм таба башлады җырлаудан. Дәвамлы итәрбез безнең уртак иҗатны диясем килә. Ләкин ул бу мәсьәләдә бик тә нәзберек, мин аның өчен берничә җыр язып карадым, Фоат бөтен нәрсәгә җентекле карый. Аның таланты бар, әмма аңа юнәлеш бирергә кирәк, чын юнәлешне тапкач, мин аның белән ныклабрак эшли башлаячакмын.
– Син бит инде «Яңа йолдыз» проектында катнаштың. Бу турыда нәрсә әйтә аласың?
– Бу минем өчен үзенә күрә бер трамплин булды. Зур ләззәт һәм тәҗрибә алдым. Шунда «Ак Булатны» лицензияләү булды дисәң дә була
– Менә сине өч яшьтән тәрбияләп үстергән Фәрит абзый бар. Бүген аңа карата мөнәсәбәтең ничек?
– Икенче әтием кебек кешегә нинди мөнәсәбәт булсын инде? Яратам мин аны. Ул бит безнең җизни, «Аваз» төркеме (әти белән әни җитәкчелегендәге җыр студиясе) өчен уртак җизни булды, аны бөтенесе шулай дип атыйлар да. Ул әтинең бертуган Сөембикә апасының ире. Әти белән әни еш гастрольгә йөргәнгә, эшен ташлап мине үстерде.
– Нәрсәгә өйрәтте сине Фәрит абзый?
– Иң мөһим нәрсәгә – ак белән караны аерырга!
– Синең булачак җәмәгатең нинди булырга тиеш, ничек күз алдыңа китерәсең аны? Гаиләле булу «Ак Булатка» комачауламасмы?
– Беренче чиратта ул мине аңлый торган кеше булырга тиеш. Ул кызны мин үзем тәрбияләргә тиешмен. Кулга камчы тотып түгел, әлбәттә, музыка ярдәмендә, чын, ихлас мәхәббәт биреп, кайгыртучанлык күрсәтеп.
Булат Билалов гаилә тормышына өлгереп җиткәч, аның белән бергә «Ак Булат» та җитлеккәнрәк булачак. Аның белән бергә тамашачы аудиториясе дә үзгәрәчәк. Булатны ярата торган кеше табылгач, ул кеше «Ак Булат»ны да яратыр дип ышанам. Тагын шуны әйтәсем килә, минем музыка белән үзем өчен генә шөгыльләнәсем килми, сыйфатлы музыка үрнәгендә билгеле бер буынны тәрбиялисем килә. Әти белән әни дә үзләренең иҗаты белән күпме тамашачы тәрбияләде, кем өчендер үрнәк, хәтта идеал булдылар, алардан калышасым килми. Үземнең җырларым белән кемне дә булса сөендерә алам икән, димәк, мин бу кәсеп белән юкка гына шөгыльләнмим...
Әңгәмәдәш – Татарстанның атказанган артисты
Илсур МОРТАЗА,
Казан шәһәре
Комментарии