- 05.03.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №9 (4 март)
- Рубрика: Аулак өй
Алабуга шәһәренең 2нче гимназиясендә 9нчы сыйныфта укып йөрүче Эльвина Яхинаның «Кыш чәчәге» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы кулыма килеп керде. 44 шигъри тәлгәштән торган әлеге китапны бер утыруда укып чыктым. Авторның бу фани дөньяны өлкәннәрчә аңлавы, үзенчәлекле шигъри тезмәләргә сала алуы бик кызыклы иде.
Эльвина Фирданил кызының беренче шигъри «чәчкәләре» 6нчы сыйныфта укып йөргәндә үк бөреләнә башлый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Сәлихова өйдә иҗади эшләп килергә кушкач, ике көннән дүрт-биш шигырен укып җибәрә.
Күрү сәләтеннән мәхрүм булган әтисе белән әнисе Алабуганың сукырлар җәмгыятендә эшләгәнлектән, эш планын тутыру өчен, кер кыстыргычына пружина кую, таракларга тимер чыбык-шырпычыклар тезү кебек эшләрне өйләренә дә алып кайткалыйлар. Ә ике-өч яшьлек нәни Эльвина, борын астында үзенчә сөйләнеп, җиң сызганып булышырга, күп белергә, социаль яктан тигез булмаган бу фани дөньясын тигезләргә – камиллеккә омтыла. Тора-бара нәни йөрәге эчендә туган уйланулары каләм алырга өнди.
Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңае белән үткәрелгән «Иң яшь сүз остасы» бәйгесенең абсолют җиңүчесе, Клара Булатова исемендәге премиянең өченче дәрәҗә лауреатына киләчәктә дә иҗат уңышлары юлдаш булсын, каләмең арымасын!
Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,
«Яшь журналистлар» берләшмәсе җитәкчесе.
Алабуга каласы.

Комментарии