- 05.02.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №04 (2 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Элек авылда каз асрамаган кеше сирәк була иде. Без дә шактый еллар каз асрадык. Каз асраганда төрле мәзәк хәлләр дә булды.
Башка чыгып тора башлагач, тыныч урын дип, казны зал түрендәге өстәл астына утырттык. Көндез балалар бакчада, без эштә. Каз көне буе ялгыз. Берсендә кайтып керсәм, казның «тәмле исләре» верандага ук чыккан, ишек төбеннән түргәчә «яшел күчтәнәчләр». Каз зур көзге алдына менеп баскан да үз чагылышы белән «ка-ка-ка» дип, рәхәтләнеп «серләшә». Кайчакта иртәнге өчтә-дүрттә тышка чыгарырга куша. Тәмле йокыңнан уянмасаң бөтен гаиләне аякка бастыра.
Мәшәкате күп булса да татарлар каз асраган. Килен килгән елны бәбкәләр күп чыкса, яшь гаиләгә муллык юраганнар, бөтенләй бәбкә чыгармаса ярлылыкка, дигәннәр.
Җиргә шыгырдавык кар ятып, чын салкыннар килгәч, авылда каз өмәләре башлана. Хуҗалар оста куллы, чиста-пөхтә, җитез авылдашларын, көнен әйтеп, өмәгә чакыра. Чөнки бу чорда каз йолкучыларның «дәрәҗәсе күтәрелә». Һәркемнең олы сугымга кадәр казларын суеп урнаштырасы килә. Казны чын салкыннар башлангач суюның хикмәте бар. Салкында казның мамык-йоннары, мае калыная, ите ныгып, чын-чынлап тәм керә, каз кышка әзерләнә. Аннан казның мамык-йоннарын йолкыгач, май аласы урынын кисеп, кар тутыралар, казларны карлы ләгәндә суыталар. Ул заманда аларны бозмыйча саклыйсы да бар бит әле!
Бу затлы кошларны иң күбе татарлар асраган. Халыкта: «10 каз бер атка тора» дигән гыйбарә булган. Ите тансык ризык – деликатес саналган. Хәрам йоныннан кала (култык астындагы берничә каурый) аның бер әгъзасы да ташланмаган.
Каз суюга кичтән үк әзерлек башлана. Хатын-кыз өмәчеләрне сыйларга аш-су, каз дирбияләрен салырга савыт-саба әзерли, ир-ат пычакларны кайрый, аягын, аннан муенын бәйләү өчен бөтерелгән бау-тияк әзерли.
Чистарту эшләрен мунчасы булганнар – мунчада, булмаса өйдә башкара. Идәннәр чиста итеп юыла, йон-мамык төшерергә зур савытлар куела. Кошларны кичтән коендырып, күп итеп салам түшәлгән лапаска ябалар. Ул кичтә йорттагы хатын-кыз йокламый. Пешеренә, кирәк-яракны әзерли.
Кояш чыгар-чыкмаста өмәчеләр җыела башлый. Сую өчен «җиңел куллы» ир-ат чакыралар. Менә казларны бер-бер артлы ак карга алып чыгалар, суйганда каны еракка сиптерсә, киләсе елга бәбкәләр күп булуга юрыйлар. Озаклап тондыргач, хәрам йонын йолкып, йортка (мунчага) кертәләр.
Шау-гөр килеп, уен-көлке сөйләшеп казларны йолкый башлыйлар. (Без яшь чакта йон аерым, мамык аерым төшерелә иде. Йоны түшәк-ястыкка, мамыгы мендәргә).
Йон-мамык төшерелгәч, кошлар карлы ләгәндә суытыла, йон-мамык махсус сүрүләргә тутырыла. (Бу эшне ирле хатын-кызлар башкара) яшь кызларны тышка кагынырга чыгаралар. Нинди ир-ат очрый (карт, яшь, ипле, дуамал) – шундый кешегә кияүгә чыгасың, имеш.
Аннан кайнарлау, чистарту, һәр әгъзаларын аерым-аерым эшкәртү. Эчәкләрен орчык белән әйләндереп кат-кат юалар. Ул ап-ак була. Эшкәртеп бетергәч, көянтә башына икешәр каз элеп җырлый-җырлый чишмәгә чайкарга төшәләр. Кызлар янына егетләр килә. Чишмә буе элек-электән гашыйкларның очрашу-серләшү урыны булган. Каз чайкаганда бервакыт кыз белән егетнең итекләре бозга ябышып калган иде. Мәрьям тәтәләрдән тиз генә комган белән җылы су алып төшеп, куптарып алдык.
Табансыз итек белән кайтып китүчеләр, кисәк атлап егылучылар да булгалады. Кызык итеп сөйләргә бер вакыйга була иде андый хәлләр. Менә тезелешеп су буеннан кайталар. Гаҗәп күренеш. Хуҗалар аларны мул табын янына чакыра.
Каз ашы икенче көнне йә шул көнне кич уза. Безнең Түнтәрдә бәбкәләр бала-чага күк ишле булсын дип, балалар ашы үткәрү гадәте бар иде. Онытылмаслык хатирәләр!
