Моңнар яши авылда!

Күренекле татар шагыйре Сәгыйть Рәмиевнең «Авыл» шигырендә:

«Әй авыл, син мең шәһәрдән

Мең кабат ямьле вә хуш…»

дигән юллар бар. Авылга кайтып барганда да, «ВКонтакте» сайтында безнең авылны сурәтләгән фотолар караганда да, күңелнең әллә кайсы почмакларын актарып, әлеге шигырь юллары искә төшә. Минем исәрлекне күрше хатыны да белә инде, берничә көн күренмичә торсам:

– Күренмәдең, матур җирдә, матур кешеләр арасында йөреп килдеңме әллә, – дип сорый.

21нче ноябрь көнне дә көз белән кышның каты көрәшенә, табигатьнең дулавына да карамастан, матур якка – туган авылым Кукмара районының Сәрдекбаш авылына кайтып киттек. Бу юлы кайтуның күңел җилкендергән сәбәбе – авыл мәдәният йортында зур концерт була. Бер ел элек оешкан «Сүнмәс дәрт» ансамбленең юбилей концерты. «Сүнмәс дәрт» ансамбле мәдәният йорты җитәкчесе булып Гөлфания апа Газина эшләгән вакытта, сәнгать җитәкчесе Алексей Яковлев белән берлектә оештырып җибәрелгән иде. Алексей Яковлев, Казан музыка училищесын тәмамлаганнан соң, 2003нче елдан 2008нче елга кадәр Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгән. Бөтен дөньяга танылган әлеге ансамбльдә эшләгән егетнең таланты, булдыклылыгы турында язмыйча да аңлашыла торгандыр. Алексей авыл мәдәният йорты өчен дә, район өчен дә күктән төшкән бәхет, минемчә. Ул оештырган «Сүнмәс дәрт» ансамбле беренче концерттан ук халык мәхәббәтен яулады. Әлеге ансамбльнең җырчылары – пенсиядәге апалар. Барысы да хөрмәткә лаек әниләр, әбиләр. Тормышларын гөл итеп алып бару өстенә ансамбльдә җырларга да өлгерәләр. Фәния апа Мостафина, Мөнзилә апа Хәкимовалар озак еллар мәктәптә белем биргән хөрмәтле укытучыларым. Рәмзия апа Кәримуллина, лаеклы ялга чыкканчы, мәктәптә китапханәче булып эшләде. Наилә Фәйзуллина һәм Финдия апа Ризагетдинова– йортларга шатлык өләшүчеләр – хат ташучылар. Мәүҗидә апа Шәфигуллина мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын ипи пешерүче булып башлаган. Һәм алар арасында минем кадерле кешем – әнием дә бар. Безнең булдыклы, батыр йөрәкле әниебез. 33 ел буе бер көн калмый мәктәпкә эшенә йөгергән, без үсеп җиткәнче, авыл җирендәге хисапсыз йорт эшләре өстенә, безгә оригиналь киемнәр тегеп-бәйләп кидергән, тол калгач та, урын өстендә яткан сукыр әбиебезне – каенанасын бер сыкранмыйча тәрбияләп озаткан, сыңар канат белән дә кешедән ким итмичә, тормыш йөген тартучы горур әниебез. Бүген дә ул безнең таянычыбыз, җылыныр учагыбыз.

1нче сентябрьдән мәдәният йорты җитәкчесе булып Казан мәдәният һәм сәнгать университетын кызыл дипломга тәмамлап, үз ягыбызга эшкә кайткан күрше Село-Чура авылы кызы Альбина Степанова (Осипова) эшли. Концертны ул ачып җибәрде. Ягымлы йөзе, матур, сәнгатьле сөйләме белән күңелләрне шул мизгелдә үк әсир итте. Залга «Аллага шөкер» җыры белән «Сүнмәс дәрт» ансамбле килеп керде. Баянда «Кукмара кышы» җыр фестиваль-конкурсы лауреаты, мәктәпнең музыка укытучысы Гөлсөяр апа Мифтахова уйный. Мин инде алдан ук беләм: димәк, концерт, һичшиксез, уңышлы узачак. Чөнки оста баянчы ул – концертның җаны. Гөлсөяр апа кебек чын мәгънәсендә талант ияләре сирәк була. Матур, оста итеп баянда уйнавы белән генә түгел, беркемне каушатмый, кабаландырмый, һәр җырчының җаен-көен белеп, аларга ярдәм итеп уйный. Мондый музыка укытучысы булу мәктәп тормышы өчен бик зур ярдәм. Мин мәктәптә эшләгән вакытта шундый очрак килеп чыккан иде. Сыйныфымдагы бер укучым бик актив та, тырыш та үзе, тик музыкаль сәләте юк. Ә җырлыйсы килә бит баланың. Мин җырлыйм, дип, Гөлсөяр апа янына китте бу. Килгәч, сорыйм инде: җырлый алдыңмы соң, ничек булды, дим. И апа, җырладым, баянга кушылгач, тавышым шундый матур чыга, ди. Мәктәптәге һәр баланы җырлата, зур сабырлык белән һәркайсының үз көен таба Гөлсөяр апа. Ачык чаралар, дәресләр дә аның ярдәменнән башка үтми, беркайчан гозереңне аяк астына салмый.

