«Язмышыма шулай язылгандыр…»

«Язмышыма шулай язылгандыр…»

Үзе китте, йөрәкләргә үтеп керә торган моңы, телдән төшми торган җырлары калды… Ул сәхнәгә алып чыккан «Туган як»ны татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә белә, татар эстрадасы диюгә, шуны көйли башлыйлар, халыкара мәҗлесләрдә бертавыштан шуны җырлыйлар. «Әйтелмәгән мәхәббәт»ен дә кемнәр генә башкармады инде! «Ялгыз миләш», «Кыз бала», «Әтием», «Ач әле миңа йөрәгеңне», «Бәхетебез бикле ятмасын» кебек уңышлы җырлары белән тамашачы мәхәббәтен яулады ул. Ни кызганыч, Вәсилә үзе генә җырлары кебек озын гомерле булмады…

Вәсилә Фәттахованың гомере өзелгән – 26нчы гыйнвар көнне Башкортстаннан әнә шундый кайгылы хәбәр килеп иреште. Әле декабрьдә генә җырчыга «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелүен ишетеп, сөенгән идек. Декабрь ахырында кыз бала табуын белгәч, биш яшьлек улы Кәримгә иптәш булган икән, Вәсиләнең ишле гаилә турындагы хыялы әкренләп тормышка аша, дип куандык. Ә бүген инде җырчы турында матур истәлекләрне хәтердә яңартырга, җырларын тыңлап моңланырга гына калды. Юклыгына һаман ышанасы килми әле. 36 яшендә генә иде бит, гомеренең – яшьнәп, иҗатының кайнап торган чагы иде…

Вәсилә соңгы әңгәмәсен октябрьдә Башкортстанның БСТ телеканалына биргән булган. «Осрашыу» тапшыруының 3нче октябрьдә күрсәтелгән чыгарылышын – алып баручы Янис Рамазановның җырчы белән әңгәмәсен, кыскартып, укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык.

«ҖЫРЛАРЫМ ЙӨРӘКТӘН ЧЫГА»

– Бүген Вәсилә Фәттахова – халыкның яраткан җырчысы. Аның өчен кемнең бәясе мөһимрәк: яраткан тамашачысыныкымы, таләпчән тәнкыйтьченекеме, әллә гаилә әгъзаларыныкымы?

– Сәер булып ишетелмәсен: тик беркемнең дә фикере, тәнкыйте минем йөрәгемнән чыккан хисләремне үзгәртмәячәк. Җыр бит ул йөрәктән чыга, кеше сүзеннән чыкмый. Йөрәктән чыкканда гына чын иҗат җимеше була ул.

– Уйлап карасаң, 15 ел элек булган Вәсилә Фәттахова белән бүгенгесе арасында аерма бармы?

– Әлбәттә, бар. Барыбыз да үсәбез, үзгәрәбез бит. Тәҗрибә дә үз өлешен кертә. Җырларым да, әлбәттә, үзгәрде. Элек халык җырлары йөрәгемдә генә яши иде, сәхнәдә заманча җырлар башкарырга, тыңлаучыга ярарга тырыштым. Ә хәзер менә халык җырларына, моңлы җырларга өстенлек бирә башладым. Әллә яшь тә бара инде (көлеп куя)?! Элек тә мин моңлы җырларны яратып башкара идем. Тик халык җырларын башкару өчен барыбер дә тәҗрибә кирәк икән.

– Тәүге альбомың «Туган як» дип атала һәм ул искиткеч зур популярлык яулады. Хәтта, белүемчә, шушы альбомны сатып алу өчен сиңа миллион сум тәкъдим иткәннәр икән. Бүген популяр җырчыга диск чыгару кирәкме, бу үзен аклыймы?

– Диск чыгарырга кирәктер, әлбәттә. Ә «Туган як» альбомына әйләнеп кайтсак, ул чыккан вакытта миллионнар юк иде һәм берәү дә аңа миллион тәкъдим итмәде. Шулай да без аны берничә мең сумга саттык, чыгымнарны капларлык булды кереме.

– «Туган як» җыры хитка әверелде, ул – халыкара җыр. Аны бүген кайда гына башкармыйлар! Хәтта популяр җырчылар да аны үзләренең репертуарына кертә: «На-на» төркеме, Рэдик Ефремов…

– Ул җырның популяр булып китүе – минем тормышымда зур бәхет. Мин аның кадерен дә, бәясен дә беләм.

«СӘХНӘДӘН КИТӘРГӘ КИРӘКТЕР, ДИП УЙЛАДЫМ…»

– Җиде былбыл баласының берсе генә сандугач була, диләр. Бу сүзләрне юкка гына әйтмәдем. Әле сәхнәгә аяк кына баскан чорларыңа әйләнеп кайтсак, Айдар Галимовның бер концертында син зур осталык белән, күңелгә үтеп керердәй итеп «Зөлхиҗҗә»не (башкорт халык җыры. – Ф.М.) башкарган идең. Кайдан килә бу моң?

– Нәселдән. Безнең гаиләдә барысы да шундый иҗади кешеләр.

– Музыка училищесына барырга кем тәкъдим итте? Һәм анда уку нәрсә бирде?

– Белорет музыка мәктәбенә зур рәхмәтемне әйтәсем килә, чөнки Учалы музыка училищесын миңа алар тәкъдим итте. Мәктәптә укыганда, ул училищедан укытучылар чакыртып, безне очраштырып, таныштырып, безгә юл күрсәттеләр. Ул училищеда бик яхшы белем бирделәр безгә, аның өчен укытучыларыма рәхмәтлемен.

– Вәсилә, мин тапшыруга әзерләнгән вакытта Мәскәүгә шалтыраттым һәм Рэдик Ефремовның (Мәскәүдә яшәп иҗат итүче башкорт җырчысы. – Ф.М.) синең турыда фикерен сораштым. Аның зур хыялы бар: Мәскәүдә «Космос» концертлар залында Вәсилә Фәттахова белән дуэт җырлыйсы килә икән. Ә синең үзеңнең кем белән дуэт җырларга теләгең бар?

– Рэдик Ефремов мине үзенең концертына чакырды. Анда «Әйтелмәгән мәхәббәт»не бергәләп җырладык, бик матур килеп чыкты, минемчә. Тагын берәр җыр булса, әлбәттә, бик теләп башкарырмын. Мин күп җырчылар белән дуэт җырлар идем. Әлегә хәтле, ничектер, минем репертуарымда дуэтлар булмады диярлек, ни сәбәпле икәнен үзем дә аңламыйм. Күп җырчы дуслар белән дуэт турында сөйләшүләр бара, әмма әлегә әзер җыр юк.

– Вәсилә, бүген син җырчы гына түгел, үз эшен булдырган эшкуар ханым да. Икътисад белемен алу нигә кирәк булды?

– Миңа югары белем кирәк иде. Төрле белгечлекләр арасында сайланып карадым. Барыбер киләчәктә кирәк булачак, дигән прагматик уй белән икътисад бүлегенә укырга кердем. Берзаман ниндидер мода киткән иде бит: бөтен кеше икътисадчы булырга укый башлады. Бәлки, миңа музыкадан китәргә кирәктер, үземне башка һөнәрдә сынап карыйм, дигән уй белән дә кердем мин укырга. Анда укып чыкканыма бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Белем алдым, шушы өлкәдә әзрәк эшләп тә карадым. Һәм бу эшнең минеке түгеллеген аңладым.

«ПАРИЖГА ДА БАРЫР ИДЕМ…»

– Бүген Вәсилә Фәттахованың шәхси тормышы пәрдәсенең бер читен дә ачарга мөмкиндер. Синең турында төрле сүзләр йөрде: аны урлаганнар, аңа атканнар, ул тоткынлыкта, дип тә сөйләделәр (Вәсилә көлә)… Гаиләңдә барысы да яхшымы?

– Барысы да яхшы. Кәрим исемле улыбыз үсеп килә. Шигырь сөйләүгә, музыкага сәләте бар. Әйтәм бит, ул сәләт безнең каннан киләдер инде. Шуңа күрә улыбызның сәләтләре ачыла башлагач, бер дә гаҗәпләнмәдем. Тик мин аңа беркайчан да, син артист булырсың, дип әйтмим. Әйтмәячәкмен дә, чөнки ир-ат өчен җитди һөнәр кирәк. Ул – гаилә башлыгы, аны алып баручы бит.

Ирем Илгизнең, Аллаһка шөкер, яхшы эше бар. Ул төзелеш тармагында эшли.

– Илгиз гастрольләргә, концерт турларына чыгарга рөхсәт итәме?

– Рөхсәт итә генә түгел, ул миңа күп вакытта сәхнәгә чыгарга этәргеч тә булып тора. Әйдә, монда катнаш, тегендә чыгыш яса, дип тәкъдим итә. Беркайчан да каршы чыкканы булмады.

– Популяр җырчы Лилия Букиеваның әйткән сүзләре искә төшә: «Вәсилә Фәттахова Парижны алырга тиеш, аны «Олимпия» (Париждагы концерт залы) көтә. Аның диапазоны – Лара Фабианныкы, ә җырларының моңы, аһәңе Мирей Матьеныкы». Шул ук Лилия Букиева әйтүенчә, Вәсилә Фәттахова – соңгы 20 елда Башкортстан сәхнәсендә бердәнбер йолдыз. Эстрадада җырчылар күп, ә тавыш тембры белән аерылып торганы берәү генә, дигән иде ул…

– Кызартасың инде (көлеп куя). Рәхмәт, рәхмәт! Лилия апаны мин бик хөрмәт итәм, шушындый җылы сүзләре өчен рәхмәт аңа. Әлбәттә, Парижга да, әллә кайларга да барыр идем… Шундый форсат чыкса, мин бик теләп андагы тамашачым белән очрашачакмын. Сәламәтлек кенә булсын.