Искиткеч күңелле вакыйга була иде ул. Эскәмия җәймәсе астына киптереп кабартылган бүксә куела. Абайламыйча утыруың була, ул шартлый, и көлешә бала-чага, хуҗаларга да күңелле була. Сабакташым Тәскирәләрдә каз мае салып пешергән кабаклы борай бәлеше белән сыйлаганнары хәтердә. Андый тәмле бәлешне башка бер җирдә ашарга туры килмәде!
Иң элек казларны читтә яшәүче туганнарына посылка итеп салалар. Калганын ике тәпиләреннән бау белән бәйләп мәче-күсе тимәстәй җиргә асалар. Берничәсен каклыйлар. Ул озак һәм мәшәкатьле хезмәт. Эч-тышына мул итеп тоз ышкып чүпрәк йә пергамент кәгазьгә төреп чоланга эләсең. Язгы кояш кыздыра башлагач, ышык урында киптереп, майлары эреп акканчы тотасың. Сабан туена телеңне йотарлык затлы ризык өлгерә.
Берничә казны тозлап, ваклап банкаларга тутыралар. Суеп, суынгач та тутырсаң, ул бар тәмен саклап, җәйгә тансык ризык була. Банка төбенә берничә тырнак сарымсак та салсаң, хуш исләр килеп тора.
Бәйрәмнәрдә баш-аяк бәлеше пешерелә, аны пешерүдә һәр хуҗабикәнең үз тәҗрибәсе. Кемдер бәрәңге белән, кемдер ярма белән пешерә. Дөгенең тансык чаклары, кем бодай, кем борай ярмасы куллана. Каз итен вак-вак итеп турап бәрәңге шулпасы, чумар ашы, өчпочмак, вак бәлеш һ.башка ризыклар әзерләнә.
Әйткәнемчә, казның бер генә әйберсе дә әрәм булмый. Элек каз каурыен каләм итеп тә кулланганнар. Канаты умартачылар, уңган хуҗабикәләр, машина хуҗалары өчен йомшак чистарткыч. Каз каурыен сыдырып мендәргә салганнар, сыдырылмый калган очыннан май канаты үргәннәр.
Каз мае шифасы турында киңрәк язасым килә. Анда холестерин юк дәрәҗәдә. Майны ваклап турап, янында торып кына эретәсең, чеметеп кенә тоз саласың, үтә күренмәле сары төскә кергәч сөзәсең. Аның сызыгы да бик тәмле! Сызык туң майныкы төсле катмый. Хәзер төрле химикатлар ашап, балаларның кечкенәдән сәламәтлеге какшый. Сызыкны бәрәңге, токмач, боткаларга салырга мөмкин, ипи белән үзен генә дә ашап була.
Элек хатын-кыз коры тиреле биткә каз мае сөрткән (тире җыерчыкланмый), чәчне кавыктан коткарган. Өшегән урыннарга да шул май сөртелгән. Камырга салсаң камыр йомшак була.
Татарлар аның дәвалау үзлекләрен яхшы белгән, йөткереп интеккән баланың арка-күкрәген каз мае белән уганнар. Үпкә ялкынсынганда эчергәннәр дә.
Көчле йөткереп, үпкә ялкынсынуы белән егылгач, үпкәнең үлгән күзәнәкләрен яңарту өчен үзем кулланган дәваны тәкъдим итәм.
1 стакан вакланган алоэ гөле, 1 стакан бал, 1 стакан эретелгән каз мае, гөнаһыннан курыкмасагыз 1 стакан спирт (анысын төшереп калдырсаң да ярый). Шуларны балчык чүлмәккә салып, өстен әче камыр белән яхшылап сылап (күтәрелеп һава керерлек булмасын) сүрән генә янган духовкага сәгать ярым, ике сәгатькә куясың һәм ач карынга көнгә 3 тапкыр десерт кашыгы белән эчәсең. Әбиләр аны ипи камырын алып калып, ипине пешергәннән соң мичкә куеп ясаганнар, чүлмәк авызын ипи камыры белән сылаганнар. Короновирустан зарарланган үпкәләргә менә дигән дәва.
Хәзер халык күпләп дәүләт казы үстерә, вак шакмаклы, йомры йорт казлары бетте. Дәүләт казының билгеле бер җитлегү чоры бар. Өмәләр онытылып бара. Авылларда каз өмәләрен кайтарасы, бу күркәм бәйрәмне балаларга, оныкларга мирас итеп калдырасы иде. Мәдәният хезмәткәрләре сценарий төзеп, бөтен авылга бәйрәм оештыра алырлар иде. Бу телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга бер ярдәм булыр, башка милләтләрдә дә гореф-гадәтләребезгә ихтирам уятыр иде.
Каз өмәләрен үткәрүне традициягә кертеп, онытылган йоланы торгызырга кирәк. Чөнки ул халкыбызның уңган-булганлыгын дәлилләүче хезмәт бәйрәме.
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Балтач районы Шубан җирле
үзидарәсенең «Ак калфак» һәм
ветераннар советы рәисе
Комментарии