Зөлфәт ЗИННУРОВ: «Гомер буе әти кебек булырга теләдем»

Зөлфәт ЗИННУРОВ: «Гомер буе әти кебек булырга теләдем»

Аның турында сөйләгәндә якыннары да хезмәттәшләре дә бер үк фикерне кабатлый. «Эш кешесе иде, таләпчән булды, әмма кешелеклелеген югалтмады». 21 елга якын Саба районының мәгариф бүлеген җитәкләгән Шамил Зиннуров – үзенең хезмәте белән күпләрнең ихтирамын яулаган шәхес. Әйтик, аның турында галим, язучы Әнвәр Хәйри: «Ул мәгариф министры итеп билгеләрдәй кеше иде», – дип әйтә торган булган. Бу фикерне заманында ТРның элеккеге мәгариф һәм фән министры Васил Шәйхразиевтан да ишеткәннәр.

Шамил Зиннуров 2010нчы елның 19нчы гыйнварында эш урынында йөрәк өянәгеннән вафат була. Үзе исән булса, быел 11нче августта аңа 60 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан, туганнары һәм хезмәттәшләре белән очрашып, аның турындагы истәлекләрне яңарттык.

АК БҮРЕГЕМ БАР МИНЕМ…

Саба районының Бигәнәй авылында 6нчы бала – төпчек малай булып дөньяга килә ул. Үзеннән 4 яшькә өлкәнрәк апасы Нәсимә белән аеруча якын булалар. Андыйларны, безнең халыкта агылый белән тагылый дип йөртәләр. Нәсимә Гарипова энесе турында бик сагынып һәм яратып сөйләде. Ике бертуган заманында, «уфалла» арбасы тартып, печән ташыган, шул арбага утыртып, апа кеше энесен урамда йөрткән, бергә уйнаганнар. Яз җитеп, бераз үлән чыга башлагач, тау башына сарык сакларга йөргәннәр.

– Шамил мәктәптә яхшы укыды. Аның беркайчан да дәрес әзерләп торганы булмады – хәтере әйбәт иде. Башта Бигәнәй башлангыч мәктәбен, аннары Сатыш сигезьеллык мәктәбен тәмамлады. Югары сыйныфларны Сабада укыды. Укып бетергәч, беркемгә әйтми-нитми, берүзе барып, элеккеге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керде. Каникулларга кайткач, авылда нинди генә чаралар оештырмый иде. Ул спектакльләр дисеңме, концертлар дисеңме… Үзе дә җырларга бик яратты. Оештыру сәләте анда кечкенәдән үк бар иде. Җитәкче урыннарында эшләгәндә дә бу сәләте ярдәм иткәндер, – дип истәлекләрен уртаклаша Нәсимә апа.

Лидерлык сыйфатларыннан тыш, Шамил Зиннуровта бала чактан ук китапка мәхәббәт яши. Туганнары да аның Мөхәммәт Мәһдиев китапларын кабат-кабат укуы, өйләрендә шәхси китапханә булдыруы, кешеләрдән качып, шәм яктысында сарайда китап укуы турында сөйли.

– Әле беркөнне генә телевизордан «Ак бүрек» дигән җыр ишеттем.

Ак бүрегем бар дисең,

Нигә аны кимисең?

Сөйгән ярым бар дисең,

Нигә аны сөймисең?

Күңелем тулды. Кайдан отып алгандыр – Шамил шушы такмакны гел җырлап йөрде. Тагын бер яраткан җыры – «Казан кичләре». Кайда ишетсә дә, онытылып тыңлый торган иде, – дип сөйли Нәсимә апа.

«ӘТИНЕҢ ҮЛӘСЕН АЛДАН СИЗДЕМ»

1981нче елның 4нче сентябрендә Шамил Зиннуров Зөлфия исемле гомерлек юлдашы белән никахлаша. 29 ел бергә яшәү дәверендә Зөлфия ханым үзен ышыкта яшәгәндәй хис иткән. «Ул һәрвакыт игътибарлы булды. Дөрес, гаиләгә вакыты аз кала иде, балаларны тәрбияләү дә күпчелек минем җилкәгә төште. Минем 50 яшьлек юбилеемда Шамил тост әйтте. «Балаларны син тәрбияләдең, минем вакыт җитмәде. Мин эш кешесе идем шул. Рәхмәт сиңа!» – диде.

Очрашып йөрүләре озак булмый аларның. Зөлфия ханым сүзләренчә, егет кызны Сабантуй бәйрәмендә күреп кала да артыннан йөри башлый. Ике-өч мәртәбә күрешкәч, тормышларын бәйлиләр. Башта уллары Зөлфәт, ә 4 елдан кызлары Алия туа. Зөлфәт Зиннуров исеме газета укучыларга шактый таныш инде – «Татар радиосы»ның элеккеге ди-джее, ТНВның күптөрле тапшырулары алып баручысы, җырчы егет әтисен, ул минем өчен өлге иде, дип искә ала.

