- 05.11.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №43 (1 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Бер тәңкә, дигәннән, бер вакыйга искә төште әле. Илнең астын-өскә әйләндергән XX гасырның соңгы унынчы елы бара. Акчаның кыйммәте миллионга кадәр артты. Барыбыз да миллионерга әверелдек. Ләкин ул миллионнарга кирәкле әйберне сатып ала алмыйбыз.
Бер төркем хатын-кыз кич белән капка төбендә утыра һәм СССРдагы үзгәрешләрнең кая барганын аңларга тырышып, гәп сата. Күн урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Галия ханым сөйли:
– И-и, җәмәгать, без моңа кадәр шәп яшәгәнбез. Бер сум акча белән Питрәчкә барам (Питрәч-Күн арасы 4 километр 500 метр). Машина шоферына 20 тиен түлим. Йомышымны төгәлләгәч, ашханәгә керәм. Бер стакан шикәрле чәй, бер телем ак ипи алып тамагымны туйдырам. Моңа 26 тиен түлим. Авылга алып кайтырга дип 13 тиенгә кара ипи алам. Тагын 20 тиен түләп, кайтырга чыгам. Ул 20 тиенне түләмичә калмыйм, югыйсә Чыты авылы шоферлары Күн халкыннан «рәхмәт авылы» кешеләре дип көлә. Шуннан соң да 21 тиен акча янга кала иде.
Еллар үтте. Зарипова Галия Гариф кызы инде вафат. Сүзгә оста иде. Менә Күн авылы халкы Галияне искә төшерсен, якыннары, укучылары аның рухына багышлап дога кылсын, мөмкинлекләре булса, сәдака бирсеннәр дип яздым әле.
Рәшидә ГАЛӘВИ,
Питрәч районы, Күн авылы
Комментарии