«Яңа тормышка аяк басты гына әле ул...»

«Яңа тормышка аяк басты гына әле ул...»

«Безнең гәҗит» быел 20 яшен каршы ала. Шул 20 ел эчендә күп кенә укучыларына ярдәм кулы сузып, җылы сүзе белән юатып, тиешлеләрен «чеметеп» алырга да өлгергән ул. Даими укучы һәм язучыларыбыз шулай дип сөйли.

ИҢ ШӘП БҮЛӘК

Алабугада яшәүче Зөлфирә Гайнатуллина – «Безнең гәҗит»нең тугры дусты. Кайгыда да, шатлыкта да аерылмый ул аннан. «Кайгы килсә – укып юанам, шатлык килсә – укып куанам», – ди укучыбыз.

– «Безнең гәҗит» белән 2003нче елның октябрь аенда таныштым. Күрше хатыны менә бу газетаны укып кара әле, бик әйбәт ул, дип киңәш итте. Укыдым да, языла да башладым. Кыскартылуга эләгеп, эштән киттем. Шунда ук газетага хат белән бер язма әзерләп җибәрдем. Безнең Алабугада эшсезләр арта, дип яздым. Ул тиз арада басылып та чыкты. Ирем ул чакта: «Язма, Алабугадан куып чыгаралар бит үзеңне!» – дигән иде. Кумадылар. Аллаһка шөкер, әле һаман шушында яшим. Илфат абыйны телевизор экраннарыннан «Әйбәт гайбәт» тапшыруы аша күреп белә идем. Ул чакта ук үзенең тамашачысына якын иде ул, шулай булып калды да. Гомумән, газетага язган һәркемне туганым кебек якын итеп күрәм. Нинди генә сораулар бирсәм дә, берсе дә җавапсыз калмый. Нинди генә проблема тумасын, һәрберсен сезнең белән чишеп барам. Туйдырып та бетерә торганмындыр, дип уйлап куям, әмма сездән башка булмый шул. Әле менә узган атнада газетаның ике санын бергә алган идек. Аш-су бүлмәсендә ашарга әзерләгән арада, нәнием икесен дә алган, һәр битен берәмтекләп идәнгә җәйгән дә: «Укы, дәү әнием. Менә – «Безнең гәҗит». Аның битләре дә аерым икән бит», – ди. Газеталар арасыннан нәкъ менә «Безнең гәҗит»не сайлап алган бит ул. Ул да «Безнең гәҗит» белән бергә үсә. Газета уку, аларга язылу – әтидән калган гадәт. Элек әтием күп газеталар алдыра иде. Мин «Татарстан яшьләре»н укып үстем.

Бер тапкыр «Безнең гәҗит»не кызым Әниләр көненә бүләк итеп яздырган иде. Менә иң зур бүләк – гәҗит икән. Бик шатланган идем! Кайбер кеше: «Нәрсә бүләк итим?» – дип аптырый, кадерле кешегез өчен газетага язылыгыз – шуннан да шәбе юк. Дөрес, почта хезмәткәрләренең эшләмәве генә газетага карашны үзгәртә. Мин үзем таптырам, үзем барып алам. Вакытында китермәгәч, танышларым арасында язылырга куркып йөрүчеләр бар. «Почта якында бит, керәсең дә – аласың», – дим. «Ераграк шул миңа», – диләр. Ә мин нәрсә булса да яздырам. Икмәк кебек бит ул: көн дә кирәк. Укыган саен укыйсы килә. Ирем вафатыннан соң, берәр ел укымадым, әмма барыбер яздырдым. Телефон, гәҗитләрне ташлап, үз эчемә ябылган идем. Әмма соңыннан аңладым: газетага бер кереп китсәң, онытылып торасың.

«Безнең гәҗит» әле яшьлекнең бик матур мизгеленә генә аяк баса. Яшь булса да, аягында нык тора. Мин 20 яшемдә кияүгә чыктым. Үзем белән чагыштырсам, «Безнең гәҗит» әле яңа тормышка аяк басып килә генә. Дөньяларыбыз тыныч, күгебез аяз булсын. Сау-сәламәт килеш бергә аралашып яшәргә насыйп булсын!

«ЧЫННАН ДА БЕЗНЕҢ ГАЗЕТА!»

Күргән-ишеткән гыйбрәтле хәлләр кулына каләм алырга мәҗбүр итә аны. Кукмара районының матур табигате дә хикәя язарга этәрә. Рафилә апа Фәттахова турында сүзем. «Язмаларымны яратып укыйлар, мин шуңа бик шат», – дип көлә ул.

– Моннан ун ел элек берәү белән сөйләшәбез. «Сез нинди газеталар алдырасыз?» – дим. «Безнең гәҗит»не», – ди. «Алайса «Хезмәт даны»дыр инде ул», – дим. Кукмараның район газетасы шул бит. «Юк, журналист Илфат Фәйзрахмановның газетасы», – ди. Менә сез дә язылып карагыз әле, дип киңәш бирде ул миңа. Шулай язылдым. Укыдым, ошаттым, яраттым. Ул чыннан да «безнеке» икән! Халыкчан газета, сарылык юк, саллы материаллар басыла. Шуңа күрә бүген дә аннан аерылганым юк. Хәер, үзем дә даими авторлар рәтендә. Илһамны эшкә җигәм дә, язарга утырам.

Газетаны яратып укыйбыз. Укыйсы һәм языласы кеше бернинди кызыксындырусыз, бүләкләрсез дә языла, миңа калса. Кайбер газеталар «Безгә языл да – бүләк от» дигән акцияләр үткәрә. Минемчә, чын халык газетасы рекламага мохтаҗ түгел. Дөрес, бүген күпләрдән: «Газета вакытында килмәде, шуңа язылмыйм әле», – дигән сүзләр ишетергә туры килгәли. Әмма Кукмарада почта яхшы эшли. Форсаттан файдаланып, почта хезмәткәрләренә рәхмәтләремне дә җиткерим. Көнендә үк китереп бирәләр. Менә шундый үз эшләрен чын күңелдән ярата торган хезмәткәрләр: журналистлар, почтада эшләүчеләр булганда газетаның тиражы һичшиксез артачак. Елларыбыз тыныч, үзебез сау-сәламәт булыйк! Газетаның гомере озын, үтәр юлы сикәлтәсез булсын!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии