Йолдызлар җиләктә

Йолдызлар җиләктә

Татар йолдызлары да җиләкчеләрдән ким түгел: җиләкне чиләккә дә, авызга да җыя. Әле җиләккә барулары турында матур фикерләр язып, интернетка кертергә дә өлгерә. Артистларның социаль челтәрендә урнаштырылган кызыклы фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Алмаз МИРЗАЯНОВ:

– Һаман җиләк дип ачуланмагыз инде. Минем моның кадәр каен җиләген күргәнем дә юк иде әле. Кызларны көчкә алып кайтып киттем. Кузгалып, 100 метр узгач, тәрәзә аркылы эре җиләк күреп, «на ходу» сикереп төшә яздылар. Тагын тукталып җыйдык (җыйдылар дисәм дә була, чөнки минем сабырлыгым тончыга башлаган иде). Алып китеп кенә булмый бит кызларны! Әле ярый кигәвеннәр чыкты, кайтырга ризалаштылар. Куып торырга койрыклары булса, әле дә шунда булыр идек.

Изображение удалено.Зөлфия һәм Җәвит ШАКИРОВлар:

– Бүген махсус каен җиләгенә бардык. Кемдер печән әзерли, кемдер кайнатма ясый. Рәхәтләнеп ял итеп, табигатьнең матурлыгына хозурланып ике чиләк каен җиләге җыеп кайттык. Эх, җиләкле җәйләрне сагынырсыз әле. Урманга барып җиләк җыегыз, ялкауланып ятмагыз! Иртән сәгать 5тә торып китәбез. Ходай биргән җимеш, күпме кирәк – җый гына. Кыш көне чәй эчәргә килерсез Алла боерса.

Изображение удалено.Илназ БАҺ:

– Җиләк сезоны башланып китте. Аллага шөкер, бик күп күренә. Улым Марсель белән ике чиләк тутырып кайттык әле.

Изображение удалено.Эльмира ГЫЙЛЬФАНОВА:

– Менә «настоящий» җәй инде бу болай булгач. Узган ел каен җиләгенә барып булмады, быел инде теләгем шундый зур иде – бардык. Күңелем булды. Хәзер виктория белән җир җиләге дә булса, «полный» комплект булачак.

Изображение удалено.Зөлфирә ШӘЙДУЛЛИНА:

– Пешмәгән әле… Тагын бераз гына сабыр итсәк, кып-кызыл булып җитешеп бетәчәк. Ә кәрҗиндә үзебезнеке. Ләкин каен җиләге дә шулкадәр зур иде, җир җиләге алма кадәр булса бер дә аптырамам. Кызык булыр иде ул. Каен җиләге җир җиләге кадәр, җир җиләге – виноград, виноград – алма, алма – карбыз, карбыз – зур кабак кебек, ә кабак… Анысы никадәр зурлыкта булыр иде икән?

Изображение удалено.Алсу ФӘРАКШИНА:

– Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк

Җиләктән кайтып киләм…

Менә бит, күпме җиләк җыйдык. Моның кадәр каен җиләген беркайчан да җыйган юк иде әле. Аллаһының рәхмәте. Өч көн буе рәттән бардык. Рәхәт: кошлар сайрый, чәчәкләр, җиләк… Җәй, мин яратам сине!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии