- 06.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №4 (2 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Хәтерләмим, ниндидер бер газетада “Тальян гармун моңнары” исемле язма укыган идем. Анда гармунчы Рөстәм Вәлиев: “Миллион кеше яшәгән республика башкаласында яхшы тальяннар ясаучы нибары 5-6 оста бар иде. Алар картайды. Казандагы музыка кораллары җитештерүче завод та озак яшәмәде. Мин 1980 елларда баян, гармун һәм тальяннар коллекциясе тупларга, шул рәвешле алар гомерен озайтырга тотындым. Тиздән милли уен коралларында уйнарга кеше калмаячак. Яхшы тальяннар ясаучылар да юк. Элегрәк аларны сувенирга булса да сатып алалар иде. Бүген Үзәк универмагта да табып булмый”, – ди.
1953 елда комсомол юлламасы белән Үзбәкстанда яшәгәндә бер кибеттә тальян күрдем. Ачлык, юклык заманы. Сугыш яраларыннан арынмаган чак. Әйләнә-тирәдәге кешеләрне шаккаттырып, кесәмдәге барлык акчаны җыеп, теге тальянны сатып алдым. Ул вакытта 200 сум бик зур акча иде. Максатым – сугыш кыенлыкларын күргән, кечкенә ятим белән яшьли ялгыз калган әтиемне куандыру иде. Ялгышмадым. И, уйнады да соң әти шушы бәләкәй гармунда! Култыгына кыстырган көе сыздырып, чит илдәге татарларны мәҗлесләрдә моңландырды, теттереп биетте. Аннан әтиемә кыйммәтрәк, матуррак зур тальян алып бирдем. Анысы 500 сум тора иде. Заманы өчен ат бәясе. Шулай да әти үлгәнче бәләкәй гармунда уйнады. Ул 1970 елда бу якты дөньядан китте.
Тальян гармуннарны мин һичкемгә бирмәдем. Әтиемнән калган истәлек итеп сакладым. Ничә урынга күчендек. Илгә кайттык. Ул-кызларыма, оныкларыма да бирмәдем. Әтиемнең күп нәрсәләр шаһиты булган борынгы сандыгында сакладым.
2003 елда безнең өйдә күпне күргән инсан, Нәҗибә Сафинаның туганы Назим Сафин белән очраштык. Ул шкаф башында торган тальяннарны күрде. Үзе дә бик матур уйный икән. Назим без яшь вакыттагы көйләрне өздерде генә, мин кушылып җырладым. “Сез яхшы кеше, алыгыз гармуннарны”, – дидем. Ул кечкенәсен сайлады. Күп уйналганга, анысы искерә төшкән иде инде. Назим исә Рөстәмгә биреп, яңарттыртачагын әйтте. Мин газетада укыган Рөстәмне күздә тотты микән ул?
Төзәттердеме, файдаландымы Назим, белә алмадым. Ә гармунның икенчесе яңарак. 1958 елдан бирле сандыкта ята. Үзем Казанга бара алмыйм. Әле өч ай да үтмәде, ике инфаркт кичердем. Сезгә үтенечем бар иде: гармунчы Рөстәм Вәлиевның адресын беләсездер, миңа шуны җибәрмәссез микән? Аңа хат юлласам, кулларына тапшыра алыр идем. Һич булмаса, музейда тиешле урынын алыр иде. Уйнаган кеше ул гармуннан әле рәхәтләнеп файдалана ала.
Фәридә ИШМӨХӘММӘТОВА.
Кукмара районы, Манзарас авылы.
Редакциядән: Рөстәм Вәлиевнең рөхсәте белән аның телефон номерын сезгә юлларбыз.
Яратып карыйбыз
ТНВ телеканалында бара торган “Җырлыйк әле” тапшыруын һәр шимбә саен көтеп алам һәм ун елга якын бик яратып карыйм. Бу тапшыруның җитәкчесе – танылган баянчы, Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов үз эшен җиренә җиткереп башкара, ул һаман эзләнүдә.
“Җырлыйк әле”дә катнашучылар – үзешчәннәр. Соңгы елларда үзешчәннәргә карата дәүләтнең карашы салкынайды, ә Нәҗип әфәнде, киресенчә, үзешчән җырчыларга юл ача, аларга сәхнәгә күтәрелергә ярдәм итеп, халык алдында талантларны барлый. “Җырлыйк әле” тапшыруы шул ягы белән дә бик кирәкле.
Тапшыруда төрле буын вәкилләре катнаша. Без, Казан ветераннарының “Мәңге яшисе килә” клубының җыр төркеме, “Җырлыйк әле” тапшыруында даими катнашабыз. Дуслыгыбыз инде бишенче ел дәвам итә.
Кыскасы, “Җырлыйк әле” тапшыруы үзешчәннәрнең сәләтен, осталыгын үлчәп, бәяләп тора. Җыр мирасы белән даими таныштыручы бу тапшыру халыкка бик кирәк. Мин бу тапшыруны әзерләүче Нәҗип Бәдретдиновка тирән рәхмәтебезне белдерәм һәм эшендә уңышлар телим.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ
Комментарии