- 05.02.2015
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2015, №5 (4 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
15нче февральдә Илһам Шакировка – 80 яшь тула
Хәзер көн дә бәйрәм, көн дә туй. Бөтенләй мәгънәсезләре дә бар. Шулай да халык хәтерендә уелып кала, кычкырып урам әйләнмәсәләр дә, бөтен милләт исендә тота һәм күңелдән генә тантана итә торган көннәребез дә җитәрлек. Шундый көннәрнең берсе – 15нче февраль. Бу көнне татар халкының мәшһүр улы, Татарстанның һәм Русиянең халык, РСФСРның атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Илһам ага Шакиров туган. Быел җырчыга 80 яшь тула.
Яшьләрнеке яшьләрчә. Илһам аганың гомер бәйрәмен дә вакытыннан алдарак билгеләп үттек. Хәер, Илһам аганың туган көн бәйрәме бер генә көнгә сыеп та бетми, аның шаукымы берничә көнгә сузыла. «Калеб» яңа буын җыены җырчы бөтен тормышын багышлаган Филармониядә җыйнак кына тантана оештырды.
Илһам ага ишектән «Өммегөлсем»не җырлап килеп керде. Тавышы көр, әллә каян йөрәк түреннән чыга да күңел кылларын тибрәтеп уза. Менә бу җырчы ичмасам! Гомеренең 60 елын милләтенә хезмәт итүгә багышлаган шәхес! Гомер бәйрәменә багышланган кичәдә ул башкаларны тыңлады. Филармония җырчылары аңа – җыр, шагыйрьләр шигырьләрен бүләк итте. Исеме җисеменә туры килә: Илһам ага күпләрнең илһамландыручысы да әле ул.
Илһам аганың бөтен барлыгыннан горурлык, халыкчанлык, зәвык бөркелеп тора. «Син, бәлки, безне белмисеңдер, ә без сине бик әйбәт беләбез», – дип эндәште аңа чараны оештырган Гүзәл Сәгыйтова. Бу – ул көнне залда утырган бөтен кеше исеменнән әйтелгән сүзләр иде. Юк, алай гына да түгел, бөтен милләт исеменнән әйтелгән фикер.
Кичә дәвамында Илһам Шакиров турында бик җылы фикерләр яңгырады. Шунысы кызык: Илһам ага беркайчан да уку йортларында белем бирмәгән. Шулай да күпләр аны остаз дип атый. Аның җырында үскәннәр, аңа карап җыр дөньясына кереп киткәннәр чөнки.
Илһам аганы биеттеләр дә, җырлаттылар да. Ялындырып тормады: үзен биюгә чакырган кызның биленнән йомшак кына тотып, фокстрот әйләнде, 35 ел бергә эшләгән тугры юлдашчысы Кирам Сатиев уйнавына кушылып, җырын да сузды, шаян сүзләрен кыстырып алырга да онытмады. Ә без, җыелган кунаклар, кич буе моң диңгезендә йөздек. Җылы, җырлы, чын мәгънәсендә илһамлы мәҗлес булды бу.
Илһам аганың гомер бәйрәме уңаеннан Казанда һәм Мәскәүдә концертлар оештырылачак. Ә без күренекле шәхесебезне иртәрәк котларга булдык. Бергә эшләгән сәхнәдәшләреннән, каләм әһелләреннән, тугры дус һәм юлдашларыннан Илһам ага Шакиров турында фикерләрен, аның белән булган истәлекләрен сораштык.
