Эштән курыкмаучы хыялый җитәкче: «Медведев булып та чыгыш ясадым»

Эштән курыкмаучы хыялый җитәкче: «Медведев булып та чыгыш ясадым»

Аның тормышы турында сөйләгәндә, театрны телгә алмый мөмкин түгел. Ул – театрда, ә театр анда яши дисәк тә ялгышмабыз. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт һәм комедия театры җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов турында сүзем. 2нче декабрьдә ул үзенең 55нче кышына аяк баса. Язмыш көндәлегенә куелган ике «бишле»гә шатланамы ул? Шул сорауга җавапны үзе белән бергә эзләдек.

– Спектакльнең уңышы халык мәхәббәте белән үлчәнә, ә театр җитәкчесенең уңышын үлчәү берәмлеге бармы?

– Театрның эшчәнлеге белән үлчәнә инде ул. Әгәр театр эшчеләре, сәхнәдә уйнаучы артистлар җитәкчедән канәгать икән, бу уңышның 50 проценты дигән сүз. Театр җитәкчесенең эше иртәдән үк башлана. Артистларның торак мәсьәләләре дисеңме, яшәү, гаилә проблемаларымы – шуларны хәл итү вазыйфасы йөкләнә. Кемнедер больницага салырга, кемгәдер документ ясатырга кирәк, кемнеңдер ГАИ белән аңлашылмаучанлык чыккан... Иртәдән керәләр, берәр сәгать вакыт шуңа сарыф ителә. Гомумән, тамашачы театрга яратып йөрсә, гел кайтавазлар яудырса, театрыбыз җәмгыятьтәге башка өлкәләр белән актив эшләсә, җитәкченең эше шулар астына күмелеп барыр. Бөтен дөньясына кычкырып: «Мин менә моны эшләдем, менә тегене эшләдем», – дип әйтеп булмый. Болар барысы да – көндәлек эшләр. Театрның татар мохитендә, мәдәниятында тоткан урыны – җитәкченең эше нәтиҗәсе.

– Директор – административ вазыйфа. Асылда, шул ук чиновник белән чагыштырып булыр. Ләкин сезне кырыс дип әйтеп булмый. Үзегезне башлык итеп тоясызмы?

– Яшерен-батырын түгел, артистлар – катлаулы халык, һәркайсы йолдыз. Алар белән бик сак эш итү сорала. «Театр белән идарә иткәнче, дәүләт белән идарә итү хәерлерәк», – дигән Наполеон. Театрны дәүләт эчендәге дәүләт дип атыйлар, чөнки театр дәүләтнең бөтен функцияләрен дә үти. Бездә дә аерым өлкәләр бар. Әйтик, цехлар саны күп. Тегү цехы, машина йөртүчеләр цехы, бизәлеш цехы. Санап китсәң, алар бик күп. Ут, тавыш цехы да өстәлә әле. Дөресен әйткәндә, 40 артистка 140 кеше хезмәт күрсәтә бездә, барлыгы 180нән артык кеше эшли. Берсенә генә дә кеше алдында кычкырганым юк. Сөйләшәсе булса, һәрберсе белән аерым сөйләшәм. Һәркайсы тамашачы белән эшли торган кешеләр. Аларның да үз фикерләре булырга тиеш. Әгәр берәрсе фикерен дорфа рәвештә ишеттерә яки югары тонда сөйләшә икән, алар белән дә шулай сөйләшү сорала. Кычкыру – соңгы чик. Шул ук вакытта бу үз көчеңнең юклыгын күрсәтүче билге дә. Әгәр кычкырасың икән, димәк, фикереңне аңлатып бирә алмагансың, ә кычкырудан файда юк. Шуңа күрә мин җайлырак алым кулланам – һәркем белән үз дәрәҗәсендә сөйләшәм.

– Бер интервьюда үзегезне хыялый дип сыйфатлагансыз. Бу хыялыйлык нәрсәдә чагыла?

– Бала чакта кушаматым Хыялый иде минем. Трактор тимерләреннән – аэроплан, велосипед сүтеп, парусник ясарга азаплануым өчен лаек булдым мин бу исемгә. Авылда гел кушамат тагалар бит. Мәктәптә дә төрле әйберләр ясый идек, җырларга да инценировка эшли идек, вокал инструменталь ансамбль дә оештырдык.

– Хәзер үзегезне алай дип сыйфатлый алмыйсызмы?

– Хәзер дә хыялый, тик хыяллар икенче. Безнең эштә хыялдан башка булмый, хыялланырга кирәк.

