- 05.12.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №47 (1 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Арча дигәч, татар әдәбиятының алтын баганасын тәшкил иткән үлмәс язучылар – М.Мәһдиев, Г.Ахунов, Г.Бәшировлар, аннан үсеп чыккан талантлы җырчылар, иң шәп журналистлар һәм башкалар күз алдына килә. Әйтерсең самолет талантлар үстерә торган орлыкны республика буенча сибеп йөргәндә, Арчага төртелеп калып, барлык запасын шунда койган да калдырган.
Күптән түгел генә белдем: ун елдан бирле инде “Арча якташлык җәмгыяте” эшләп килә икән. Оештыручысы, җәмгыятьнең президиум әгъзасы – Тәлгать Нигъмәтҗан улы Шиһабиев һәм аның алыштыргысыз ярдәмчесе, шушы җәмгыять вәкиле тарихчы Рәшит Галләм. Алар Арчаның яшь талантларын барлап, студентлар белән күп эш алып бара, кирәк чакта ярдәм кулы сузалар.
25 ноябрьдә “Востоктрансгаз” бинасында арчалылар кабат очрашты. Биредә, нигездә, әдәбият өлкәсендә каләм тибрәтүчеләр, тарихчылар җыелган иде. Арчалылар очрашуына тарихчы Рәшит Галләм мине дә чакыргач, башта: “Алты күгәрчен арасында бер чәүкә булып утырырмын микән?!” – дип уйлаган идем. Аның каравы, позитив кәеф алып, яңа йөзләр белән танышып кайттым. Кичәдә әдәбият, аның проблемалары, язучыларның бүгенге хәле, алар алдындагы кыенлыклар, яшь талантларны барлау һәм башка мәсьәләләр яктыртылды, аларны чишү юллары эзләнде.
Бирегә Хәнәфи Бәдигый, Фәнәвил Галиев, Сания Әхмәтҗанова, Вакыйф Нуриев, Радик Фәизов, Рафикъ Юнысов һәм башка каләм тибрәтүчеләр, “Арча хәбәрләре” газетасы мөхәррире Исрафил Насыйбуллин, яшьләрдән Рөстәм Галиуллин, Фәнзилә Мостафиналар килгән. Фәнзилә – “БГ”ның да актив хәбәрчесе. Шулай ук Гариф Ахунов кызы Наилә ханым, Мөхәммәт Мәһдиев кызы Гәүһәр Хәсәнова да биредә иде.
– Арчадан чыккан язучы-шагыйрьләрне чит илләрдә дә белүчеләр күп. Тик соңгы елларда сүлпәнлек сизелә, – дип сүз башлады Тәлгать Нигъмәтҗан улы Шиһабиев. – М.Мәһдиев, Г.Бәширов, Г.Ахуновлардан соң тотып алып әйтерлек зур каләм ияләре күренми. “Мин язучы, шагыйрь булам”, – дип атлыгып торучылар, омтылучылар юк. Арча ягын тагын да күркәм итеп, матурайтып җибәреп, элеккеге хәлгә якын киләсе иде.
Ул укучыларны әдәбиятка, каләм тибрәтүгә кызыксындыру өчен, Өчиле мәктәбендә Шиһабиев премиясе дә булдырган.
Аннан Вакыйф Нуриев сүз алды:
– Мин инде районыбызда туып-үскәннәр арасында актив иҗат итүче 5-6 гына язучы калды дип торам. Әле монда җыелганнарны, арада яшьләрне дә күреп сөендем. Хәлләр алай ук начар түгел икән. Сан ягыннан республикада беренче урында барабыз. Бүген Арчада туып иҗат итүче 15 каләм иясе бар: 9 шагыйрь, 4 прозаик, 2 драматург. Мондый күрсәткеч башка бер генә районда да юк. Бездән соң Актаныш, Мөслим алдыра, Балык Бистәсе аягыбызга басып бара, – ди ул. Вакыйф абыйны һәм башка бик күпләрне бүген язучыларга ярдәм, игътибар булмавы борчый.