Разил ВӘЛИЕВ, Татарстанның халык шагыйре:
– Язмышыма Илһам аганың йогынтысы искиткеч зур булды. 1967нче елны Мәскәүнең Әдәбият институтына укырга кердем. 1968нче елның башы иде. Тулай торакта берүзем моңаеп утырам, беркемне белмим, Мәскәүдә үземне бердәнбер татар дип йөрим. Берзаманны ишек шакыдылар. Ачып җибәрсәм, ишек төбендә Илһам ага басып тора! Ул мине танымый, күргәне юк, мин аны таныйм. Шаккаттым, телсез калдым. «Син Вәлиевме?» – ди. Әйе, мин әйтәм. «Мин Мәскәүгә пластинка яздырырга килдем. Пластинкада 8 җыр булырга тиеш. 7сенең көе дә, сүзләре дә бар, 8нчесенең көе бар, сүзләр кирәк», – ди бу. «Илһам абый, миңа нинди йомыш соң?» – дим. «Казан утлары»нда шигырьләреңне укып чыктым, ошады, сиңа мөрәҗәгать итәргә булдым, шушы көйгә сүзләр язмассыңмы икән?» – ди. Көен шыңшып та күрсәтте. «Илһам абый, минем беркайчан да көйгә сүз язганым юк бит», – дим. «Язарсың, язарсың», – ди. Илһам Шакиров әйткәч язмый буламыни?! Күпме вакыт бирәсең соң, бер аймы, өч аймы, дим. «Нинди бер ай?! Мине аста такси көтеп тора, хәзер барып киләсе җирем бар, сәгать ярымнан әйләнеп киләм, шул вакытка әзер булсын. Шигыреңне машинкада бастырып, аска төшеп, мине көтеп тор, мин монда менеп тормам», – диде дә Илһам абый, чыкты да китте. «Дулкын» дигән җыр менә шулай туды. Илһам абый бүгенгә кадәр ул җырны җырлап йөри.
Илһам абый шуннан соң Финляндиягә гастрольгә китеп барды. Аннан кайтканда тагын минем янга тулай торакка килде. Миңа шулхәтле матур бер күлмәк һәм кызыл махровый оекбаш алып кайткан. Мин аны бәйрәмнәрдә генә кия идем. Беренче гонорарны Илһам абыйдан алдым мин.
Аннан соң заказга тагын берничә җыр язылды: «Бер алманы бишкә бүләек», «Таң җыры». Шулай итеп, Илһам ага мине кулымнан җитәкләп, җыр дөньясына алып кереп китте.
Хәмдүнә ТИМЕРГАЛИЕВА, Татарстанның халык артисты:
– Мин Илһам абый бригадасында өч елдан артык эшләдем, 1980-83нче еллар иде ул. Бергә эшләү дәверендә ул гел яхшы яктан гына истә калды. Аллаһы Тәгалә тарафыннан җир йөзенә җибәрелгән илаһи зат ул Илһам абый. Ул үзенең җырлары белән бик күп кешеләрдә яхшылык, иман, тәүфыйк тәрбияләде. Аның җыры белән яшәргә, дөньяны күрергә өйрәнделәр. Илһам абый мине дә тормышның матурлыгын күрергә, табигатьне аңларга, яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәтте. Ачлыкны-ялангачлыкны, яшәү авырлыгын күреп үскән кеше буларак, тормышны аңлый, эчтән күрә белә торган шәхес ул. Бик зәвыклы, акыллы, грамоталы булуын да әйтми кала алмыйм.
Хәзер: «Бу яшь артист Илһам абыйны да уздыра», – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Бу – надан кешеләр сүзе. Һәр кешенең үз урыны бар. Тик Илһам абыйның урынын алыштырырлык җырчыбыз күренми. Гасырга бер була андыйлар! Илһам абый ул – давыл, ул – һава, ул – агымсу, ул – күз яше, бөтен нәрсә ул Илһам абый!
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, язучы һәм шагыйрь:
– Студент еллары. Хәзерге Мөштәри урамыннан барам. Каршыга Илһам абый килә. Мине таныйдыр дип уйламыйм бит инде. Башны сизелер-сизелмәс кенә кагып үтеп китәргә җыенган идем, туктатты бу мине. «Син Ркаил Зәйдулламы?» – ди. Мин, дим. «Казан утлары»нда поэмаңны күрдем, син дөрес юлдан барасың шикелле», – ди Илһам абый. Аптырап калдым. Җырчыларның матбугат укуына күнекмәгән бит. Илһам абый кебек бөтен газета-журналларны алып, бөтенесен укып баручы башка җырчы юктыр да ул. Ул үзе генә дә язылмый, Советлар Союзы вакытында башка республикадагы дусларына-танышларына да татар матбугатын яздыра иде. Җырчы гына түгел, каләм тибрәтүчеләрнең дә дусты һәм киңәшчесе әле ул Илһам абый.
