- 05.08.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №30 (2 август)
- Рубрика: Аулак өй
Җәй аенда өйләнешәләр, көзен аерылышалар. Мәскәү халкы гаилә корган яшь парларның өйләнешү һәм аерылышу статистикасына карап, әнә шулай ди икән. «Прайм.ру» агентлыгы җәй көннәрендә өйләнешкән парларның октябрь яки ноябрь айларында күбрәк аерылышуларын да ачыклаган. Ә шушы ике-өч ай бергә тормыш итү өчен, әллә ничәшәр йөз мең сум күләмендә акча түләп туй үткәрү модасы һаман яши. «Без дә яшибез инде», – дияр бу урында каш җыерып өлкән яшьтәге әби-бабаларыбыз. Дөрес, хәзер матур тормыш корыйм дигән теләк белән түгел, купшы туй үткәрү өчен өйләнешәләр, күрәсең. Туй үткәрү кесәгә сугамы? Кем ни белән шаккаттыра, нәрсәләр үткәрә, тамада һәм җырчылар ничә сумга чыгыш ясый? Без дә белештек.
ТУЙ – КЫЙММӘТЛЕ БӘЙРӘМ
Сер түгел: җәй – туйлар сезоны. Быел Татарстанда ураза апрельгә туры килгәч, бу айда өйләнешүчеләр саны чагыштырмача аз булган. Май да әллә ни популярлык казанмаган. Ә менә җәйнең ике аенда язылышучылар активлашкан. Интернет мәгълүматларына ышансаң, август тагын да күбрәк парны кавыштырачак икән.
– Җәй айларында туйдан соң шунда ук сәяхәткә чыгарга була, чөнки бу – ял сезоны. Кунакларга да эштән китәргә җиңелрәк, шуңа күрә җәй айларында туй оештыручы парларыбыз күп, – ди «Бәхет» туй агенлыгы җитәкчесе Людмила Соснова.
Күпләр өчен туй көнен матур датага нигезләнеп сайлау да мөһим. Әйтик, ел саен иң популяр даталар булып 7нче июль (07.07) һәм 8нче август (08.08) тора. Моннан тыш, 23.06.2023, 23.07.2023, 23.08.2023 кебек даталар да популяр. Шәһәр халкы арасында бу тенденция аеруча саклана. Дүшәмбеме, сишәмбе, чәршәмбеме – барыбер, иң мөһиме матур датага туры килсен. Мондый даталарда ЗАГС идарәсендә рәсми рәвештә теркәлүчеләр саны да бер көнгә якынча 15-20 пар тәшкил итә, дип сөйли чыганаклар.
Тантана бәяләренә килгәндә, чагыштырмача арзан туй уздыру якынча 300 000 сумга төшә. Акчасы ташып торганнар миллион сумын да җәлләми. Гомергә бер буламы ул туй, икеме – купшы туй үткәрә. Казанда затлы кафе-рестораннарда бер кунакны ашату уртача 5000 сумга төшә. Тантананы үткәрү урынын сайлау да бәягә тәэсир итә. Туй мәҗлесен оештыручылар барлык детальләрне исәпкә алу өчен, 6-8 ай алдан әзерләнә башларга киңәш итә. Әзерләнү вакыты азрак булса, бәяләр кыйммәтрәк булачак. Шушы ук бәягә фотограф, видеограф, мәҗлесне алып баручының хезмәт хакы, туй торты да кушыла. Кәләш күлмәге, аны бизәндерү, кәләш «букете» – аерым акча сорый. Туй торты да – кыйммәтле сый. Аның бер килограммы кимендә 1000-1300 сум тора. Ә туйларда ким дигәндә 80-150 кеше, торт пешерүчеләр кеше башына 200 грамм торттан исәплиләр... Чәй янына чыга торган әлеге татлы сый өчен дә шактый акча түлисе була.
АРТИСТ КИРӘКМЕ?