– Син җырларны бик сирәк чыгарасың, ә клиплар бөтенләй хрестоматик күренешкә әйләнгән (Вәсилә көлә). Елына бер яисә биш елга бер тапкыр гына чыга. Ни өчен шулай?

– Әйе шул, клипларны сирәк төшерәм. Концертны да бик еш куймыйм. Кешеләрне сагындыргач кына җыярга тырышам. Минемчә, әз булсын, әмма сыйфатлы булсын.

– Синең репертуарыңда әти-әни турындагы җырлар өстенлек итә. Бу нәрсәгә бәйле?

– Үземнең язмышым шундый булганга гына җырламыйм мин андый җырларны (Вәсилә 9 яшендә – әтисен, 19 яшендә – әнисен югалта. – Ф.М.). Бу тема барыбызга да якын, кадерле бит. Шуның өчен бу мәңгелек темага җырладым, җырлыйм һәм җырлаячакмын, Аллаһ кушса.

– Вәсилә, синең тормышыңда бик кискен борылышлар, упкыннар караңгылыгы, биеклекләр яктылыгы да булды. Һәм син беркайчан да бирешмәдең…

(Алып баручыны бүлдереп) Каян беләсең? Бәлки, бирештемдер. Аны беркем дә белми. Белсә дә, үзе кичергән кеше генә аңлый ала. Кайгы синдә генә түгел, кайгы кеше саен ул, дигән халык җыры бар бит. Әлбәттә, кыен вакытлар да булды. Әмма бу – язмыш, ул шулай булырга тиеш булгандыр. Син аны берничек тә үзгәртә алмыйсың бит. Бары сабырлык белән генә үткәреп җибәрергә тиешсең. Авыр вакыты булган һәр кешегә мин һәрвакыт шундый киңәш бирәм: сабыр булыгыз!

– Вәсилә Фәттахованың тормышында чын тугры дусларга урын бармы икән?

– Тугры кешеләр бар, әлбәттә, дусларым да бар. Дуслар булмаса, яраткан якын кешеләр булмаса, бу дөньяда яшәве бик авыр булыр иде. Уйлап кара: син бер үзең, беркемгә дә кирәкмисең… Минем өчен зур бер ачыш булды, ул – Аллаһы Тәгаләнең ярдәме. Бөтен серләремне мин иң беренче Аллаһы Тәгаләмә сөйлим. Бердәнбер ярдәмчем – Ул. Шуның өчен бернәрсәдән дә курыкмыйм, барысына да сабыр итәм, һәр көнемә шөкерана кылып яшим.

– Димәк, тормышыңда үпкәгә, кинаягә, ачуга урын юк һәм син кешеләрне гафу итә аласың?

– Гафу итәм генә түгел, мин бөтенләй үпкәләмим. Кешеләргә үпкәләргә мин кем соң шулхәтле?! Һәрбер кешенең үз фикеренә хакы бар. Шуңа күрә, берәүгә дә хәтерем дә калмый. Миңа да үпкәләмәсеннәр, мин дә үпкәләмим. Өч тиенлек дөньяда шатлык, өмет белән яшәргә кирәк.

P.S. «Гомер бит ул бик тә газиз, бик тә газиз, Бик кадерле генә кемгә дә», – дип җырлап китте Вәсилә. Җырчыны сәхнәгә алып чыккан Айдар Галимов әйткәнчә, Вәсиләнең тормышы – яшәү өчен мәңгелек көрәш иде. Әти-әнисен, бердәнбер сеңлесен югалткан Вәсилә тормышның тәмен һәм кадерен белеп яшәргә тырышкан.

Җырчының «ВКонтакте»дагы битенә әле һаман да көн саен дистәләгән хат килә. «Яратабыз, сагынабыз» кебек сүзләр язалар, аяусыз үлемгә һаман да ышанырга теләмиләр. Социаль челтәрдә җырчының ире Илгизнең дә сүзләре китерелгән. Кайгы уртаклашкан һәркемгә рәхмәтен җиткереп, болай дигән ул: «Сигез ел бергә яшәү дәверендә мин Вәсилә белән бик бәхетле булдым. Ул да бу дөньядан бәхетле һәм тормышны яратучы хатын булып китте. Тормыш хәзер балаларыбызда дәвам итә, иң мөһиме – аларны аякка бастыру».

«Безнең гәҗит» редакциясе коллективы да җырчының гаиләсенең, барлык якыннарының кайгысын уртаклаша. Бу язмабыз Вәсилә Фәттахованың рухына дога булып барып ирешсен иде!

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде.

Комментарии