Әлбәттә, язучы, шагыйрьләрне эшләмиләр дип әйтергә тел бармый. Бәлки, өйләрендә берничә томлык иҗат җимешләре җыелып ятадыр. Ә аны бит халык белми. Язучы китабы белән күренә, шуның белән таныла. Әнә прозаик Радик Фәизов та шул хакта фикерен белдерде:
– Мин алай сүлпәнлек сизелә димәс идем. Язучының әсәрләре бардыр. Әмма аның китап чыгарырга мөмкинлеге юк. Шәхсән үземнең 75 яшьтә китабым чыкты. Фантастик хикәяләремне җыеп биргән идем, 4 ел көтәм, һаман юк әле. 80 яшемә чыкса ярый инде. Якташыбыз Гөлчәчәк Галиеваның соңгы елларда берсеннән-берсе эчтәлекле китаплары чыкты. Әмма барысы да үз акчасы хисабына. Язучыларның күбесендә китап чыгарырлык акча юк. Шуңа аларга әллә ничә еллар буе чират көтәргә туры килә дә инде, – ди ул.
Гәүһәр Хәсәнова-Мәһдиева да, Язучылар берлеге әгъзасы булып та, әтисе Мөхәммәт аганың 5 томлыгы чыкканын 14 ел көткән. Барлыгы ун томга сыешлы материал туплаган. Тагын 5 том чыгарасы бар.
– Монысын тагын ничә ел көтәсе булыр инде. Әтинең әсәрләре үлмәсен дип, бөтен архивын җентекләп барладым. Ун томлыгын да чыгарасы килә бит, – ди ул.
Монда төрле проблемалар яктыртылды. Биналарга язылган татарча сүзләрнең хаталы булуы да күңелләрен тырный. Бу яктан аеруча тарихчы Рәшит Галләм ялкынлы сөйләде.
– Бүген язучының бәясе кимеде. Тәнкыйтьчеләр азайды. Халык һәм язучы, язучы һәм хакимият дигән төшенчәләр бар. Язучыларның бер өлеше хакимияткә авышты. Югыйсә алар бит халык мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәргә тиеш. Җигелеп, мактанмыйча гына эшләү зарур.
Аннары татар теленең куелышы бик чамалы гына. Хаталар бер дә бизәми. Мәсәлән, Фәрит Яруллинга һәйкәл ачканнар. “Фарит Яруллин”, – дип куйганнар. “Фәрит”, – дип язсалар, нәрсә була?! Хакимият нишләп тел мәсьәләсенә игътибар итми?! Бу зур төшенчә. Әнә, Иске бистәне сүтеп бетерделәр. Язучыларның күбесе моңа битараф булды, – дип сөйләде ул.
Әмма монда күпме генә әйтсәк тә, ачынсак та, нигездә, бар да шул көе кала. Бу хакта күптән сөйләнелә, газеталар язып тора. Ә үзгәрешләр күренми кебек.
Биредәгеләр азактан монда туган уйларын туплап, үзләре турында белешмә һәм әсәрләрен биреп, китап чыгарырга иде дигән уртак фикергә килделәр. Һәм киләсе елга да нәкъ шушы вакытта Арчадан чыккан каләм ияләре бергә очрашырга сүз куешты. Планнары зурдан. Ни дәрәҗәдә үтәлер, вакыт күрсәтер.
Яшьләрдән Рөстәм Галиуллин исә: “Яшьләргә Арча кебек зур игътибар бирүче башка бер генә район да юк”, – дип искәртте. Бу яктан “Арча хәбәрләре” газетасы да актив эш алып бара икән. Публицистика, проза, поэзиядә актив язучылар өчен саллы гына премияләр дә булдырганнар. Яшьләр болай да әдәбияттан бик ерак тора. Матур әдәби әсәрләрне укучылар саны да аз. Арчалылардан үрнәк алып, үз ягы талантларын күреп, аларга нык игътибар, юнәлеш бирүче остазлар, канатландыручы шәхесләр табылса, берәүгә дә комачау итмәс!
Лилия ЙОСЫПОВА
Комментарии