Өзелмәсен кайтыр юлыгыз!

Өзелмәсен кайтыр юлыгыз!

Һәр якның, һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга да үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләр яши. Алар мактанып йөрми, тыныч кына эшлиләр.

Андый кешеләр белән очрашу һәркемнең тормышында җуелмас якты эз калдыра, искә төшкән саен күңелгә җылылык бирә, кешеләргә булган ихтирамыңны арттыра, рухыңа көч, җаныңа дәрман бирә. Үткәннәр хакында сөйләшәсеңме, киләчәк турында хыялланасыңмы, ничектер баеп, ныгып каласың.

Шундыйларның берсе – тыныч кына иҗат итеп ятучы, сәнгать өлкәсендә кайнаучы якташыбыз, күпкырлы талант иясе Рәмзия Сабирҗан кызы Хөсәенова. Кукмара төбәгендә Рәмзия ханымны ишетеп-күреп белмәгән кеше бик сирәктер.

27нче гыйнвар көнне Кукмара үзәк китапханәсендә Рәмзия Хөсәенованың «Өзелмәсен кайтыр юлыгыз» дигән шигырьләр китабы басылып чыгу уңаеннан, шул китапны тәкъдим итү кичәсе булды.

«Өзелмәсен кайтыр юлыгыз» – авторның төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре тупланмасы. Рәмзия ханымның китабы үтелгән тормыш тәҗрибәсен үзләрендә чагылдыручы, халык тарафыннан яратып кабул ителерлек шигырьләрдән тора. Алар укучыларны тормыш мәйданында ныклап көрәшергә чакыра, аңа яшәү дәрте биреп торалар. Әлеге китапта шагыйрәнең туган як, гаилә, тормыш турындагы уйлануларын чагылдырган шигырьләре, җырлары туплап бирелә.

Без аны Кукмара төбәгенең күренекле шәхесе, сүз остасы, шагыйрә, режиссер, бөтен гомерен районыбыз мәдәниятен үстерүгә багышлаган талант иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гомумән искиткеч булдыклы кеше буларак белә идек инде. Бирсә дә бирер икән Хак Тәгалә бер кешегә шуның кадәр сәләтне, тырышлыкны. Рәмзия апа кече күңелле, олы йөрәкле, сабыр, игелекле, мәрхәмәтле кеше буларак та тирән ихтирамга лаек.

Рәмзия апа якты кояш төсле – җылысы барысына да җитә. Әйе, гомер буе бөтен якыннарын үзе янына җыеп, җылытып торучы якты учак булып яши ул. Рәмзия ападагы күңел киңлеге... сокланырлык һәм үрнәк алырлык.

Очрашу барышында кунаклар тарафыннан укылган шигырьләр, язучының тормыш һәм иҗаты турындагы презентация катнашучыларда яхшы тәэсирләр калдырды. Килгән кунаклар, Рәмзия апа үзе һәм хезмәттәшләре башкаруында яңгыраган җырлар кичәгә ямь өстәде. Кичәгә килгән һәркем Рәмзия апа, аның иҗатына карата үз фикерен, җылы сүзләрен җиткерде ул көнне.

Зал тутырып килгән кунаклар, кичәдә яңгыраган матур, изге теләкләр барысы да Рәмзия ханымның нинди хөрмәткә лаеклы, олы шәхес булуын күрсәтә.

Очрашу чынлап та истә калырлык булды. Шушындый матур, эчтәлекле, китап укырга яратучылар өчен файдалы булган әдәби очрашулар әле соңгысы булмасын иде дип телибез.

Әлеге кичә бик җылы мохиттә үтте, һәркем үзенә рухи азык алып, Рәмзия ханымның күпкырлы талантына сокланып таралышты. Мондый очрашулар һәркемне уйланырга, тормыш кадерен белергә, сынауларны лаеклы үтәргә өнди.

Китапханәче Лилия САТТАРОВА,

Кукмара районы

Комментарии