Бу юлы да җиңдем!

Бер елны бер төркем артистлар белән Арчага туйга кайттык. Туйда халык күп иде, бер 100-150ләп кеше булгандыр. Тамада ул вакытта телевидениедә эшләүче Илнар Яркәев. Мин анда халык алдына чыгып, берничә минутта 3-4 кешегә шаржлар ясарга һәм тальян гармунда уйнап, сөйләп, җырлап, үзем уйнап биергә тиеш идем. Мин бу эшләрне бик тиз башкардым. Калган вакытны тик утырганчы дип, кәгазь, карандаш алып, халык арасына кереп киттем. Кешеләр арасыннан кем туры килә, шуларның шарж, портрет, рәсемнәрен ясый башладым. Менә бервакыт яшь кенә ир белән хатын алдыма килеп бастылар. Нигәдер аларның йөзләрен ясарга бик авыр иде. Мин әйтәм: «Килеп каптым дуракланып йөри торгач, рәсемемне ошатмасалар, нәрсә дип әйтермен», – дим. Тырышып ясый торгач, нәрсәдер килеп чыкты тагын, махы бирәсе килми бит. Минем ясаган рәсемемне болар елмаешып, рәхмәтләрен әйтеп алып киттеләр. Бервакыт арып киттем бит, мин әйтәм, фотограф түгел, бөтен кешене ясап чыгарга, дим. Шул чакта бер кеше күземә ике булып күренә башлады. Бер яшь кенә ир-ат яныма килеп, апасынмы, сеңлесенме ясарга кушты. Күзләрем арыса да, тырыша торгач, тегене дә ясап бирдем. Рәсемне күрсәткән идем, елмаеп, матур гына итеп болар да китеп бардылар. Шулай итеп, бу юлы да рәссам-шаржист буларак, җиңеп чыктым. Туйдан соң Казанга кире кайтканда үземдә ниндидер иҗади рәхәтлек кичердем.
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре

Комментарии