Кемгә бәйрәм, кемгә туй

Туйлар… Туйлар… Аларның безнең якта да ниндиләре генә юк: өч көн буена сузылган купшылары да, якыннары белән җыйнак табын артында үткәрелгәннәре дә. Бер елны Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон купшы туйларны тыярга дигән тәкъдим белән чыккан иде. Шәхсән үзем аның әлеге тәкъдимен хуплыйм. Өч көн уен, өч көн туен итеп, озак та тормый аерылышкан парлар да бар танышларым арасында. Киресенчә, купшы туйлар үткәреп тормыйча гына, никах укытып, бүгенге көндә берсеннән-берсе акыллы балалар үстереп ятучы күп кенә үрнәк гаиләләрне дә беләм мин. Бер-береңә булган хөрмәт, ышану, сөю хисләре бернинди дә купшы туйлар белән тиңләшә алмый.

Сиринә Низамова, хуҗабикә:

– Һәрбер кызның да ап-ак күлмәк киеп кияүгә чыгасы киләдер инде ул. Минем бу хыялым чынга ашты, Аллага шөкер. Мине сорарга килгәч тә, әнием: «Мин кызымны туйлап бирәм», – диде. Кешенең гомерендә бер була торган бәйрәм, мин туй уздыруны кирәк, дип саныйм.

Илхам Әхмәдиев, ике бала әтисе:

– Өйләнгәнче, мин дә гөрләтеп туй үткәрүне кирәк, дип уйлый идем. Һәм шулай иттек тә, зурдан кубып, туй ясадык. Безнең өйләнешкәнгә дүрт ел булды. Хәзерге акылым булса, туйлап утырмас идем. Туй чыгымнарына китәсе акчага берәр курортка барып ял итеп кайтсаң, яхшырак булган булыр иде, әлбәттә.

Илнур Фәйзрахманов, «Азан» мөселман радиосы баш мөхәррире:

– Туй уздыру мәҗбүри түгел бит ул, язылышуы да формальлек кенә. Иң мөһиме – никах укыту. Никахның да купшырагы тигез, матур тормыш нигезе түгел. Тыйнаклык дигән төшенчә югала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә иң тыйнаклардан булган. Купшыланып башланган гаилә тормышы күпчелек очракта озын гомерле булмыйдыр ул, чөнки малның кадере, бәрәкәте китә. Ә өеңә каккан һәр кадакка хатының, ирең белән бергә сөенү, тормышны кашык, чәнечке алудан башлау күпкә кадерлерәк.

Физәлия Дәүләтгәрәева, язучы:

– Мөмкинчелек булмаганда кредитларга бата-бата, бурычка керә-керә зур итеп үткәрү кирәк түгелдер. Иң якыннарыңны гына җыеп билгеләп үтәргә була. Кеше көен көйләп, мактаныр өчен генә үткәрелгән туйлар да бардыр, тик күпчелек ата-ана үз баласы өчен туй ясарга тырыша. Ярый ла матур гына яшәп китсәләр. Ата-анасының туйга алган бурычы да түләнеп бетмичә аерылышкан парлар да юк түгел.

Нурлан Ганиев, Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрь:

– Бер елны ерак кына танышларыбыз гаиләбез белән туйга чакырдылар. Бик кыйммәтле туй, шампан елга булып ага, фокусчылар, парашюттан сикерүләр, лимузиннар – хан кызы кияүгә чыгамыни?! Бераздан соң боларның әниләреннән: «Яшьләрнең хәлләре ничек?» – дип сораган идем һәм бу соравым өчен бик кыен булды, гаилә ике ай яшәгәннән соң аерылышкан икән. Сәбәбе дә юк кебек. Равил Фәйзуллинның бер шигырендәгечә: «Аерылдылар… аягындагы миңе ошамаган». Әйе, шул кадәр чыгым белән туй үткәргән гаиләләрнең кыска вакыт эчендә таркалуы бик кызганыч. Тормыш юлының тигезлеге туйны ничек үткәрүгә түгел, ә мәхәббәт булу-булмауга, үзара мөнәсәбәтләргә бәйле.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА әзерләде

Комментарии