«Туйда җырларга кайсы артистны чакырыйк икән?» – дип сорыйлар миннән. «Чакырмагыз берсен дә. Үз туганнарыгызны җырлатыгыз, уйнатыгыз», – дим мин. Бөтен игътибар артистка китәчәк, бөтен акча да. Туйда иң мөһим, иң матур кеше кәләш кенә булырга тиеш.
Ә инде юбилейга ярый! Юбиляр хатын-кыз булса – берәр ир-егет җырчыны, ир-егет булса, Илсөя Бәдретдинова кебек бөтенесен аяктан егарлык берәр хатын-кыз җырчыны чакырырга була». Шагыйрә, мәҗлесләр алып баручы Ләйлә Дәүләтованың киңәшләре бу. Бу сүзләргә колак салучылар гына әллә ни табылмас. Бәйрәмеңне берәр артист бизәми икән, аны үткәрдем дип санама да инде! Хәзерге яшьләрнең фикер сөрешләре әнә шундый. Ә бит туй – ул концерт түгел.
Кайсы артистның ничә сумга чыгыш ясавы хакында язып торсак, бер газета номерын шушы темага багышларга туры килер – Аллаһка шөкер җырлый белүче һәм белмәүче дә туйга килеп чыгыш ясый хәзер. Иң арзаны да 15 мең сум акча ала. Гадәттә, болары – район үзешчәннәре. Телевизордан күренүче йөзләрне туеңа чакырасың килсә, 100-500 мең сумыңны әзерләп тор.
Инструменталист, тамада Илмир Ямалов мәҗлесләр алып бару өлкәсендә 12 ел эшли. Ул да артык купшылыкка, мәҗлестән концерт ясауларына аптырый.
– Кызганыч, хәзер яшьләрнең күбесе шоу-программага, туй асылын җуеп, концертка күбрәк басым ясый. Алып баручы да – халык белән эшләүче түгел, концерт номерларын игълан итүчегә әйләнеп кала, – ди ул. – Туйлар европалаша. Билгеле булганча, анда туйлар фуршет рәвешендә бара, кияү белән кәләш рәхмәт сүзе әйтә, ата-аналар котлавы була. Бездә дә шулай эшләргә тырышалар. Туй заманасына күрә үзгәрә. Һәрбер алып баручының – үз эшләү стиле, әмма мин яшьләргә туйның асылын тәшкил иткән кайбер нәрсәләрне калдырырга киңәш итәм. Шул ук йолаларны. Миңа, фольклорчы буларак, моны аңлату җиңел. Ул йолаларны бик кызык итеп эшләргә була. Милли дә, заманча да эшләсәк, яшьләргә дә ярыйсың, традицияләр дә югалмый. Татарстан районнарында әле азмы-күпме йолалар сакланса да, Казанда бөтенләй башка төрле бу бәйрәм.
Алып баручы сүзләренчә, туй мәҗлесләренә утлы шоулар, ярымшәрә кызларның көнчыгыш биюләрен кертергә кирәкми.
Туй тортының бәясе – кимендә 10 мең сум
ЯҢАЛЫК КИРӘК?..
Хәзерге туйлардагы тагын бер яңалык – күчмә язылыш тантанасы уздыру. Элек ЗАГС идарәсе үтәгән әлеге хезмәтне хәзер тамада яки махсус алып баручы – регистратор үти. Бу шулай ук түләүле хезмәт. «Авито» игъланнар сайтындагы бәяләргә күз салсак, 15 минутлык күчмә язылыш өчен биш мең сум күләмендә акча түләргә туры киләчәк. Әгәр дә син үзеңнең язылыш тантанасын фәкать менә шул «йолдызның» алып баруын телисең, әмма туең чит районда уза икән, юл чыгымнарын да үзеңә капларга туры киләчәк. Әйтик, Казаннан Кукмара шәһәренә регистратор чакыру 8 мең сумга төшәчәк – 5 мең сумы танатана өлешен алып барган өчен, ә калган 3 меңе – шәһәрдән кайткан һәм киткән өчен.