Георгий ИБУШЕВ, Татарстанның халык артисты:
– Илһам абыйның 60 яшьлек юбилееннан соң мин аның һәр туган көнендә булдым. Мәскәүдәме, Петербургтамы, Казандамы – туган көн уңаеннан уздырыла торган концертларның һәрберсендә катнашам. Ул мине укытмады, тик мин аны чын мәгънәсендә остазым дип атый алам. Аның җырлавын тыңлап үскән буын бит без. Аның җырлау манерасы, күңел салып җырлавы миңа да күчми калмагандыр, дим.
Яшьләр Илһам абыйны да уздыра, дигән сүзләр ишетелә. Хет башларын баганага бәрә-бәрә әйтсеннәр, тик Илһам абый кебек җырчы бүтән юк. Ул – безнең җыр сәнгатен иң биек ноктага күтәрүче, милләтнең моңын бөтен халыкларга танытучы. Хәтта атаклы музыкант Мстислав Ростропович та аңа баш игән. Илһам абыйны кабатлап җырлый торган җырчылар бар. Тик алар уңышсыз пародия кебек, үзеннән биздерә генә андый җырчылар. Илһам абыйның үзенә генә хас моңы, әйтеме, үз-үзен тотышы бар. Аны кабатларга кирәкми, аңа сокланырга, аннан өйрәнергә кирәк. Аның җанын аңларга һәм менә шул җанның җырны ничек матур итеп бирүен аңларга тырышырга кирәк. Без барыбыз да онытылырбыз, Илһам абый барыбер калачак. Миллионлаган татарларны тәрбияләгән, аларга йөрәгенең бер кисәген бүләк иткән шәхес ул. Андый кешеләр күп булмый.
Илһам абыйның хәтере бик яхшы иде. Минем җырлый гына башлаган чак. Керәшен икәнемне белде дә минем янга килде бу. Кайсы яктан ди. Мамадышның Владимир авылыннан, дим. «О, булдым, ике тапкыр булдым», – ди. Ап-ачык хәтерли иде. Аның концерты вакытында кызыклы хәл дә булган. Безнең авылда Әсәкәй исемле бер кеше бар иде. Клубка качып кергән дә бу, моны акшарланган мичкә этеп менгергәннәр. Акшарга буялып беткән, шуңа карамастан менгән. Илһам абыйны бер күзе белән генә булса да күрәсе килгән! Илһам абый бер башкорт җырын башкара һәм шунда «Әсәкә-ә-ә-әй» дип суза. Безнең Әсәкәй мич башына менеп кенә яткан, Илһам абый «Әсәкә-ә-ә-әй» дип сузып җибәргән. «Минем качып кергәнне белгән икән», – дип, Әсәкәебез кире шуып төшкән.
Ә беренче тапкыр Илһам абыйны 1975нче елда күрдем. 10нчы класска күчкән елым. Яз көне җыр конкурсына җибәргәннәр иде. Илһам абыйның баскычтан менеп баруын күреп, бу да безнең кебек гап-гади кеше икән, дип гаҗәпләнгәнем истә.
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН, шагыйрь:
– Мин үзем, кызганыч ки, Илһам абыйның иҗаты белән соңрак, балигълык яшенә җиткәч кенә таныштым. Тик бүген, кая гына барсам да, машинада һәрвакыт юлдаш булып Илһам абыйның җырлары бара. Ул һәр сүзнең, һәр авазның тәмен тоеп, чын татарча итеп җиткерә. Бүгенге профессионалларга бу җитми. Үземнән аермалы буларак, кечкенә улым Иделне милли моңнарда тәрбияләргә тырышам. Гаилә архивында улымның бер яшьлек чагындагы биюе дә саклана. Ул анда Илһам абыйның «Казакъ кызы сөйгәнем» дигән җырына бии.
Фәнзилә МОСТАФИНА.
Илһам агага багышлау
Зинһар, тынма, суз җырыңны,
Күңелнең тулган чагы.
Әйдә, өстә моң ташкынын –
Янсын йөрәк учагы.
Тетрәнсен күңел кыллары,
Ирләр дә елый белә.
Сүз дә түгел, көй дә түгел,
Синнән бит моң түгелә.
Моң түгелә һәм күңелне
Айкый зилзилә кебек.
Җыр агыла, һәм бу җырда
Тарих сизелә кебек.
Зинһар, тынма, суз җырыңны,
Кушылып җырлыйм әле:
Күз яшьләрен күрсәтмичә,
Ирләрчә елыйм әле.
Булат ИБРАҺИМ.

Комментарии