Вил Усмановны машина бәрдергән

Вил Усмановны машина бәрдергән

Инстаграм дуслары беләдер, җырчы көненә 40-50 км юл урап кайта иде.

«Миңа велосипедта йөрү бик ошый. Сезгә дә киңәш итәм», – дип һәрдаим физкульт сәлам җибәреп торды ул. Соңгы арада хәтта кибеткә дә машинасыз, велосипед белән генә барып килә торган булган. Кызганыч аның «сәяхәте» фаҗигале тәмамлана. Тәгәрмәче тишелү аркасында машина йөртүче велосипедта баручы җырчыны бәрдергән. Вил Усмановның баш мие селкенүе мәгълүм.

Машина йөртүчегә билгеле бер күләмдә штраф, яки машина йөртү таныклыгыннан колак кагу куркынычы яный.

Үзе исә инстаграм битендә дусларын шундый язма белән тынычландырды: «Сәлам дуслар. Тормыш дәвам итә. Интернет челтәрендә минем турында төрле хәбәрләр йөри. Шактый борчылып шалтыратучылар да бар. Кичә великта м7 трассасыннан барганда машина бәргән иде. Мин исән-сау, өйдә. Барыгызга да сәламәтлек телим!»

Алия ГАЛИМОВА,

КФУ студенты

Комментарии