- 06.02.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №1 (Гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
Зур гына дүрт авылны үз эченә алган урыс авылында элемтә бүлеге җитәкчесе булып эшләгән еллар. Әле 20 нокталы коммутатор да бар. Кул астында дүрт хат ташучы һәм бер телефонистка. Районнан ат белән Емяльян дәдәй 25 чакрымдагы арага атнага алты көн йөреп тора. Эш күп төрле. Әле аның өстенә ярты штатка сберкасса эшен дә башкарам.
Менә беркөнне ярты чакрымдагы татар авылыннан берәү зур гына посылка күтәреп килде. Чираты җиткәч, посылкасын үлчәүгә куйдык. 12 кило ярым. Ә посылкалар 10 килога кадәр генә алына. «Неделимый дип, 12-13 килога кадәр алынганын беләм. Шулай дип яз», – ди бу. Посылка белән заказга тегү машинкалары кайтарта иде халык. Әле күптән түгел генә берәү «бүленми торган» дип, дубленка җибәрде. Хәтерләсәгез, бер вакыт шул дубленкалар модага кергән иде. 5-6 сарык тиресен башта район үзәгенә алып барып иләтәләр. Аннары тиреләрне посылка итеп салалар. Районда оста тегүче тапканда тектереп тә җибәрәләр иде. Тун өчен генә ерак шәһәрләрдән кайта алмый бит инде кеше. Олы гәүдәле ир-атларга хәтта 7-8 сарык тиресеннән дә тегелгәннәре була иде. Модага кергәч, карт сарык тиреләре дә эшкә ярады. Үзем дә Казанда укучы студент улыма шулай тектереп салдым. Тирене кара яки көрән төскә буйыйлар иде.
«Неделимый» посылкаларны почтага алып килгәндә чүпрәктән тегелгәннәренең башы ачык булырга, әрҗәдә булса, капкачы кадакланмаган булырга тиеш. Берәү шулай тунлы посылканы әйбәтләп төреп, бөтереп алып килгән. 13 кило булды посылкасы. Карап торып сүттердем бер башын. Ике кесәсенә дә урман чикләвекләре тутырган бу. «13 килодан артса, мин аның бер җиңен сүтәргә тиеш буламмы?» – ди. «Бөгелмәгә алып барып, контейнер итеп җибәрерсең инде», – дим. «Синнән китсә, бара инде ул», – ди посылка хуҗасы. Район үзәгендәге сортировкада бик «упытный» хатыннар эшли иде. Алар кулларына керү белән килоны чамалыйлар. Посылканы кире боралар. Әле бу турыда бухгалтериядә дә язып бирергә тиешләр. Менә кварталга бер бирелә торган аз-маз премиядән дә колак кагасың дигән сүз.
Тагын берәү зур гына әрҗә белән килгән иде. Ачтырдым посылкасын. Ә анда – он тутырылган. Мәскәүдә яшәүче бер туганы: «Басуларында үзем урак урып үскән бодайдан токмач, бәлеш, кыстыбый пешереп ашыйсым килә», – дип язган икән. Мәскәү якларына сугыштан соң вербовка белән китеп, шунда төпләнеп калган. Бер бүлмәле генә коммуналь фатирына авылның күпме кешесе барып (туганнарыннан адресны аласың да), Мәскәү күреп кайтты. Әле күрүдән битәр, еллар буе җыештырган акчасына бөтен гаиләсенә өс-баш, аяк киеме алып, аларны посылка итеп салып кинәнде авыл халкы. Мәскәү бик бай, ә авыл кибетләрендә кием-салымга кытлык еллар.
Шундый ук авылдан китеп төпләнгән бер-ике гаилә Ленинградта да бар иде. Үзебез дә ирем белән туганнарыннан адрес алып, бер елны Мәскәүгә, тагын ике тапкыр Ленинградка барып, теләгән кием-салымны алып, посылка итеп салдык. Рига шәһәрендә дә авылда нәсел-нәсәбе булган бер апа яшәде. Рига шәһәрен, Балтыйк диңгезен барып күрергә насыйп булды. Туганнары аның адресын теләсә кемгә биреп, өләшеп утырмадылар, әлбәттә. Кемнең кем булуына карап, терәлеп торган күршеләренә яки кирәге чыгардай кешеләргә генә бирделәр. Гостиницаларда, бигрәк тә җәй айларында, урын табып булмый иде бит. Рига Мәскәү белән Ленинградка караганда да бай шәһәр иде. Фәкать шунда гына чыга торган «крупный вязка» дип аталган свитер, кофталарны ташыдык.
Аллага шөкер, хәзер Рига, Мәскәү, Ленинградлар да үзебезгә күчте. Акчаң гына җитсен.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе
Комментарии