Ярамирга шатланмыйча ярамый

Ярамирга шатланмыйча ярамый

Күптән түгел Ирек мәйданындагы Салих Сәйдашев исемендәге дәүләт Зур концертлар залында үтә дә хәтергә уелган концерт-тамаша булды. Тамашаның төп сәбәпчесе – Санкт-Петербургтан иҗатының барлык җәүһәрләре белән уртаклашырга омтылган милләттәшебез Ярамир Низаметдинов иде. Әлеге тамаша кечерәк кенә юбилейга корылган: Ярамирга бары 30 яшь кенә булса да, классик югарылыктагы башкару уңышларына инде 10 ел булуы ачыкланды.

Моннан берничә ел элек беренче Президентыбызга, казах күгендә генә түгел, бөтендөнья тавыш сәнгатенә гашыйкларны тетрәндергән Димаш Ходайбергенов концертын Казанда оештыру чарасын күрүен сорап, хат юллаган идем. Хат аның үзенә эләккәнме, билгесез, әмма бервакыт Димаш Казанга килеп чыгыш ясады. Тик соңыннан экс-президент исеменә хат юллавым өчен үкенеп бетә алмадым. Бердән, Димаш бер-ике татар җырын башкарсын иде, дип язсам да, өмет акланмады. Икенчедән, ул безнең аңлавыбызча җыр башкармады, ә тавыш ярыларын көчләүгә (урысчалап әйтсәк звукоизвлечение) корылган авазлар гына яңгыратты. Чыннан да аның тавыш ярылары тиңсез мөмкинлекләргә ия булып чыкты. Нәрсә ул алты октавага ия тавыш яңгырашы, интернетта әле һаман да төрле кыйтга сәхнәләреннән аның авазлары яңгырый.

Сүзем Ярамир турында ләбаса. Ярамир Казанга опера сәнгате, шулай ук татарның җанын тетрәткән «Сандугач», шулай ук авыл көйләрен дә башкарып, бу чыгышында тамашачының ихлас алкышын, чәчәкләрен яулады. Татар операларыннан арияләр, дөнья опералары репертуарларыннан өзекләр аның башкаруында илаһи бер яңгыраш алдылар кебек. Ул барысын үзенчә башкаруы белән безнең арияләр тыңлауга бик үк мөкиббән булмаган тамашачыларыбызны да әлеге төр сәнгатькә якынайтты, хәтта сихерләде кебек. Һәрхәлдә, мин үзем шул тойгылар эчендә булдым.

Ярамирны беренче мәртәбә филармония сәхнәсендә – Фердинат Сәлахов белән бергә дуэт башкаруында күреп калган идем. Җырлап та күрсәткән иде алар. Яшь, чибәр, аһәңле тавыш иясе Ярамир артист буларак та хәтер түрендә нурдай балкып калган иде. Аннан соң махсус чыгышларына тап булмадым. Ә менә соңгы чыгышларын тыңлагач, үзебезнең Димашыбыз бар икән, кирәк булса, аңардан да ким булмаган тавыш көченә, яңгырашына ия икән дип сөендем. Фердинат Сәлахов белән алар икесе әлеге тамашада янә дә егетләрчә балкып алдылар, әле җыр егәрлеге дә, артистлык куәсе дә ташып торуын расладылар.

Тамашачыда һәрвакыт нинди дә булса юшкын да кала. Бу юлы да миндә төер калды. Юк, Ярамирга карата түгел, рәсмирәк төс алган репертуарына да түгел. Әйткәнемчә, аның башкаруындагы арияләрне башка дөньякүләм артистларныкы белән чагыштырып, ихлас сөенеп утырдым. Менә ул безнең уллар, янәсе, сезне дә төчкертер дәрәҗәдә, хәтта кешелеклелек ягыннан бермә-бер өстенрәк тә.

Менә шушы талант иясе, әле яшь, чиктән тыш зур өметләр белән Казанына кайткан башкаручыга карата тиешле югарылыкта оештыру эшләре булганмы дисәк, җавап киресенчә булыр. Шәхсән үзем аның концерт афишасын бер кафеда гына һәм инде, билетка баргач, кассада гына күрдем. Ник бер телевизор тапшыруында чагылып китсен. Ә Ярамир Европа, Азия кебек дөнья сәхнәләрендә татар рухын саклап, үзенең башкару осталыгын күрсәткән зат икән. Кыскасы, Салих Сәйдашев исемендәге дәүләт Зур концертлар залының балконы, кунаклар фойелары буш булу – күңелне рәнҗеткән хис булды. Рәсми оешмалар махсус күз йомганга охшап калды.

Бер сәбәп булгач, башка шуңа охшаш мизгелләр искә төшеп, җанны өшетә. Әйтик, мөселман кинофестивален уздыру кебек дөньякүләм чара. Беренче мәртәбәсендә булса кирәк, «Родина» кинотеатры бинасына халык шулкадәр җыелган ки, залга узу мәхшәрен күргәч, тизрәк бу тирәдән ычкыну ягын карадым. Кайсыдыр бер елны «Мир» кинотеатрында шул хәл булды (әле вакытында зал ишекләрен дә ачмыйча, халыкны тәмам ярсытып бетергән иделәр), шуннан бирле бу төр фестивальләргә аяк та баскан юк. Ә кызганыч.

Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, кебек нәтиҗә ясарга кирәктер. Ярамирның үз чыгышларын грандиоз рәвештә оештырыр өчен финанс хәле дә, теләге дә булмагандыр. Аны махсус белгечләр бәяләп чаң сугарга, рекламаны тиешле дәрәҗәдә урнаштырып йә яңгыратып, яшь талантка республикакүләм игътибар күрсәтү артык булмас иде. Хәер, алдагы кайтуында бу тамашалар кабатланмастыр дип ышанам.

Нарим ИХСАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии