- 05.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №17 (3 май)
- Рубрика: Аулак өй
Г.Тукайның туган көне уңаеннан, 26 апрельдә башкалабызда узган чараларны саный башласак, газетабызның бер саны җитмәс иде. Инде республикабыз районнарында, мәктәпләрдә үткәрелгәннәрен әйтеп тә тормыйм. Үземә дә бу көнне бик күп чараның шахите булырга туры килде. Шуларның берсе бигрәк тә күңелгә уелып калды һәм әлегә кадәр үзе хакында уйландырып, китап битләрен актарырга мәҗбүр итә.
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарафыннан Тукайның 125 еллыгына дип әзерләнгән, узган елның октябрь аенда ук премьерасы булган, «Зәйтүнәкәй» спектаклен (Рабит Батулла пьесасы, режиссеры Ринат Әюпов) караганнан соң Тукайга битараф кеше дә аңа үлеп гашыйк була, иҗаты, язмышы белән кызыксына башлыйдыр, мөгаен. Шәхсән үзем әлеге спектакльдә Тукайны бөтенләй башка яктан ачтым. Әйе, аның Зәйтүнә исемле Чистай кызына гыйшык тотканын, аның да Тукайны өзелеп сөюе турында укыганым бар иде. Тик үз күзләрең белән күрү, шул чорга әйләнеп кайту бөтенләй икенче бит ул. Җитмәсә, спектакльнең башыннан ахырына кадәр бер тема – мәхәббәт.
…1913 елның язы. Тукайның вафатына озак калмаган. Аның авыруы хакындагы сүзләр басма матбугатта киң таралырга да өлгергән. Шундый көннәрнең берендә Зәйтүнә Мәүледова, шагыйрь белән очрашу эзләп, Казанга килә. Әмма Тукай әлеге кыз белән очрашудан бик нык курка, үзен ничек тотарга дип, дусты Фатыйх Әмирханнан киңәшләр сорый, нинди кием кияргә белми аптырый… Зәйтүнә исә – чорына күрә бик кыю кыз. Тукайга үзе беренче булып мәхәббәт аңлата. Шагыйрь больницада ятканда да тагын бер тапкыр аның янына килә. Үзен сөеп йөргән Кадыйр Рәсүловны Зәйтүнә кабул итәргә теләми, Тукай дип яшәвен дәвам итә. Бары тик үз мәхәббәтенең киләчәге юклыгын аңлагач кына Кадыйр белән кавышырга мәҗбүр була ул. Спектакль азагында Зәйтүнә белән Кадыйрның уллары барлыгын беләбез. Автор әйтеп бетермәсә дә, әдәбият белән кызыксынган һәркемгә мәгълүм: бу малай киләчәктә танылу алачак язучы Атилла Расихның үзе.
Нәкъ бер ай элек әлеге спектакльдә Тукай ролен башкаручы Рафил Галиуллин «Тантана» республика театраль премиясе лауреаты булган иде. Инде зур ышаныч белән, ул моңа лаек, дип әйтә алам. Рафилнең уйнау осталыгына сокланып, татар театры киләчәге өчен шатланып утырасың. Аны зал аягүрә басып алкышлады һәм бу, һичшиксез, тамашачының йөрәгеннән ургып чыккан рәхмәт хисләре белән генә аңлатыла ала.
Хәер, бу хисләр тамаша башында бөтенләй сизелмәде. Хәтта киресенчә, Тинчурин театры сәхнәсендә куелган бу спектакльгә мәктәп укучыларын мәҗбүри җыеп китерүләре күренеп тора иде. Спектакльнең беренче өлешендә укучыларның тамашада бөтенләй гаме булмады: телефонда уйнап, сөйләшеп, кыштырдап утырдылар. Ә менә икенче өлешендә телефон утлары сүнде, тавыш тынды. Укучылар күз яшен сөртеп, Тукай һәм Зәйтүнә язмышы өчен җан атып утырды. Моны спектакль азагында сәхнәгә менеп сүз тоткан Рабит абый Батулла да билгеләп үтте.
«Зәйтүнәкәй»не Яшь тамашачы театры куйса да, әлеге спектакль яшьләр өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм. Тукайның илхамчысын күрәсегез, шагыйрьнең үзен бөтенләй башка яктан ачасыгыз килсә, бу спектакльне карамый калмагыз.
Илдинә ЯДКӘРОВА.
Тукайны сагынып
Болынында йөрдем.
Урманнарын күрдем.
Казан артындагы Кырлайның.
Урманында һаман Батыр эзләп
Шүрәлесе йөри Тукайның.
Һәрбер юлы, һәр сукмагы саен,
Шигырьләре көлә Тукайның.
Күңелемдә бер хәтирә булып,
Тавыклары көйли Кырлайның.
Өчилегә бардым, күрермен дип
Кәләпүшле нәни Апушны.
Киек казлар һаман каңгылдаша,
Авазында – Тукай тавышы…
Гомәр ШАКИРОВ.
Әтнә районы.
ТАМГАЛАР
Тукай, Зәйтүнә, театр, яшьләр, Кырлай
Комментарии