Моң дәрьясының асыл акчарлагы

Моң дәрьясының асыл акчарлагы

Якташыбыз Мирсәет Сөнгатуллиннан сөенечле хәбәр иреште. Аның җырларын яратып тыңлаучы меңләгән тамашачыларның теләген исәпкә алып, Әлки районы үзәге Базарлы Матак авылының яңа урамына Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин исеме бирелгән.

...Ул туып үскән Әлки районы Татар Борнае авылы табигатьнең гүзәл бер почмагына урнашкан. Борынгы Болгар төбәгенең инеш-күлләренә, әйләнеп чыккысыз урманнарына сыенып яшәүче бу авыл үзенең уңган кешеләре, төрле һөнәр осталары белән дан тота. Ә менә халкыбызның үзәкне өзәрлек моңлы җырларын бөтен нечкәлекләре белән башкаручы мәшһүр талант ияләре Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев традицияләрен дәвам итүчеләр күп түгел. Андыйлар берничә гасырга бер туа бугай.

Хәер, тарихи Болгар яклары, моң дәрьясының асыл акчарлагын халкыбызга бүләк иткән Әлки төбәге талантлы шәхесләре белән хаклы рәвештә горурлана ала. Русиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Галия Булатова, танылган шагыйрьләр Нәби Дәүли, Шамил Маннапов, чуаш халкының классик шагыйре Педер Хузангай, танылган артистлар Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Әсгать Хисмәтов, Резедә Төхвәтуллина һәм башка талант ияләре белән ничек горурланмыйсың, ди? Әмма, халкыбызның яраткан җырчысы Мирсәет Сөнгатуллин арада аерым игътибарга лаек. Аның башкаруындагы 205 халык җыры тупланган кассетаның Гиннесның рекордлар китабына кертелүе дә шуны раслый.

Әлеге җәһәттән берничә ел элек булган бер очрашу хәтердә. Без, 1974нче елда Казан Дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлап, дөньяның төрле почмакларына таралган 495нче төркем вәкилләре, биш ел саен Казанда узучы чираттагы очрашуга җыелдык. Арада кемнәр генә юк: «Российская газета» редакциясен озак еллар дәвамында җитәкләүче Владислав Фронин, Молдова Республикасының телевидение һәм радиотапшырулар комитеты җитәкчесе Александр Дороган, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев, Мәскәүдә нәшер ителүче хәрби журнал редакторы Михаил Земсков, «Мир бизнеса» журналы баш редакторы Алсу Бикбаева, кыскасы, гомерләрен иҗатка багышлаган кешеләрнең сөйләшер сүзләре көн аралыгына гына сыймыйча, таңга кадәр дәвам итте.

Александр Дороган очрашуга бүләк итеп берничә китабын һәм үзе белән бер мәктәптә укыган танылган җырчы Софья Ротаруның утызлап халык җырын туплаган яңа кассетасын алып килгән. Танылган җырчы әлеге хезмәте өчен Молдова Республикасының иң югары дәүләт бүләкләренә лаек булган.

Мин үз чиратымда якташым Мирсәет Сөнгатуллинның ике йөздән артык җыр кергән кассетасы белән мактанып алдым. Тик мондый хезмәтнең бүгенгә кадәр тиешенчә бәяләнмәве турында әйтергә кыймадым...

Ә бит кассетага тупланган җырларның һәркайсында Мирсәет Сөнгатуллинның күңел җылысы, иҗади эзләнүләре, милләттәшләребез күзеннән яшь китерүче гаҗәеп моң ята. Халкыбызның борынгыдан килгән илаһи аһәңен йөрәге аша үткәреп, башкаларның күңеленә сеңәрлек итеп, бөтен җанын-тәнен биреп башкармаса, әлеге җырлар бу кадәрле тәэсир итә алыр идеме? Иманым камил: әгәр дә ул җырлар гади инструментлар аша гына түгел, ә симфоник оркестрга кушылып башкарылса, дөньякүләм танылу да алыр иде.

Хәтерләрне барлап утырганда шуны ачыкладым әле. Мин аны балачактан ук беләм икән. Шул вакытлардан алып, аның иҗаты белән танышып барырга тырышам.

Туган авылым Иске Рәҗәптән урман аша гына урнашкан Чәчәкле авылында яшәүче күп санлы туганнары, аерым алганда әнисенең бертуганы янына еш килеп йөргән ул. Аеруча җәй көннәрендә. Ул елларда безнең авыл Сабантуйларына якын-тирә татар авыллары гына түгел, шактый еракта урнашкан урыс, чуаш, мордва авылларыннан да кунаклар күпләп җыела иде. Мәйдан уртасында көрәшкә генә түгел, башка төр бәйгеләргә аларга да урын бирелә. Бала-чага да читтә калмый. Кемнәрдер баганага менеп, көянтә-чиләк белән су ташып, кемнәрдер катык эченнән тимер тәңкә эзләп мәш килә.

Җыр-бию яратучыларның үз почмагы. Мин гадәттә шулар тирәсендәрәк. Җырга осталыгым булмаса да, яттан шигырь сөйләү бәйгесендә катнашырга тырышам.

Күрше авылдан минем чамасы бер малайның өздереп җыр җырлавы хәтердә калган. Илле елдан соң шул хәлләрне искә алып, Мирсәет белән сөйләшеп утырабыз.

– Рәҗәпләр моң ярата, аеруча халык җырларын. Өлкән яшьтәге апа-абыйлар килеп аркамнан сөя иде. Малайлар да таныйлар. Хәтерлисеңдер, Сабантуйдан соң, рәҗәпләр сугышып алырга мачтыр иде. Ни гаҗәп, мине бер генә тапкыр да кыерсытмадылар, – ди Мирсәет, ул елларны хәтерендә яңартып.

Менә бит ничек! Моң иясен балачактан ук халык үзе саклаган. Сугышуга килгәндә, алай ук усал итеп бәргәләшүне хәтерләмим. Үзара ыгы-зыгы гадәттә күрше авыл егетенең безнең кызларга күзе төшү аркасында булгалый иде бугай.

Мирсәет белән якыннан танышып-аралашу Казанда да дәвам итте. Ул чорда «Социалистик Татарстан» газетасында хатлар бүлеге мөдире булып эшләүче авылдашыбыз Сәмигулла Хәйретдинов сәләтле якташларны үз янына туплап яшәргә омтылды. Газетага язылу эшен оештыручы буларак, Сәмигулла абый безне әледән-әле укучылар белән очрашуларга да чакыра. Ул вакытларда газета Русиянең күп төбәкләренә тарала иде. Очрашуларга да зал тулып халык җыела. Сөйләшеп туйганнан соң, рәхәтләнеп җыр тыңлыйбыз. Танылып кына килүче Мирсәетне озаклап кул чабып, сәхнәгә кабат-кабат чакыралар. Ә ул исә һәр яңа очрашуга яңа җыр әзерләп килә. Ул елларда газетаның тиражы 200 мең данәдән артып китүе дә шундый ихлас очрашулар нәтиҗәсе түгелме икән әле.

Якташыбыз Сәмигулла Хәйретдинов чираттагы командировкага барган җиреннән 50 яше дә тулмаган килеш йөрәк өянәгеннән мәрхүм булгач, аны искә алырга туган авылы Иске Рәҗәпкә җыелабыз. Очрашуларның үзәгендә һәрчак Мирсәет Сөнгатуллин була. Үзе әйтмешли, таш яуса да...

Гомер бик тиз уза. Күптән түгел якташыбызның 75 яшьлеген билгеләп узарга уйладык. Хезмәттәшләрем – «Ватаным Татарстан» газетасы журналистлары һәм җырчы Мирсәет Сөнгатуллин Казаннан ике йөз чакрымнан артык ераклыкта урнашкан Иске Рәҗәпкә юл алдык.

Юлда барганда әллә ниләр турында сөйләшенә. Тик, ни турында гына сөйләшсәк тә, үзебез дә сизмичә, сүзебез җырга-моңга барып тоташа.

– Соңгы вакытларда концертлар еш булмаса да, тик торган юк анысы. Кырык елдан артык вакыт эчендә меңнән артык җыр башкарылган. Иң зур хыялым – онытылып барган җырларны дөньякүләм дәрәҗәдә яңгырату. Барлык төр музыкаль инструментлар катнашындагы оркестрга кушылып башкарганда, татар җырлары бөтенләй башкача яңгырый. Күп илләрдә чыгыш ясарга туры килгәне бар. Моңлы җырны халык бик җылы кабул итә.

Моң турында сөйләгәндә, аның күзләрендә очкыннар кабынуын күрәм. Чыннан да, татар кешесе кайда гына яшәсә дә шатлык-кайгыларын, хис-кичерешләрен элек-электән моңга кушып, киләчәк буыннарга калдырырга омтылган. Шуңа да дөньяның күп халкы безнең милли моңны үзенеке итеп кабул итә.

– Кытайлар алдында чыгыш ясаганда, хәйран калган идем. Татар халык җырларын алар күз яшьләре аша тыңлый. Күрәсең, безнең борынгы бабаларыбыз әлеге халык белән тыгыз элемтәдә яшәгән. Кытай халык җырларында безнең күңелләргә яхшы таныш моң чагыла. Тарих катламнары арасында югалып баручы милли моңыбызны баян белән генә түгел, барлык төр музыка инструментлары катнашында башкарганда, татар моңы тагын да үтемлерәк яңгырар иде, дип хыяллана җырчы.

Чыннан да, татар кешесе шатлыгы булганда яисә кайгылы чакларында туган телендә яңгыраган җыр кодрәтенә, моң аһәңенә сыенырга тырышкан. Моң аның күңеленә көч өстәгән, җыр исә канатлар куйган. Элек тә шулай булган, бүген дә шулай.

