- 05.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №26 (29 июнь)
- Рубрика: Аулак өй
Безнең җиңги дә, минем берничә дустым да Саба районыннан. Ул якта ыччык диләр. Мин аның ничек дөрес итеп язылуын түгел, хәтта дөрес әйтелешен дә белмим. Ул сүзнең дөрес язылышын сабалылар үзләре дә белми. Шулай да Саба кызлары аны бик матур итеп, ачык итеп әйтәләр. Әйтеп карасам да, минеке аларча килеп чыкмый. Җиңги: «Ачу килгәндә, шаккатканда, гаҗәпләнгәндә, үзеңнең эмоцияңне күрсәткәндә әйтелә ул сүз», – ди.
Минем ирем Теләче ягыннан. Балага берьюлы колготкасын кигезгәндә: «Хатын моның кереше юк бит», – ди. Ул сүз колгатканың резинкасы икән.
Кукмарадагы дусларыбызга кунакка кайткан идек. Ир кеше эштән кайтты да, туп-туры кухняга кереп, голт-голт су эчә башлады. Дустым: «Ай, Алла, минем иремнең бүтәкәсе кипкән икән», – ди. «Кайдан өйрәндең бу сүзне?» – дигән идем, «Кукмаралылар шулай әйтә, беренче тапкыр ишеткәндә, миңа да кызык тоелган иде», – ди.
Ә иң кызыгы каенанамның әйткән сүзләре булды минем өчен. Ул тумышы белән Спас якларыннан. Хәзер Теләчедә яши. Беркөнне иртән мунча ягып йөри. «Кер юарга суы җылынмадымы икән?», – дигән идем, «Артык кайнарланмаган, шулай да «борыны сынган» инде», – ди бу. Бактың исә, су бераз җылына башлаган. Менә сиңа мә, суның да «борыны сына» икән бит.
ЗИФА,
Казан шәһәре
Комментарии