Әлфия Авзалова һәм «Казан утлары» кайтты

Әлфия Авзалова һәм «Казан утлары» кайтты

«Мелодия» фирмасы Әлфия Авзалова һәм «Казан утлары» ансамбленең 1973нче елда яздырылган җырларын музыкаль мәйданчыкларга чыгарды. Ул алты җырдан тора: «Яшь гомер», «Әниемә», «Сагыну», «Идел буе каеннары», «Иркәм» һәм «Ник соңладың».

«Казан утлары» 1960нчы еллар башында беренчеләрдән булып татар музыкасын яңа яңгырашта башкара: монда гитара да, барабаннар да катнаша… Моңа кадәр тамашачылар татар җырларын бары тик баян яки оркестр белән генә тыңлый алган.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк, «Мелодия» архивларында җырчының тагын берничә җыентыгы бар. Әлфия Авзалова фонды бүгенге көндә шушы мирасларны интернет киңлекләренә чыгару белән шөгыльләнә. Әлегә «Мелодия» 1950-1980нче елларда СССРның рекорд-монополист студиясендә яздырылган 500гә якын татар җырларыннан торган исемлек бирде, дип аңлатма бирә Yummy Music лейблының креатив директоры Рәдиф Кашапов. Әлеге альбомга сылтама https://music.yandex.ru/album/24687598.

Комментарии