– Сез кечкенәдән сәнгать һәм иҗатка якын кеше, димәк?

– Алты яшемнән бирле сәхнәдә мин. Мәктәп театрында да уйнадым. Алтынчы сыйныфта ансамбль оештырдык, күрше авылларга концертлар белән йөрдек. Бию түгәрәгеннән Казанга җибәрделәр, Флера исемле кыз белән Тинчурин сәхнәсендә биегәнебез әле кичә генә булган кебек, рәсемебезне «Татарстан хәбәрләре» газетасының беренче битендә бастырганнар иде. Педагогика университетында укый башлагач, «Химиклар» мәдәният сараеның халык театрында уйнадым, анда да концерт бригадасы оештырып, республикабыз районнары буенча гастрольгә йөри идек. 2001нче елда Яшь тамашачылар театрына директор итеп чакырдылар. Тагын бер елдан Тинчурин театрына директор булып күчтем.

– Шул арада сәхнәгә чыгып, актер роленә керәсегез килмәдеме?

– Сәхнәдән кергән юк инде минем. Дөрес, халыкка билет сатып, тамаша күрсәткәндә түгел, ә үзебезнең коллектив белән үткәргән бәйрәм чараларында актив катнашам. Медведев булып та чыгыш ясыйм, башкасына да ялындырып тормыйм. Урамда үткәрелгән тамашаларда да теләп катнашам. Әйтик, «Сүнгән йолдызлар» спектаклендә староста булып уйнаган идем. Андый әйберләргә бик теләп ризалашам.

– Ә ник икътисад, финанс-менеджмент өлкәсенә кереп, университетларның шул бүлекләрен тәмамладыгыз?

– Алгебра геометрия иң яраткан фәннәрем иде. Әле дә читтә түгел, хәзер дә бик булыша алар миңа. Күп кенә саннарны, мисалларны башта гына чишәм. Финанс менеджменты буенча Казан Идел буе федераль университетын, Санкт-Петербург инженер-икътисади университетының икътисад факультетын тәмамладым. Тинчурин театрына килгәч янгын сүндерүчеләр, техник күзәтчелек оешмалары алтмыш җитешсезлек теркәлгән өч бит кәгазьне борын төбемдә болгап, көн саен театрны ябабыз дип куркыттылар. Хәзер аларның бөтенесе дә хәл ителде. Иртән эшкә килгәч, иң беренче бөтен театрны карап чыгам, чормага менәм, идән асларына төшәм. Эштән курыкмыйм.

– Саннар театрда да җитәрлек, димәк?

– Театрда күбрәк тә әле ул, чөнки һәр спектакльне чыгарырга, санарга кирәк. Аның шөребенә, кадагына кадәр исәпләргә. Проект ясап, сметаны җентекләп санарга. Җитми дә калмасын, артык та китмәсен. Медальнең ике ягы бар. Тамашачы залдан спектакль карый һәм ул матур бизәлешне, артистларның уйнавын гына күрә. Бер тамашачы әбинең болай дип әйткәне дә бар: «Әй, энем, монда тамаша гына карап ятасың икән». Бу сүзләрнең күләгәсендә бер эшегез дә юк дигән фикер җәелеп ята. Алар бер ягын гына күрә шул. Ә аның 80 проценты безгә генә мәгълүм булган ягы.

– Башка театрларга йөрергә вакыт каламы соң?

– Мине театрны яратмый, диләр. Мондый сүзләрне социаль челтәрләрдә еш ишетергә туры килә. Театрны яратмаган кеше аның белән идарә итә алмый. Ничек театрдагы спектакльләрне карамаска мөмкин ди? Мин, мөгаен, спектакль сәхнәгә менгәнче аны 10-20 тапкыр караучы кешедер. Тамашачы килгәч, алар белән дә карыйм әле. Һәр спектакль өчен шул кадәр борчылам ки, премьераның беренче көнендә мин аны утырып карый алмыйм. Әгәр дә ниндидер «косяк» булса, борчыла башлыйм. Аны тамашачы сизмәскә дә мөмкин, ә миңа күренә. Премьераларны һәм башка театрларны күзәтеп торырга тырышам. Безгә хәзер бөтен нәрсәдән хәбәрдар булырга кирәк. Башка спектакльләрне ничек куялар, нинди алымнар кулланалар – бөтенесенә игътибар итәм. Интернет аша лекцияләр дә тыңларга өлгерү таләп ителә. Мәдәният өлкәсендә нинди яңалык бар, монда нәрсә булган, бу нинди драматург – һәрнәрсәне күзәтеп барырга тиеш без.