– Минем һәрвакыт әти кебек буласым килде. Ул кешеләрне ярата иде. Аларга игътибарлы, яхшы күңелле булды. Аның хәтере искиткеч яхшы иде. Ул үз кул астында эшләүчеләрнең, укытучыларның – бөтенесенең исемнәрен, гаилә хәлен, балаларын белә иде. Эштәге проблемаларын бервакытта да өйгә алып кайтмады. Өйдә – гаилә башлыгы, әти булса, эштә җитәкче иде һәм бу төшенчәләрне беркайчан да бутамады. Бервакыт ничектер эшенә бардым. Әтинең бик каты итеп кемнедер ачуланганын күреп, шаккаткан идем. «Безнең әти ачулана да белә икән!» – дип аптырадым әле, – ди Зөлфәт Зиннуров.

Алия дә әтисенең гади, яхшы кеше булуын сөйли.

– Казанга университетка кергәч, әти төркемебездәге кызларга туңдырма алып килә иде. Дусларым, аптырап: «Синең әтиең чынлап та җитәкче кешеме соң? Бер дә җитәкчегә охшамаган бит, бигрәк гади», – дип аптырады. Ул әти генә түгел, дус та була белде. Дискотекага барганда, нәрсә киим дип, беренче киңәшне аннан сорый идем. Ул дус кызларыма да шактый киңәшләр бирде. Бервакыт бер кыз ике егет арасында сайланып баш ватты. «Кайсысына кияүгә чыгыйм, Алия, әтиеңнән киңәш сора әле», – ди. Әти аңа үз киңәшен бирде.

Балалары сөйләвенә караганда, Шамил Зиннуров аларны һәрвакыт үз тиңе итеп күреп сөйләшкән. Зөлфәт Зиннуров бу уңайдан, кечкенә чагында булган бер кызык хәл турында сөйләде.

– Әтинең үзенә тиң күреп сөйләшә торган гадәте бар иде. Бервакыт, 9нчы май алдыннан бабай янына кайтып барабыз . Мин бик кечкенә идем әле, мәктәпкә дә кермәгәнмендер. «Улым, кайткач, бәйрәм белән котлап, бабаңның кулын кыс, яме», – ди әти. Аңлап бетермәгән булганмындыр инде, аптырап: «Әти, аның кулын ишеккә кысаргамы, капкагамы?» – дип сораганым исемдә.

Шамил Зиннуровның гаиләсенә вакыты аз калса да, уртак бәйрәмнәрне һәрвакыт исендә йөрткән. Хәләл җефете Зөлфия апа, мәсәлән, һәр ел саен өйләнешкән көннәрендә аның чәчәк букеты алып кайтуын искә ала. Ә Алиягә әтисе төрле киемнәр бүләк итәргә яраткан.

– Кызык иде 90нчы еллар, дефицит заманнар. Минем 7 яшь тулган көнемә әти 14 яшьлек кызларга яраклы күлмәк алып кайткан. Әкәмәт зур бу миңа, әмма бик матур. Әти, үскәч булса да киярмен, илтеп бирә күрмә, дим. Соңыннан, кечерәк размерын табып, алыштырып алып кайтты. Аннары 8 яшемә спортивка бүләк итте. Ул спортивка әнигә яраклы иде. «И әти, кием ала белмисең дә инде», – дип көлдем.

Алия әтисен соңгы мәртәбә 15нче гыйнвар көнне күрә. Ул Казанга эшләре буенча килгән була. Ата белән бала озаклап тормыш турында сөйләшә. 19нчы гыйнвар көнне Шамил Зиннуров бакыйлыкка күчә. Әтисенең үлеме турында Алия алдан ук сизенгән булган.

– Ноябрь аенда әти белән әни янына 28 ел күрешмәгән дусты кайтты. Аларны фотога төшердем. Бераз вакыттан шул фотоларны карап утырганда әтинең күзенә игътибар иттем. Әллә нинди сәер һәм шомлы иде күзләре. «Үләр алдыннан кешенең күз төсләре, карашы үзгәрә, диләр, әллә әтигә бер-бер хәл булырмы икән?» – дигән шик кереп урнашты. Әмма бу турыда уйламаска тырыштым. Әтинең үләренә ике көн кала, төш күрдем. Урманда басып торам икән, димен. Миңа арттан кара үгез ташланмакчы була. Үзе ямьсез итеп көлә. Мин аны куам, ул китми, аннары йөгереп килде дә аркама ябышып калды. Төштә үгез күрүне яхшыга юрамыйлар. Ул – үлем, кайгы билгесе. Бу төш миңа зур кайгының ябышып калачагы турында кисәтү булгандыр инде, – дип сөйли Алия Гайфуллина