– Моңга сусауның ни икәнлеген чит илдә чакта аңлый башладым. Мәктәпне тәмамлап, бер ел ташчы һөнәрен үзләштергәннән соң, армия хезмәтен Чехословакиядә узарга туры килде. Бәйрәм концертында Габдулла Тукайның «Тәфтиләү» җырын башкардым. Татарлар, башкортлар җырны бик җылы кабул итте. Иң гаҗәбе – концерттан соң часть командиры – чал чәчле полковникның мине якын туганыдай кочып алуын мәңге онытасым юк. Мәрхүм әнисенең яраткан җыры икән», – дип искә ала Мирсәет.

Якташларыбыз арасында Мирсәет Сөнгатуллин кебек җырчының булуы – үзе бер бәхет. Нинди генә очрашу яки истәлекле вакыйга булмасын – ул кирәк!

Юлда йөргәндә, кайсы авыл аша гына үтмик, гомере гел юлда узган моң иясе нинди дә булса истәлекле вакыйганы искә ала.

– Бала чагым җиңел узды дисәм, дөрес үк булмас. Әти-әни гади колхозчылар, алты бала үстек. Ачлы-туклы еллар иде бит. Әти-әнинең эшсез торган чагын хәтерләмим. Ел дәвамында колхозның иң авыр эшләрендә булдылар. Әти кыш буе арба, чана ясап чиләнә. Ул елларның хатирәсе йөрәгемә моң булып яткан бугай. Җае туры килгән саен җырлый идем. Җырлаганда тормыш матураеп киткән сыман. Бәйрәм саен авыл клубында сорап җырлата иделәр. Сине тыңлап, хуплау сүзләре дә ишеткәч, тагын да рәхәтрәк бит ул.

– Җәй көннәрендә җәяүләп әнинең туган авылы Яңа Рәҗәпкә барышлый, кайчак урман-кырларда туктап җырлап карый идем. 25 чакрым ара бит. Биш чакрым үтәм дә, җырлап алам. Ашыйсы килү дә онытыла. Өстәвенә, кошлар да миңа кушылган сыман. Урманда җыр да матуррак яңгырый бит ул.

Авылда радио барлыкка килгән заман. Хәтердә, Гөлсем Сөләйманованың моңлы тавышын ишеткәч, озак тынычлана алмадым. Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Таһир Якуповның җырларын бүген дә тыныч кына тыңлый алмыйм. Күңелемнең иң нечкә кылларына чиртәләр сыман. Җыр бит ул җанга рәхәтлек биреп кенә калмый, тирә-яктагы матурлыкны күрергә өйрәтә. Моң исә үзенә күрә бер сихри көчкә ия...

Өч-дүрт сәгатькә якын юл аралыгында әллә нинди вакыйгалар искә төшә. Мирсәетнең бала чагы, үсмер еллары, кино тасмасы сыман, бер-бер артлы күз алдымнан үтә.

– Мәктәпне тәмамлагач та, таныш-белешләремнең киңәшен тотып, Казанга барып, музыка училищесына укырга кермәкче идем. Тулай торак юк, диделәр. Аптырагач, документларымны төзүчеләр әзерли торган училищега бирдем. Ул вакытта Чаллының күтәрелеп килгән чагы. Яшьләр шунда бара. Мин дә киттем. Кранчы булып эшли башладым. Әмма күңелдә гел җыр, моң... Ярый әле «Энергетик» мәдәният сараендагы үзешчән башкаручылар түгәрәге бар иде...

Соңгы вакытларда ул озак еллар дәвамында төрле концертлар, очрашуларда булган вакыйгаларны барлый. Исәбе – дистәләгән көндәлек язмаларыннан иң әһәмиятлеләрен сайлап, китап итеп бастырып чыгару.

Дөньяның татарлар күпләп яшәгән төрле илләрендә, Русия төбәкләрендә узган һәр очрашу турында истәлек язмалары, алтын бөртекләр булып, бүген дә аның көндәлегенә теркәлеп бара икән. Үзе башкарган татар халык җырлары турында тупланган мәгълүматлары да зур бер фәнни хезмәткә тиң. Кызыклы очрашулар, гыйбрәтле хәлләр, халык аваз иҗаты үрнәкләре – китап булып үз укучысына барыр вакытын көтә.

Юлда вакыт тиз үтә. Бигрәк тә юлдашың сүзгә саран булмаса. Шушы кыска гына сәфәр вакытында юлдашым турында әллә никадәр мәгълүмат алдым. Гади генә авыл егетенең шактый катлаулы юл үтеп, Мәскәүдә «Бәйрәм» ансамбленә нигез салуын, мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалованың хәер-фатихасы белән Мәскәү кызы белән тормыш коруын, аннары инде Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән Казанга кайтуын белдем.

Илле елга якын халыкка хезмәт итүче, үзенең армас-талмас тырышлыгы, таланты аша милләттәшләребез күңелендә югары бәя алган моң иясен Болгар якларындагы Иске Рәҗәп авылында кочак җәеп каршы алдылар. Хәер, кая гына барса да, ул – күптән көтелгән кунак. Яраталар, бик зурлап хөрмәт итәләр Мирсәет Сөнгатуллинны...

Камил СӘГЪДӘТШИН,
 Казан шәһәре

Комментарии