«Сүнмәс дәрт» җырлый. «Гармунчыга», «Матур булсын», «Шәл бәйләдем» – аларның яшьлекләрендәге җырлар. Тигез, матур итеп, көйнең барлык бормаларына җиткереп җырлыйлар. Бии-бии җырлыйлар. Йөзләре ягымлы, шулкадәр күңелгә якын. Кызым: «Дәү әни нинди матур име, ничек матур җырлыйлар», – дип пышылдый. Беләм: башка апаларның да оныклары, балалары шул ук уйны уйлый. Аларны матур дип әйтмичә калырга берничек тә мөмкин түгел.

Монда гламур концертларда була торган утлар балкышы да, рәтле микрофон да, хәтта сәхнә дә юк. Әйе, сәхнә чынлап та юк, исеме генә бар. Сәхнәне ясаучы балта остасына киңлеге куш учың зурлыгыннан, биеклеге балта сабың озынлыгыннан артмасын дигән фәрман бирелгән булгандыр дигән уй килде минем башка. Әлеге сәхнәгә ничек сыялар, ничек бии алалар, егылып төшмәсләрме дип шаккатып утырдым. Аннан егылып та әллә ни булмас анысы, тик «сәхнәдән егылды» дигән даның озакка бара бит әле ул авылда, хур буласың.

Ансамбль бераз ял иткән арада, «Кукмара кышы» җыр фестиваль-конкурсы лауреаты Илһам Ганиев тамашачыларны әсир итә. Мәһабәт буй-сын, искитмәле тавыш. Хәзерге мизгелдә теләсә кайсы зур концерт залы сәхнәсенә чыгарып җырлат, иртәгә үк халык мәхәббәтен яулаган танылган җырчы булачак.

Альбина Степанова концертны шулкадәр оста алып бара, җайлы-салмак кына бер номердан икенчесенә күчә, кеп-кечкенә сәхнәдә чыгыш ясаучылар кай арада урыннарын алышып өлгерәләр – сизелми дә. Ул арада ансамбльдә чыгыш ясаучылар турында презентация күрсәтергә дә, алар белән рәттән җырлап-биеп алырга да җитешә.

Сәхнәдә ут уйнатып яшь кызлар бии. Җиңел басалар, оста басалар. Кызларның тырышлыгына Альбина апалары белән Алексей абыйларының профессиональ киңәшләре дә кушылгач, искиткеч бию барлыкка килгән.

Ансамбльне бер яшьлек юбилее белән котлар өчен, сүз кунакларга бирелә. Авылыбызның талантлы шагыйрәсе, безне кечкенәдән каләм тибрәтергә, сүз тәмен белергә өйрәткән, чишмә улагыннан су гына агып тормый, ә авылыбыз чишмәләре җырлый икәнлегенә төшендергән хөрмәтле тәрбиячем Наилә апа Сәгъдиева сүз ала. Ул бүген дә чордашларына шигъри бүләген алып килгән. Сокланып, йотлыгып тыңлыйбыз.

Барам беркөн шулай әкрен генә.

Клуб турысына җитәрәк

Бер таныш моң керде колагыма

Күңелне тибрәтеп, иркәләп.

Яшьлекләрдән килгән мәллә бу моң?

Сихерләде бөтен күңелне.

Чү! Күримче, димен ияләрен –

Яшьлектәге дуслар түгелме?..

Шулар икән, безнең шаулап узган

Яшьлек елларыннан килгәннәр.

Күрче, һаман япь-яшь икән алар –

Шундый матур күлмәк кигәннәр.

Көләч йөзләрендә нурлар уйный,

Барысы да нинди сөйкемле!

Әйтерсең лә сәхнә йолдызлары,

Картлык һич килмәгән шикелле.

Гомер юлыгызда тышка чыгармаган

Моңнар булгангадыр эчләрдә.

Яшьлекләргә алып кайтып безне

Агыла моң көзге кичләрдә.

