- 05.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Аулак өй
Биш йөз кеше сыешлы театр залына алты йөздән күбрәк тамашачы килүен, кич буе җыр-моңның да, алкышларның да тынып тормавын аңлатырга башка сүз таба алмадым – «шартлаттылар». Тинчурин театры бинасының мондый аншлагны күптән күргәне булмагандыр. Менә арчалылар күрсәтте!
Дүшәмбе көнне Арча якташлык җәмгыятенең еллык очрашуы булды. Якташлар очрашуы дигәч тә, үзләре генә бикләнеп, район тормышы турында гәпләшә-гәпләшә чәй эчеп утырмый арчалылар. Район данын бөтен республикага тарата. Ә бөтен Татарстанга яңгыратырлык уңышлары байтак Арчаның. Быел очрашу үзешчәннәр һәм танылган артистлар катнашындагы зур концерт рәвешендә узды. Тукай якташларын тамаша кылырга башка шәһәр һәм район халкы да килгән иде.
Татарстандагы 43 районның бүген дүртесендә генә якташлык җәмгыятьләре эшләп килә икән. Калганнар әллә оешып җитә алмый, әллә, оеша калсалар да, ныгытып тотып торырдай җаваплы кешеләре юк. Арчалыларга бу яктан бәхет елмайган. Оешмалары инде 11 ел эшләп килә. Моңарчы Тәлгать Шиһабиев канаты астында булсалар, быел җәмгыять җитәкчесе итеп Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сайланган. Яңа рәис еллык очрашуны оештыруга да яңача алынган. Болай эшләп бер дә оттырмавын әйтеп торырга да кирәкми инде.
Арча сәхнә күрке булган җырчы-артистлары белән дан тотса да, үзешчәннәре дә профессионаллардан бер дә ким булмавын исбатлады. Хәер, үзешчәннәр дип дөрес әйтмим, республика күләмендә үзләрен күрсәтә-таныта алган артистлар инде алар. Рәсих Галимҗанов – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дамир Гасыймов белән Сөмбел Заһидуллина – «Татар моңы», Илүзә Галимуллина – «Созвездие-Йолдызлык» конкурсы лауреатлары. «Егетләр», «Ләйсән» җыр һәм «Ар-и-Эль» бию коллективларын да Арчадан читтә дә беләләр. Якташларын хөрмәт итеп килгән Илназ Баһ, Рөстәм Закиров, Рәфинә Ганиуллина, Габделфәт Сафин турында әйтеп тә торасы юк инде.
Инде телгә алганымча, концертка арчалылар гына җыелмаган иде. Тәнәфес вакытында Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов белән сөйләшеп тордык. Үзе Арчаныкы булмаса да, аның район белән бәйләнеше бар – Мөхәммәт Мәһдиев якын дусты булган. Ирек әфәнде язучының туган авылы Гөберчәктә йорт та сатып алган икән, җәй көне шунда кайтып йөрибез, ди. Димәк, Ирек Баһмановны да күңеленең бер почмагы белән Арчаныкы, дип әйтсәк, ул үпкәләмәс, шәт.
Очрашуда арчалылар өчен генә түгел, милләтебез өчен шатланып утырдым әле. Шөкер, телебезне, гореф-гадәтләребезне, җыр-моңыбызны киләчәк буынга җиткерә алырдай милләттәшләребез шактый. Сарман, Мөслим, Актаныш дисеңме, Балтач, Буа, Әгерҗе – һәркайда бар талантлар. Арчалылар җыены булгач, Тукай туган якны мактап телгә алмасаң, дөрес тә булмас иде. «Яңа гасыр» телеканалында «Сиңа Миннән Сәлам» тапшыруын алып баручы – Арча кызы Фәридә Төхвәтуллинаның, уенын-чынын бергә кушып әйткән: «Бездә талантлар күп туа, туфрагы шундый чөнки», – дигән сүзләрендә дә хаклык бардыр, мөгаен. Әңгәмәгә җырчы Илназ Баһ та кушылды: «Безнекеләр беркайчан да кимен куймый инде. Быел да бик әйбәт оештырганнар, бик югары дәрәҗәдә. Безнекеләр булганга гына мактанып әйтүем түгел, кайчан һәм кайда чыгыш ясасалар да, арчалылар һәрвакыт сыйфатлы тамаша әзерли белә». Чыннан да, бу сүзләрнең хаклыгына ышандык.
Җылы узды арчалыларның очрашуы. Зур бер гаиләнең озак вакыттан соң күрешеп, хәл-әхвәл белешеп, күңел ачып утыруы инде менә. Эш күрсәткән тырыш халыкның ялы да матур була шул. Фәнис Мөсәгыйтовның: «Арчалылар бервакытта да туган якларын да, туган-тумачаларын да, якташларын да онытмады», – дигән сүзләренә кушылып, киләчәктә дә шулай дәвам итсен, дип телик.
Сөмбел СӘЙФИ.
Комментарии