«МӘГАРИФНЕ ҮСТЕРҮГӘ ЗУР ӨЛЕШ КЕРТТЕ»

Шамил Зиннуров, мәгариф бүлеге җитәкчесе булганга кадәр, шактый хезмәт юлы үтә әле. Башта ике ел Икшермә урта мәктәбендә тарих фәнен укыта. Аннары бер ел буе Олы Нырсы урта мәктәбендә завуч була. Соңрак ике ел Югары Кибәхуҗа мәктәбендә директор вазифасын башкара. 1983-89нчы елларда КПСС райкомында инструктор була. 1989нчы елдан башлап районның мәгариф бүлеген җитәкли. Ул җитәкчелек иткән елларда районда мәгариф зур үзгәрешләр кичергән, бик алга киткән, дип сөйлиләр. Казанның 103нче гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ринат Хәбибуллин Шамил Зиннурович кул астында 20 ел буе эшләгән. Аның белән күрешеп, үткәннәрне барладык.

– Ул җитәкчелек иткән чор мәгариф күтәрелеше еллары булды. Мәктәпләр, балалар бакчалары төзелде. Ул бик күп кенә олуг әдипләр һәм шагыйрьләр белән аралаша иде. Мәктәпләрдә Мөхәммәт Мәһдиев, Фәнис Яруллиннар белән очрашулар уздырды. Саба гимназиясе һәм Шәмәрдән лицее гел алдынгы урыннарда барды. Ике мәртәбә миллион сумлык грант отты. Бу – мәгариф эшенең күрсәткече. Аның эшчәнлегенең уңышлылыгы таләпчән булуыннан килгәндер дип саныйм. Без – мәктәп директорлары алдында ул бурычларны һәрчак төгәл итеп куя торган иде, – ди Ринат Хәбибуллин.

Шамил Зиннуров идарә иткән елларда мәктәпләр һәм югары уку йортлары арасында элемтәләр дә булдырылган. Ректорлар составы килеп, мәктәп укытучыларына укулар оештырган, Ачык ишекләр көннәре уздырган. Шулай ук Саба районы мәктәпләреннән директорларны башка районнарга тәҗрибә уртаклашырга җибәрә торган булганнар. Бу алымнарның республикада мәктәпләр хезмәттәшлегенең матур үрнәге булуы бәхәссез.

– Университетлар белән хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәсе дә озак көттермәде – безнең район укучылары республика, Русия күләмендә үткәрелә торган олимпиадаларда алдынгы урыннарны яулап барды ул елларда. Шамил Зиннурович кайсы баланың нинди сәләте барлыгын да шунда ук ачыклап әйтеп бирә иде. Ул талантлыларга һәрвакыт алдан юл ярып барды. Мәктәпләрдә уздырылган төрле чараларга еш йөри иде. «Менә бу балагыз бик матур җырлый. Монысы матур итеп шигырь сөйли. Аларны район сәхнәсенә чыгарыгыз», – дип киңәш бирә иде. Аның фикере без – хезмәттәшләренә генә түгел, республика җитәкчелегенә дә кызыклы булды. Аның фикере белән исәпләшәләр, аның белән киңәшләшәләр иде.

Саба районында мәктәп яны бакчалары, мәктәп яны хуҗалыклары үсүне дә Шамил Зиннуров хезмәте дип бәялиләр. Ул балаларны хезмәт белән тәрбияләргә омтылган. Кайбер мәктәпләрдә каз, үрдәк кенә түгел, хәтта сыер, ат кебек хайваннар да асраганнар.

Билгеле, мондый фидакарь хезмәт эзсез югала алмый. Саба районының Сатыш урта мәктәбе базасында Шамил Зиннуров исеменә атап музей ачканнар. Ул 2010нчы елның 1нче сентябреннән бирле эшли. Анда җитәкченең шәхси әйберләре урын алган.

…Бала һәм эш, өй һәм вазифаи бурычлар. Боларның һәрберсенә дә тигез игътибар бүлеп биреп, берсен дә үпкәләтмичә гомер иткән газиз әти, ир, җитәкче һәркемнең күңелендә якты хатирәләр генә калдырган. Шушы шәхес озак еллар күпләрнең күңелендә сакланыр, күп әйберләр аны хәтерләтер. Ул калдырган эшләр күпләргә маяк булыр. Урыны җәннәттә булсын!

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Саба – Казан.

Комментарии