Һәрберегез олы тормыш юлын

Зур батырлык белән үткәнсез,

Сыгылмыйча салкын җилләрдә дә

Гомер йомгакларын сүткәнсез.

Рәхмәт сезгә, дуслар, җырлагыз сез!

Яшьлекләрдән бер кайтыйк урап,

Җырлар аксын чишмәләргә кушылып

Алда әле бәхетләр юрап.

Шигырь тәэсиреннән айный алмый утырган арада, Алексей белән Гөлсөяр апа татар көйләренә тезмә башлап җибәрәләр. Күңелнең нечкә кыллары шартлап өзелер чиккә җитә, рәхәтләнеп үксеп елыйсы, «Ишетәсезме, нинди итеп уйныйлар, барыгыз да аңлыйсызмы, тоясызмы?» дип кычкырасы килә.

Буран дулавына да карамыйча, бар эшен ташлап, Кукмарадан ук килгән Ясирә апа Гарифуллина сәхнәгә чыга. Ясирә апа белән газета укучылар «Безнең гәҗит» аша таныш инде. Мин балалар бакчасына йөргәндә, тәрбияче булып эшләде Ясирә апа. Аның килүен ишектән күзне алмый көтә идек. Балаларны тәмле теле белән көйләп тәртипкә өйрәтүче, безне Тырыш урманына җиләк җыярга алып барып беренче экскурсия үткәрүче, урман сулышы, кошлар моңы белән таныштыручы ул. Һаман шундый ук сөйкемле, тәмле телле, затлы, зыялы. Ансамбльне шулкадәр матур, үтемле итеп котлады. Сеңлесе Гөлсөяр апа белән бергә җырлаган җырлары тамашачы өчен дә, ансамбль өчен дә бик зур бүләк булды.

Бераз ял итеп, башка төрле матур күлмәкләрен киеп алган апалар Төмән такмакларын сибәләр. Алексей гармунда сыздыра, үзе үк башлап җырлый да. Төмән такмакларын татар такмаклары алыштыра, аннан соң нугайбәк такмаклары – «Сербиянка». Такмакларның кайбер куплетларын үзләре дә язганнар. Җырларны көчле кул чабулар озата бара. Никадәр тырышлык, көч куйганнар алар! Тәэсирләрне аңлатырга сүзләр таба алмыйм. Концерт ансамбльнең 1 яшьлек юбилее белән беррәттән Әниләр көненә дә багышланган иде. Авылыбызның нәни йолдызчыгы, Кукмарада Әниләр көненә багышланган конкурста лауреат исеме алган Айсылу Кадыйровага сокланмаган тамашачы калмагандыр. Авыл китапханәчесе Гөлназ Нәбиеваның «Чабата» биюе ямь өстенә ямь булды.

Алексей кабат җыр суза: «Сәгать туктаган, вакыт тоелмый». Үзалдыма эчтән аның белән бәхәсләшәм: «Беләм, бу – йомгаклау җыры. Әйе, вакыт тоелмый да үтеп китте, тик минем күңел бит сезнең янда калачак. Мин һәрберегезне сагыначакмын, сезне зур сәхнәләрдә күрәсем килеп хыялланачакмын».

Альбина ЛАТЫЙПОВА.

Кукмара районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев:

– Шушы ансамбльгә йөрүче кызларга, апаларга бик зур рәхмәт, чөнки эштән соң, кич белән үз вакытларын сарыф итеп халыкка хезмәт күрсәтеп йөриләр. Бу бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткән районыбызның шәхси эшмәкәре Ясирә Мансур кызы Гарифуллинага рәхмәт. Аларны оештырып җибәргәндә дә, костюмнар белән дә ярдәм итәбез. Ә инде репертуар сайлау, ул апаларны чакыртып клубка йөртү – мәдәният йортында хезмәт күрсәтүчеләрнең бурычы. Унҗиде вокал ансамблебез бар, унөче халык исемен йөртә, алар бездә чыннан да күп. Һәр оештырылган чарага зур бәя бирәм, чөнки ул күп көч сорый. Шулай дәвам итсеннәр.

РЕДАКЦИЯДӘН: әлеге тамашаны үзебез күргәндәй булдык. Авылларга шулай җан өреп торучыларның булуына сөенми мөмкин түгел. Шундый энтузиастларның кадерен белсәк иде, җитәкчелек аларга җылы сүзләрен кызганмасын. Шундый бәйрәм оештырганда безгә дә хәбәр бирсәгез, кем белә, бәлкем без дә барып чыгарбыз.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии