«Элек мәктәптә эшләү рәхәтрәк иде»

«Элек мәктәптә эшләү рәхәтрәк иде»

Русиядә Укытучылар көне 1965нче елдан билгеләп үтелә башлаган. Бәйрәме бүген дә бар, ә менә мәктәп, мәгариф системасы бик зур үзгәреш кичерде. Элекке мәктәп белән бүгенгесе арасында аерма нинди – бу сорауны гомерен мөгаллимлек эшенә багышлаган кешеләргә бирдек.

«УРЫС БАЛАЛАРЫНА ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘТТЕМ»

Зөмәрә ҖИҺАНШИНА, Татарстанның атказанган укытучысы, эш стажы – 40 ел (Кукмара районы):

– Мин хезмәт юлымны 1980нче елда Кукмараның данлыклы Сәрдек мәктәбендә башлап җибәрдем. Анда татар балаларына урыс теле укытсам, соңрак Кукмара лицеенда урыс балаларына татар теле укыттым.

Ул вакытта мәктәптә балалар белән эшләп була иде. Хәзер җыен чүп-чар эшләр бик күп. Дәрестән соң баланы алып калырмын димә – йә түгәрәккә, йә БДИга әзерләнергә барасы бар. Дәрестә дә тест эшләп утыралар. Мин заманында укучыларымны Ульяновскийларга хәтле алып бардым. Казан театрларына алып бара идем. 4нче класста курчак театры белән башлый, 11дә «Шүрәле» балеты белән бетерә идек.

Ләкин элек укытучыга үзен күрсәтергә мөмкинлек юк иде. РОНО күреп ала икән – чыгара сине, күрми икән – чыгармый. Ә хәзерге укытучы тели икән – Казанда, тели икән Мәскәүдә төрле конкурсларда катнаша, үзен күрсәтә ала.

Мин таләпчән укытучы булдым. Татар теле укытучысы икәнмен, димәк, телне өйрәтергә тиешмен – шул принцип буенча эшләдем. Бервакыт бишенче класста укучы урыс малае килде дә: «Әтием миңа татар теле кирәкми дип әйтте, өйрәнеп тормаска кушты», – ди. «Миша, әтиеңә кайтып әйт: син нәчәлник буласы кеше, сиңа өч телне дә әйбәт белергә кирәк. Аннары үзең үк миңа рәхмәт әйтерсең әле», – дидем. Өйрәттем шул балага татарча тәки!

Мин китапка гына салынып ятмый идем. Дәрес бара, Муса Җәлил иҗаты турында өйрәнәбез. «Балалар, телефоннарыгызны алыгыз да Муса Җәлил турында мәгълүмат табыгыз», – дим. «Телефоннарны алырга ярыймыни?» – дип аптырый балалар. «Нишләп ярамасын? Син Муса Җәлилнең портретын тап, син җырын тап, син менә бу сүзне сүзлектән кара», – дип кушам, беренче тапкан кешегә «бишле» куям.

Газета-журналларга яздыра идем. Урыс милләтеннән булган бер ата кеше әйтә: «Нәрсәгә минем малайга «Салават күпере» журналы?» – ди. Ничек инде, дим. «Балаң кулыңа типография буявы исе килеп торган матур журнал тотып укыса начармыни, мин бит өй эшен шуннан бирәм. Әгәр сез мескен икән, сезнең өчен үзем язылырмын», – дидем. «Без мескен түгел, өч данә яздыра алабыз», – ди бу. «Алай булгач, яздырыгыз өчне, берсен мәктәпкә бүләк итәрсез», – дидем. Язылды ул бала тәки.

Кызыксындыра белсәң, урысмы ул, чуашмы – өйрәнә. Элекке заманда да баласының татар теле укуына каршы төшүче ата-аналар булды. Соңыннан үзләре үк рәхмәт әйтергә киләләр иде. Бер удмурт кызы өченче класста, татар теленнән китәм, укый алмыйм, дип елады. «Сеңлем, мин сиңа аванс белән «бишле» куям, ләкин «бишле»лек итеп өйрәнәсең», – дидем. Шул балага: «Әбиең белән удмуртча сөйләшмәгәч, син кем?!» дип, удмурт телен өйрәттердем. Татар телен дә өйрәндек. 90нчы еллар башында татар теле буенча олимпиадада 4нче урынны алдык. Әле бу татар төркемендә! Урыс төркемендә катнашса, беренче урынны алган булыр иде. Ул балам һаман да хәлемне белешеп, киңәшләр сорап тора. Шундый укучыларың булу – үзе зур бәхет.

«45 ФӘННӘН УКУ ПЛАНЫ ЯЗА ИДЕМ»

Фәридә ГАТИЯТУЛЛИНА, ветеран укытучы, эш стажы – 38 ел (Зәй районы):

– 1975нче елда Арча педагогия училищесын тәмамлагач, юллама буенча Зәй районы, Кадер урта мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы булып килдем. Шуннан соң китеп тормадым, шушы авылда кияүгә чыгып калдым инде.

Миңа хәзерге мәктәптә кара такта белән акбур җитми. Компьютерлар булуы әйбәт, әлбәттә. Ләкин кара тактага зур итеп акбур белән язганны бала яхшырак исендә калдыра иде. Кәгазь журнал, кәгазь көндәлек җитми.

Хәзерге мәктәпләр иркен, матур. Мин килгән генә елларда Кадер мәктәбе бик иске иде. Аны баштарак күмер, соңрак утын ягып җылыттык. Балаларга ис тия иде. Шулай да ул елларда укыту барыбер рәхәт иде. Беренче классларга билге куярга ярамаса да, мин 38 ел буе билге куйдым. Көндәлектәге билгене әти-әнигә алып кайту үзе бер күңелле бит ул! Программа буенча кызыл тышлы әлифбадан укытырга тиеш булсак та, мин безгә белем биргән Рәмзия апа белән Сәләй абый төзегән зәңгәр тышлы әлифбадан укыттым. Анысы буенча бала тизрәк укырга өйрәнә.

Хәзер укытучылар кәгазь эшенә чумган, диләр. Элек күбрәк тә иде әле ул кәгазь эше. Барысын да кулдан язу иде бит. Нинди генә чара булса да – ата-аналар җыелышымы, семинармы – кулдан доклад язабыз. «Гаиләдә әти роле», «Әни роле» дигән темаларга класс сәгатьләре әзерлибез. Ул вакытта интернет юк, «Совет мәктәбе», «Мәгариф» журналларын алдыра, материалны шуннан таба идем. Параллель рәвештә өчәр класс укыттым. Шул өч класска барлыгы 45 фәннән дәрес планы язасы. Авыл җире булгач, мал-туарын да асрадык, бакчабыз да бар иде, шунда эшләрне бетереп кергәч, ике улымны йоклаткач, төн утырып план яза идем. Менә шулай булса да ничектер җитешкәнбез. Балаларны, эшебезне яратып эшләдек.

Комментарии