– Ир-ат агач утыртырга, йорт төзергә, малай үстерергә тиеш, диләр. Бу пунктлар үтәлдеме?

– Аллаһка шөкер, үтәлде. Алтынчы сыйныфтан башлап әти белән йортлар салып, урман кисеп, фермалар төзеп, түбә ябып йөргән кеше мин. Үз гомеремдә бер генә йорт төземәдем. Агачны ел саен утыртабыз, шуңа күрә артыгы белән үтәлде дип мактанып әйтә алам.

– Ә әти һәм гаилә башлыгы буларак, ниндирәк кеше сез?

– Гаиләгә артык вакыт калмый. Иртәнге сәгать җидедән – эш сафында. Кайчак кичке 10да, кайчак төнге 1дә кайтыла. Вакыт булган саен балалар белән нәрсәдер эшләргә, каядыр барырга тырышабыз инде. Эштән курка торган түгел без, сваркасымы, агачымы – бергә эшлибез. Балаларны да эшкә өйрәтергә тырышабыз.

– Бүген Тинчурин театры берникадәр дәрәҗәдә реформа кичерә. Яңа спектакльләр, яшь авторлар белән эшләү, эксклюзив постановкалар. Әйтик, «Сәйдәш. Йокысызлык»ны гына алыйк. Яшьләр өчен, бәлки, кызыклы булган әлеге яңарышлар өлкән буын тамашачысын үзеннән ераклаштырмыймы?

– Безнең бөтен спектакльләр дә андый стильдә куелмый. Эксперименталь тамашалар булырга тиеш. Хәзер заманасы икенче. Элек яңалык кертү өчен биш ел кирәк булса, хәзер биш минут. Бездә төрле спектакльләр куела. Лабораторияләр вакытында иҗат ителә, эшкәртелә. 2019нчы елдан иҗат лабораторияләрендә үзебезнең татар әсәрләрен алып, яшь режиссерлар, композиторлар белән анализ үткәрелә, татар драматургларының әсәрләре сайлап алына. Хәзер элеккеге алымнарга гына, элеккеге тамашачыга гына карап ятып булмый. Тормыш алга бара, аның белән бергә тамашачы да алга атлый. Бер ара элекке тамашачысыз калачакбыз бит. Шуңа күрә театрда элеккеге тамашачыга да, урта буынга һәм яшь буынга карарга мөмкин булган спектакль дә урын алырга тиеш.

– 20 ел элек булган тамашачы бүгенгесеннән нәрсәсе белән аерыла?

– Татар яшьләренең фикерләве икенчерәк. Катлаулырак әйберләрне кабул итәргә әзер алар. Шуңа күрә тамашачыны үзебезгә каратырга тиешбез. Театр һәрвакытта да тамашачыга караганда ике адым алда барырга тиеш. Артта калсак, кичәге белән яшәп булмый. Театрда төрле чаралар үткәрәбез. Хәзер яныбызга яңа режиссер Туфан Имаметдинов өстәлде. Ул яшь режиссерлар әзерли. Безнең планнар зурдан, концепцияләр дә әзер. Мәдәни квартал ясарга телибез. Китапханә, мәктәпләр белән эшләү күздә тотыла. Фикерләр күп. Безнең театрда гына «Театраль няня» дигән әйбер эшләп килә. Яшь аналар баласы белән театрга килә һәм баласын театрдагы тәрбиячегә калдыра, ә үзе тынычлап спектакль карый.

– Тамашачыга бушка билет бирсәң дә, спектакль карарга килмәячәк. Бу фикердә хаклык бармы?

– Тамашачының таләпләре зуррак хәзер. Без аның бөтен мәнфәгатен дә кайгыртырга тырышабыз. «Все включено» билетлары сатыла башлар дип өметләнәбез, аның турында сөйләшүләр булыр әле. Шөкер, шәһәр уртасында машина кую мәйданчыгы ясадык, үз кафебыз бар. Артистларыбызның гомер бәйрәмнәрен шунда үткәрәбез. Бина ялт иткән. Экскурсия, бәйрәмнәрнең үткәрелми калганы юк. Театр гөрләп тора һәм шулай булырга тиеш тә.

– Менә хәзер сездә чиновник уянды...

– Ансыз театрны җитәкләп булмыйдыр да. Бигрәк тә ничә дистә еллык тарихы булган Тинчурин театрын.

– Сез театрда яшисезме, әллә театр сездәме?

– Синең эчеңдә театр яшәмәсә, театрда эшләп булмый. Әгәр синең эчеңдә театр яши икән, син дә театрда яшисең. Алар бәйләнгән.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии