- 05.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №26 (6 июль)
- Рубрика: Аулак өй
Свердлау өлкәсе мөфтие Равил Мамлеев.
Екатеринбург шәһәрендә 1-2 июльдә үткән XI федераль Сабан туе үзенең миллилеге, сәяси төсмере белән истә калды. Татар җыенына килүчеләр Русиянең 60 төбәгеннән, оештыручылар белдергәнчә, 50 меңгә җитте. Сабан туенда Татарстан, Башкортстан Президентлары һәм Свердлау өлкәсе губернаторы катнашты.
МИШАРИН ТАТАРЛАРНЫ АРТТЫРА
Екатеринбургта бәйрәм тамашасы ике көн дәвам итте. Беренче көндә ул драма театрында Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган концерт-тамаша һәм гадәти булмаган фуршет белән үтте. Әйтергә кирәк, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердлау өлкәсе губернаторы Александр Мишарин ике көнне дә бәйрәм чарасында катнашты. Тамашачыларны иң гаҗәпкә калдырганы, А.Мишаринның концертта чыгыш ясаганда Свердлау өлкәсе татарларының санын 170 мең дип атавы, ә фуршетта исә кинәт кенә арттырып, 220 меңгә күтәрүе булды. Бу җанисәпнең чынлап та сәяси төсмере булуына, реаль саннарны күрсәтмәвенә, бәлкем, бер дәлилдер.
Бәйрәм чарасында А.Мишаринның татар ансамбле чыгышларын карарга яратуы билгеле булды, аның сүзләренчә, татарлар сан ягыннан руслардан кала икенче халык һәм алар төбәк тормышында актив катнаша, югары урыннарда утыра. Әйтергә кирәк, А.Мишаринның Сабан туен үткәрергә алынуы да Татарстан белән Свердлау арасындагы мөнәсәбәтләрнең икътисадый килешүләрдән бигрәк, мәдәни өлкәдә дә баруы хакында сөйли. Гомумән, татарларны Свердлау өлкәсе губернаторы үз итте.
ИКЕ РӨСТӘМ ҺӘМ БЕР МИШӘР
2 июльдә кабынган Сабан туе, башка еллар белән чагыштырганда, быел үзенең миллилеге белән аерылып торды. Сабан туенда Татарстан һәм Свердлау башлыклары янына Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов килеп кушылды. Бу өч җитәкченең бер-берсе белән шаярып җиңел аралашуы – өч төбәктә дә, бигрәк тә Татарстан белән Башкортстан арасындагы мөнәсәбәтләр яхшыра баруын күрсәтә. Гомумән, Миңнехановның милли юнәлештә эшчәнлегенең иң әһәмиятлесе – татар-башкорт арасын җайлау булгандыр. Татар-башкорт Президентлары икесе дә: «Ике Рөстәм», – дип ачык итеп, шаярып белдертеп тордылар. Ә Свердлау башлыгын халык Мишарин дип түгел, ә үзебезчә мишәр дип тә һәрдаим тәкрарлап торды.
Миңнеханов, Мишарин, Хәмитов Сабантуй карауны башкорт ишегалларыннан башлады. Татар түбәтәйләре кигән өчлеккә кымыз эчерделәр, җырлы-биюле тамаша күрсәттеләр. Делегациягә аеруча «Ике Рөстәм килеп төшкән Мишаринга кунакка, Аллаһ боерса, бирешмәбез Путин патша барында» дигән такмак ошады. Башкорт дүртъюллыгы Башкортстанның ике Рөстәмне дә бердәй кабул итүен чагылдыра, дисәк ялгышмабыз.
Миңнеханов кая гына бармасын, төп тарафны беркайчан да буш калдырмый. Гомумән, ул күбрәк татарча чыгыш ясавы, башка башлыклар янында үзен күпкә иркен тотуы белән истә калды. Бу юлы Рөстәм Миңнеханов А.Мишаринга үзе тәкә күтәреп төшкән сын бүләк итте. Шулай ук Свердлау татарларының конгрессы башлыгы Ринат Садриевка «Fiat Ducato», Татарстаннан Сабан туе батыры Ильяс Галимовка «Fiat Albea» машинасы ачкычларын тапшырды.
«ХАЛЫК ТАРКАЛУДАН АРЫНГАН»
Сабан туенда шулай ук дин әһелләре дә катнашты. Аерым алганда, Ханты-Манси округы мөфтие Таһир Саматов, Урал төбәге мөфтие Ринат Раев, Свердлау өлкәсе мөфтие Равил Мамлеев һәм башкалар бар иде. Бүген Свердлау өлкәсендә 53 мәчет эшләп килә икән, Екатеринбург шәһәрендә 4 мәчет сафта, тагын берсенә нигез салынган. Свердлау өлкәсе мәчетләрендә татар имамнары күпчелек булса да, әмма мәчет халкының күпчелеген Урта Азия һәм Кавказ халкы тәшкил итә.
– Татар-башкортларның мәчетләрдә аз булуы, безне татар авылларына чыгып, шәкертләр җыя башларга мәҗбүр итте, – дип сөйли Свердлау мөфтие Равил Мамлеев. Безнең җирлектә тәрбияләп, киләчәктә имам буларак хезмәт итсен, дигән максат куябыз. Мәчетләргә башка халыклар да рәхим итсеннәр, әмма без үзебезнекен үстерергә тырышабыз. Хәзер Уфа белән Казанга да, Ислам университетларына берничә шәкертне юлладык. Безнекеләр аз, әмма бу эшне башлап җибәрдек, иншалла, дәвамы булыр һәм киләчәктә күркәм нәтиҗәләргә дә ирешербез. Менә әкренләп мәчетләр салуны кузгаттык, мәдрәсә дә ачылып килә. Балаларны укытабыз, төрле конкурсларга йөреп, алдынгы урыннар алуга ирештек.
Бу бер проблема булса, икенче катлаулы мәсьәлә булып, бер төбәктә берничә мөфтият эшләве санала. Өлкәдә беркемгә дә карамаучы мәчетләр дә бар. «Бу нәзарәт таркалуы гына түгел, дәүләт таркалуы да булды. Һәр мөфтият белән дә мөнәсәбәт бар, мисал өчен, аларның барысы да Сабан туена килде, барысы белән күрештек. Халык арасында аерылу юк дисәң дә була», – ди Равил хәзрәт.
САБАН ТУЕ: СӘЯСӘТКӘ БЕР АДЫМ
Екатеринбургта үткән Сабан туенда катнашкан тарихчы Альберт БОРҺАНОВ, җыен сәяси төсмергә бай булды, башка Сабан туйлары мондый рухта узса, милли күтәрелешне көчәйтәчәк, дип саный.
– Мин федераль Сабан туенда беренче тапкыр, – дип сөйли ул. – Төмәндә, Саратовта, Мәскәүдә үткән Сабан туенда берничә тапкыр катнаштым. Екатеринбургта үткәне, әйтергә кирәк, бик акыллы уйланган. Беренчедән, монда милли колорит күренде, татар теле еш яңгырады, татар мәдәнияте күрсәтелде. Икенчедән, бер нәрсә бар. Элек Советлар Союзы вакытында бөтен милләтләрнең мәдәниятен күрсәтүче җыен була торган иде, бүгенге көндә Русиядә андый фестивальләр, җыеннар юк. Бүген рус халкы, рус мәдәнияте лидер түгел, дип әйтеп була. Хәзер татар-башкорт үткәргән Сабантуйлары бөтен халыкны берләштерүче рольне уйный башлады. Без, беренчедән, татарның гореф-гадәтләрен күтәрәбез, икенчедән, татар мәдәниятен, тарихын халыкка дәгъват кылабыз. Өченче яктан, Сабан туе аша башка халыклар да безгә карап, безнең бәйрәмдә катнаша.
Сабан туена зур-зур делегатлар килүе, халыкның төрле төбәкләрдән, аерым алганда, Якутия, Иркутск, Ханты-Манси, Төмән һәм башка төбәкләрдән җыелуы, бигрәк тә күпчелекнең үз акчасына килүен исәпкә алсак – бу күп нәрсә хакында сөйли.
Аннан Миңнехановның Свердлау өлкәсе губернаторы А.Мишарин белән очрашуы да – зур сәяси әһәмияткә ия. Миңнеханов бу Сабан туенда үзенең акыллы сәяси дипломатия алып баруын, милли җанлы булуын күрсәтте.
Элек Сабан туйларына пессимистик карашта тордым. Җырлап-биеп китәләр дә, шуның белән оныталар, дип уйлый идем. Хәзер Сабан туеның эчтәлеге үзгәрде: җыен татарның милли мәдәниятен саклау гына түгел, аның рухын күтәрүче чара да булыр тора. Безнең җитәкчеләр дә моны аңлый башлады, конгресс та элек Татарстан эчендә генә эшләсә, хәзер төбәкләрдә эшчәнлеген киңәйтте, нәтиҗәдә, читтәге татар оешмалары көчәеп киттеләр. Хәзер Русия төбәкләрендә татар факторы лидер роленә күчте.
Бу юлы Сабан туенда галимнәр әзрәк булды, телчеләрне, әдәбиятчыларны чакырырга кирәк иде, менә артистларның күпләп килүе зур файда булды. Татар мәдәни чараларны үстерү – халыкта татар психологиясе, үзаң күтәрелүгә сәбәп булып тора.
Рөстәм Миңнехановның Татарстан белән Башкортстанны берләштерүче сәясәт алып баруы дөрес. Чөнки татар белән башкортка талашып ятуның дошманнардан тыш, безгә бер файдасы да юк. Без бер позициядә булсак, ул безгә мәдәни, сәяси яктан зур файда китерәчәк. Безгә хәзер Башкортстанда яшәүче татарларны кимсетергә ирек бирмәскә, башкортлар белән уртак тел табып, бер фикергә килергә кирәк.
Без, татарлар, үзебезнең бәйсезлекне, тормышыбызны алып барыр өчен корал белән түгел, акыллы идеологик көрәш белән эшләргә тиешбез. Яшьләрдә шундый тенденция күзәтелә, алар аз укый башлады, аларга рухи байлык җитми. Монда мәгариф системасы да, кешеләр үзләре дә, интернет та гаепле. Татар – тырыш, хезмәт сөючән халык, матди яктан яхшы яшәдек һәм яшәячәкбез дә. Без тынычлык яклы тыйнак халык, әмма кайвакыт кыюлык та җитми безгә.
Безнең мәдәният бай, аны танытырга кирәк. Безгә сәясәт җитми, әгәр шул булса, без Русиядә үзебезнең лаеклы зур урыныбызны алып торачакбыз. Күренә ки, Рөстәм Миңнехановның әкренләп Татарстан Президенты дәрәҗәсен узып, татар халкы Президентына әверелә баруы да күзәтелә.
Айзат Шәймәрдән.
Казан – Екатеринбург – Казан.

Комментарии