«Җиләк сатып, бер көндә 8 мең акча эшләдек»

«Җиләк сатып, бер көндә 8 мең акча эшләдек»

Кырык эше кырык якка ярылып ятса да, җиләк җыеп калырга ашыга халык. Кемдер авыз итәрлек бер уч җыю белән чикләнсә, кемдер чиләкләп җыя. Тик бик сирәкләр генә Галиуллиннар гаиләсе кебек көн саен җыеп, сату итә. Ходай биргән тәмле табигать җимешен сатып та, тормыш итәрлек акча эшләп була икән.

Лаеш районының Кече Елга авылында яшәүче Инсия Галиуллина җәй айларын зарыгып көтүчеләрнең берсе. Бу айлар – җиләк пешкән чакны кулдан ычкындырмый гына, кесәңне калынайту мөмкинлеге. «Аллаһының зур бүләге», дип атый табигать җимешләрен Инсия ханым.

– Апам Гөлназ, җизни һәм мин җәй айларында җиләк җыябыз. Беребез сату-алу эшләре белән мәшгуль булса, ике кеше җиләк җыя. Аллага шөкер, быел уңыш мулдан. Менә әле җыйган уңышны сатып утырам, – дип уртаклашты Инсия апа.

Лаеш районында җиләк җыючыларның иң осталары яши, шуңа да бер-берсе белән ярышып, берсен-берсе уздырып эшли алар. Кем ничек булдыра ала, кем кулыннан нәрсә килә, дигәндәй. Җиләкне һәркем җыя, дип мактанырлык түгел, җиләк җыю да сабырлык сорый.

– Мин малай тәрбияләп үстерәм, миндә сабырлык җитәрлек, – ди көлеп, Инсия апа. – Җиләк җыйганда тәнгә рәхәтлек, җанга сихәт алабыз. Безнең авылдан ерак түгел урнашкан аланлыкларда җиләк бик күп. Бөтен авыл халкы шуннан җыя. Булганны әрәм итми – сата. Ләкин фәкать без белгән урыннар гына да бар. Әйтик, каен җиләген без 100 чакрым ераклыкта урнашкан аулак урыннан җыеп алып кайтабыз.

Каен җиләге хәзер кими. Сатучылар, бәлки, соңгы каен җиләген чиләкләренә салып маташадыр. Моннан чыгып, аның бәясе дә үзгәрә. Инсия апа да каен җиләге әз булган елларда, яки бетеп килгәндә аның бәясе артуы турында сөйләде. Хәзер бер литр каен җиләген 700 сумга саталар икән. Җир җиләге әлегә бик кызарып бетмәгәнгә күрә, аны алучылар сирәк, әмма литрын 150 сумнан сатып алучылар табыла.

– Каен җиләге бик вак, аны җыю сабырлык та, көч тә, озак вакыт та таләп итә. Ике майонез чиләген каен җиләге белән тутыру өчен якынча 5 сәгать вакыт кирәк. Җир җиләге тиз җыела, аны җыю җиңелрәк тә. Менә беркөнне 13 литрлы чиләкне 2 сәгатьтә тутырып алып кайттык, – ди әңгәмәдәшем.

Апалы-сеңелле бу хатын-кызлар алып килеп биргәнне көтә торганнардан түгел, барысын да үз көчләре белән таба. Эссе кояш нурлары астында көне буе җиләк җыеп йөрү дә җиңелләрдән түгел, билгеле. Әмма Инсия апа моңа ияләнгән инде:

– Апам белән җизни инде менә алтынчы ел рәттән шулай сату итә. Минем аларга кушылганыма өч кенә ел әле. Моңа да карамастан, остардык. Апам белән мин җиләкне тизрәк тә, чистарак та җыябыз. Кайберәүләр чүбе белән бергә җыя, тик сатуга чыгарасы җиләкне чиста итеп җыярга тырышабыз.

Җиләкне сатып алучыларның да төрлесе очрый икән. Җиләк җыюы бер, сатуы бөтенләй икенче нәрсә. Кеше синең җиләгеңне сатып алсын өчен, иң беренче чиратта, җиләк эре һәм кып-кызыл булып пешкән булырга тиеш. Икенчедән, үтә күренмәле чиләктәге җиләк тизрәк сатып алына.

– Аллаһының биргәненә шөкер, быел бар да сатылып бара. Әле кичә уйламаганда гына 8 меңлек җиләк саттык. Аның кадәр булыр дип көтмәгән дә идек. Ходай ярдәм иткәндер, күрәсең. Узган ел сату начардан барды. Хәер, төрле вакыт булгалый. Кайчакта сатам дип җыеп алып барган җиләкнең бик азы гына алына. Ул чакта да кәефне төшермибез: үзебезгә алып кайтып кайнатмалар ябабыз, йә суыткычка тутырабыз. Кышка – витамин.

Галиуллиннарның гаилә бизнесы көз аена – сентябрьгә кадәр дәвам итә. Җәй көне каен, җир җиләге, үз бакчаларында үстерелгән виктория, кура җиләге, чия сатсалар, көз башында гөмбәгә йөриләр. «Гөмбәне дә яратып алалар. Быел гөмбә уңышы ничек булыр», ди Инсия апа. Моннан тыш, Гөлназ апа кәҗәләр дә асрый, аларның сөтен сату белән дә эш итә. Барысына да өлгергән бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел.

Ялкауланмаган кеше юктан да бар ясый. Әле җиләк сезоны ябылырга шактый вакыт бар. Инсия апалар да шул вакыт эчендә күп җиләк җыеп, сатарга өлгерерләр. Өченче ел җиләк сатып кына да 50 мең сум эшләгән булганнар. Бу күрсәткечне быел да кабатларга насыйп булсын!

Комментарии