Кеше куян куа дип... үзем дә бу хезмәтне башкаручы ролен үтим. Казан һәм якын тирә-районнарга туй мәҗлесләренә йөрим. Юктан гына «Авито» игъланнар сайтына телефон номерын күрсәтеп белдерү язган идем. Ике көн дә узмады, шалтыратулар килә башлады. Баксаң, яшь парлар өчен иң мөһим критерей – хезмәтнең арзан булуы.
Бу кызыксынуым якын дустымның күчмә язылыш тантанасын уздырганнан соң барлыкка килде. Бөтен таләпләргә туры китереп, социаль челтәрләрдән видеолар карап, әлеге өлешне кемнең ничек үткәргәнен өйрәндем. Бер карашка, язылыш тантанасы бер шаблон буенча бара – кунакларны сәламләү, кияү белән кәләшнең танышу һәм мәхәббәт тарихын бәян итү, үзләрен чакыру, антлар әйттерү һәм кунакларга сүз бирү. Тик бер текст та бер-берсен кабатламый, һәр очракта – аерым тарих. Шулай да парлар белән эшләгәндә шунысына игътибар иттем – күпләр өчен хезмәтнең «кыз да булуы, буаз да булуы» мөһим икән. Язылыш тантанасына мин үзем белән Язылышу турындагы таныклыкны урнаштыру өчен папка, каурый каләм, балдаклар өчен – матур тартма алып киләм. Алар – мин махсус рәвештә сатып алган кирәк-яраклар. Кайбер парлар тантана беткәч, «бу суммага тартма, каләм һәм папка да кергәндер бит?» дип кызыксына башлый. Казаннан ерактарак урнашкан районга кузгалган очракта, һәрвакыт өстәмә түләү турында кисәтәм, башта «әлбәттә» дип ризалашсалар, соңрак аны түләүдән баш тартучылар да табыла. Бу очракта язышкан СМС-хәбәрләрне яки диктофонга яздырылган «килештек» дигән сүзне тыңлатырга туры килә. Читтән җайлы кебек тоелган әлеге хезмәттә үзең кайнасаң, аның авырлыгы хакында уйлана башлыйсың икән.
Гомумән алганда, туй – чыгымлы бәйрәм. Аның кадәр акча чыгармыйча, табын артына фәкать якыннарыңны җыеп, бәйрәм итү дә зыянлы түгел. Күпләр бөтен авылын җыя бит. Туйлар үз зәвыклыгын һәм миллилеген югалта дип чаң суксак та, моны үзгәртергә ашыкмыйбыз әле. Шулай да һәр нәрсәнең чамасын белеп, исраф итми яшәсәк, комачау итмәстер, мөгаен.
БУ КЫЗЫК
Кем соң ул тамада? Мәшһүр язучыбыз Гариф Ахунов «Олы язга сәяхәт» дигән повестенда тамада турында менә нәрсәләр язган: «Табын алып бару, ягъни Кавказ якларында аеруча модага кергән, инде урта Русиягә дә килеп җиткән тамадалык аеруча җитезлек-тапкырлык, табындагыларның холкын-фигылен, зәвыгын белүне таләп итә. Тамаданы Кавказ халыклары безнең сүз, диләр, ләкин ул төрки телләрдән кергән сүз: ягъни Тәгам ата дигән сүз була. Аңлатыбрак әйтсәң, ашатучы, эчертүче, әмма исертмәүче. Тәгам ата кешеләр белән кешеләрне, күңелләр белән күңелләрне бәйли, теләсә кайсы вакытта, теләсә кемгә якасыннан тотып алып сүз бирә, шушыларның барысын эшләп бетергәч, төн урталарында өстәлләрне дә, кешеләрне дә бергә бәйләп, урамга чыгарып ата».
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии