- 05.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №9 (2 март)
- Рубрика: Аулак өй
Хәтеремдә ерак 1984нче еллар яңара. Армиядән, аңа кадәрге Чаллыдагы эшемне ташлап, туган ягым Арчага кайттым. Яшьләр бит… ниләр генә майтармадык. Арчада театр юк, була да алмый, дип сөйләделәр. Район газетасында бергә эшләгән Гөлсинә исемле бик чая кыз белән театр оештырырга булдык. Тырыша торгач 30лап кеше – энтузиастлар тупланды. Яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәгеләр дә район мәдәният йортындагы безнең әзерлек эшләрендә катнаша башлады. Танылган драматург, минем иң яратып укый торган авторларымның берсе Әнгам Атнабаевның «Балакайларым» пьесасын сайладык һәм эшкә керештек. Үзешчәннәр шул кадәр күп, миңа режиссер буларак бер рольгә икешәр кеше билгеләргә, профессиональ театрлардагыча дублерлар – 2 состав белән уйнарга туры килде.
Беренче спектаклен 1986нчы ел язында сәхнәгә чыгарган менә шушы «Җидегән чишмә» театры бүген Халык исемен йөртә. Беренче спектаклебез районыбыз мәдәният йортларында 30лап тапкыр уйналды. Арчаның үзендә генә дә 7 тапкыр куелды, билетлар һәрчак җитми кала иде, Татарстан телевидениесе язып алып, республика тамашачыларына да тәкъдим итте аны. Аннан мин Казанга күчтем, ә театр Гөлсинә, Харис кебек энтузиастлар кулында калды. Менә шушы театрның алыштыргысыз актрисасы, аңа нигез салучыларның берсе – Гөлсинә Зәкиева, инде чын драматург, язучы, шагыйрә булып та җитешкән икән. Әле узган ел гына аның беренче әсәре – «Елый икән, елый ирләр дә» драмасын сәхнәләштергәннәрен ишетеп бер куансам, инде менә тәүге китабы да чыккан икән. Сүз уңаенда: бу спектакль Арча шәһәрендә генә дә тулы аншлаг белән 14 тапкыр күрсәтелгән. Олуг драматурглар арасында да мондый уңыш белән мактана алучылар күп түгел. Арча театры бу әсәргә нигезләнеп кинофильм да төшергән.
Һәм менә беренче китап… Арча шәһәрендәге «Казан арты» тарих-этнография музеенда Гөлсинә Зәкиеваның «Ташлап китмә…» дип исемләнгән әлеге китабын тәкъдим итү кичәсе. Зал халык белән шыгрым тулы. Сәхнәдә Халык театры артистлары Гөлсинә пьесаларыннан өзекләр уйнап, күңелләрне айкый. Гөлсинәнең әсәрләрен тиз генә укып, күреп узып китеп булмый шул. Туктап, уйланасың, гыйбрәт аласың.
Район хакимияте вәкилләре, әдәбият сөючеләр, Гөлсинәнең иҗатын яратучылар, кичәгә махсус кайткан кунаклар берәм-берәм сүз ала. Автор адресына нинди генә җылы сүзләр җиткерелмәде бүген. Аерым-аерым тукталып тормыйм. Кичә ахырына якынлашканда сүз алган ветеран-укытучы әйткән сүзләрне әйтү дә җитә торгандыр. Гөлсинәнең яраткан укытучысы – Сәрия апа Абдуллина икән ул.
– Әле чыгыш ясаучыларны тыңлап утырдым да, сөйләгән саен башым югарырак үрләде. Инде үсеп беттем, – дип башлады ул сүзен. Мәктәптә дә актив, һәр эшне башлап йөрүче, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучы булганлыгын горурланып сөйләде Гөлсинәнең сыйныф җитәкчесе – ветеран укытучы.
Гөлсинә хәзер дә тынгысыз җанлы кеше ул. Бар дөньясын онытып ярдәмгә ташланучы шәхес буларак та мәгълүм ул миңа. Ул үрнәк әни, гаилә тоткасы – хатын да. Һәм тагын хәтерем альбомында 1986нчы елларны барлыйм. Гөлсинәнең өлкән яшьтәге әнисе белән сәхнәдә партнерлар булдык. «Балакайларым» спектаклендә мин 70–80 яшьлек бабай, ә Нәсимә апа балаларына артык кашыкка әйләнгән күрше карчыгы. Бабайның балаларын сугыш йоткан, ә әбинекен замана чире – комсызлык. Мин 25 яшьлек егет-бабай, ә Нәсимә апа сәхнәдә үз яшендә, аңа гримланасы да юк иде. Шул кадәр игелекле, булдыклы, кече күңелле әби булып кереп калган ул минем күңелемә. Гөлсинә турында сөйләүчеләрне тыңлаганда, Нәсимә апаның кызы башкача була да алмый торгандыр, дип уйлап куйдым.
Гөлсинә «Арча хәбәрләре» газетасының алыштыргысыз журналисты, «Җидегән чишмә» Арча халык театрының кабатланмас актрисасы, инде менә драматург, язучы һәм шагыйрә дә булып танылды. Кичәдә аның шигырьләренә язылган җырларны да ишеткәч, чын-чынлап хозурланып, сокланып утырдым. Илгиз Баязитов, Нәзир Фәхретдинов Гөлсинә язган шигырьләрне көйгә салган. Бу җырларның да популяр булып китү ихтималы зур: мәгънәле сүзләр, матур көй.
– Иҗатыңны күрүләре, хөрмәтләүләре, бик зур бәхет ул. Театрыбыз өчен пьеса таба алмаудан гына язарга тырышып каравым инде менә китапка барып җитте, дип башлады сүзен әлеге китапка кергән 7 пьеса, 11 хикәя, күп кенә шигырьләр авторы Гөлсинә Зәкиева. – «Елый икән, елый ирләр дә…» спектакле тәмамлангач, миңа зал тынып калган кебек булды. Халык кул чапмый дип котым чыгып басып торам. Бу бер мизгел генә булган икән, ләкин ул минем өчен бик озын булып тоелды. Аннан мине күтәреп алдылар. Ирексездән елап җибәрдем… – дип елмая бүген автор.
Афәрин, Гөлсинә! Әле син хикәяләрең, пьесаларың, җырларың белән танылачаксың. Ә инде Арчадагыларга үз талантларын барлап, аларга мәйданга чыгарга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт һәм соклану гына белдерәсе. Гөлсинәнең китабын да район хакимияте үз хисабына нәшер иткән. Болай дәвам итсә, Арча элеккечә әдәбият-сәнгать үзәге булудан туктамаячак.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,
Казан – Арча – Казан

Комментарии