Безнең гимн

Татарстан гимнын ишеткәч, баштарак миндә бер горурлану хисе уяна торган иде. Күпмедер вакыттан бу хис бөтенләй үк бетмәсә дә, бик нык кимеде. Аны ишеткәч, хәзер ниндидер сәер хис кичерәм. Ул гимнда бернинди ватанлык та, татарлык та юк, чөнки анда конкретлык юк. Кайсы Ватан турында бара сүз? Русияме, Татарстан турындамы? Халыкка килгәндә, кайсы милләт турында? Дөресен әйткәндә, монда да мәңге бетмәс интернационализм чагыла. «Өлкән абзый»га яраклашу да, җайлашу да бар монда. Ничек инде аны калдырып була? Әйтергә кирәк, авторлар җаен тапкан: гимнның сүзләрен урысча да, татарча да язганнар. Ничек инде «өлкән абзый»ны «обижать» итеп булсын? 
Татарның данлы, шанлы үткәнен, якты киләчәген, горур халкы барлыгын күрсәтүче дәртле, йөрәкләргә үтеп керә торган гимн ишетәсе килә. 
Гимн бик шома, икеле-микеле, кискен темаларны уратып, туры әйтелмәгән әсәр тәэсире калдыра. Ярар инде, шундый булганына да канәгать татар. Бөтенләй булмаса, нишләр идек. Президент атамасын бетергән кебек, бетереп куйсалар?
 

Рәис ЯКУПОВ, 
Чаллы шәһәре

Комментарии