Өйдә Ләйсән хуҗа, ә Булат?

Өйдә Ләйсән хуҗа, ә Булат?

Бер концерт вакытында Ләйсән ГЫЙМАЕВА белән Булат БӘЙРӘМОВ, сәхнә уртасында табак-савыт шалтыратып, халыкны гаҗәпкә калдырган иде. Җырлый-җырлый тәлинкәләрне идәнгә очырган Ләйсәнгә карап: «Боларның өендә дә шул хәлме икән?» – дип уйлаучылар да булгандыр. Ул вакытта сорау ачык калды. Ә менә хәзер җавабын табарга мөмкинлек бар: Ләйсән белән Булат «Хатын + Ир» дип аталган концерт программасы әзерләп йөри.

Концерт 19нчы ноябрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узачак. Әзерлек эшләре арасында иҗади пар белән күрешеп, үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.

– Концертыгыз «Хатын + Ир» дип атала, татар халкы ишетергә гадәтләнгәнчә «Ир + Хатын» түгел… Әллә сезнең гаиләдә хатын башмы?

(Көлешәләр).

ЛӘЙСӘН: – Ни өчен «Хатын + Ир» икәнлеген аңлатудан башлаячакбыз концертыбызны да. Тамаша дәвамында да шушы теманы ачарга тырышачакбыз.

БУЛАТ: – Сүз уңаеннан бер хәлне искә төшерим әле. Бервакыт туй мәҗлесендә зур гына җитәкче ир-ат котлау әйтергә чыкты да хатыны турында бер кызыклы хәл сөйләде. Миңа моның өчен өйгә кайткач эләгәчәк инде, ди үзе. Ә хатыны карап торышка бик юаш, оялчан гына ханым инде. Шул җитәкче ир кияү егетенә киңәш бирә: «Син өйдә хуҗа булырга тырышма. Югыйсә, кухнядан башың чыкмаячак, савыт-сабасын да, керен дә юачаксың, бөтен эш сиңа өеләчәк. Хатын-кыз өйдә хуҗа булсын, бөтен эшне эшләсен. Ә син табучы, яклаучы, гаиләңне ышыклап баручы бул», – ди. Шул абзый әйткәнчә, тормыш йөген ирләр тартып барырга тиеш. Ә өйгә кайтып керүгә безне хуҗа – хатын – каршы алсын (көлә).

– Өйдә хатын-кыз хуҗа, дисең, чүкеч-балта тотуны да Ләйсәнгә ышанып тапшырасыңмы әллә син, Булат?

– Юк, авыр физик эш ир-ат вазифасына керә, әлбәттә. Ләйсән ул яктан молодец! Аның беркайчан да кулына чүкеч, кадак тотканы юк. Андый эшне миннән эшләтә ул. Әйтик, берәр нәрсәне кадаклап куярга кирәк ди. Ләйсән бер әйтә миңа, ике әйтә. Мин: «Моны кадаклап куюың хәерлерәк», – дип уйлый башлаганчы әйтә. Берәү булса, түзмәс: «Булмады инде моннан», – дип кулын селтәп, үзе кадаклап куяр иде. Зирәк хатын алай эшләргә тиеш түгел.

Тагын бер нәрсә: хатын-кыз беркайчан да пычак кайрарга тиеш түгел. Хатын-кыз үткенләргә дип тотса, пычак хурлана, дигән сүзне дә ишеткәнем бар. Ирнең ир икәнен күрсәтеп тора торган билге ул пычакларның үткен булуы.

– Ләйсән, өегездә пычаклар үткенме?

– Үткен! Үтми башласа, хәйләсен табам. «Итне генә турап бир әле!» – дип, Булатка үтмәсләнә башлаган пычакны тоттырам.

Булат: – Кисеп карыйм да, әһә, вакыты җиткән икән моның, дип үткенләп куям аннары.

– Беренче соравыма җавап бирмәдегез бит әле: гаиләгездә кем баш булды соң инде сезнең?

Булат: – Безнең гаиләдә «мин баш, син баш» дигән сүзнең чыкканы юк. Карарларны киңәшләшеп кабул итәбез. Ләйсән ашарга утырганчы, миңа шалтыратып, кайчан кайтып җитәсемне сорый. Ун-унбиш минуттан булам, дисәм, балаларның тамагы ачкан булса да, мине көтеп торалар, минсез табын артына утырмыйлар. Балаларга нәрсә дә булса кирәк булса да, Ләйсән: «Әтиегездән рөхсәт сорагыз», – дип, минем янга җибәрә.

Ләйсән: – Без шактый кырыс тәрбия алдык. Әти ничек әйтә, шулай була иде. Безнең гаиләдә ир кешедән узып нидер эшләү кабул ителмәде, әти һәрвакыт беренче булды. Бабай да шулай ук иде. Шулар үрнәген мин үз гаиләмә дә күчердем. Зур эшләрне Булаттан узып эшләгән юк.

Булат: – Ләйсән бөтен мәсьәләне үзе генә хәл итә башласа, мин рәхәткә чыгачакмын, җилкәсенә менеп утырачакмын бит. Ул моны аңлый, шуңа да алай эшләми (көлә).

– Концерт программагызга әйләнеп кайтыйк әле. Тамашачыны нәрсә белән шаккаттырырга җыенасыз?

Ләйсән: – Мин үзем, программаның исемен күрүгә, нәрсә эшлиләр икән алар анда, талашалармы-сугышалармы, дип кызыксынып барыр идем (көлә). Бу концертның идеясен ярты еллап уйлап йөрдек инде. Сценарийны Булат үзе язды. Җырларга килгәндә, яңалары да, җиде, ун ел элек язылган хитлар да башкарылачак.

Булат: – Мин тормышта булган, үзем күзәткән, барыбызга да таныш хәлләрне стендап итеп сөйләячәкмен. Бу монолог рәвешендә сөйләнелә торган юмористик жанр. Әйтик, хәзер хатын-кызлар тәненең билгеле бер өлешләрен зурайта бит – шул тема да булачак. «Күкрәк зурайтмагыз, ә…», – дип әйтәчәкмен, нәрсәне зурайтырга кушуымны концертка килгәч белерсез.

Концертта сюрпризлар да булачак. Сәхнәдә дә үзебез генә булмыйбыз, җырчы кунаклар көтелә. Парлап килүчеләрне шулай ук сюрприз көтә. Алар концерттан: «Ә безнең гаиләдә ничек соң?» – дип уйланып кайтып китәчәк. Гомумән, начар кәеф белән килгән кеше дә безнең программадан күңеле булып кайтып китсә, максатыбыз тормышка ашты дип саналачак.

– Хәзер эстрадада иҗади парлар күп. Ә сез үзегезне җырчы дуэт дип саныйсызмы, әллә, Булат, син вакыт-вакыт Ләйсәнгә кушылып җырлаучы гынамы?

Булат: – Мин үземне зурдан кубып, җырчы дип санамыйм, алай дип әйткәннәрен яратмыйм да. Музыкаль белемем булса да, миңа сөйләм теле якынрак.

Ләйсән: – Ә мин үзебезне җырчы пар дип саныйм. 2009нчы елда Булат белән «Җанашым» җырын яздыргач, безне бергә күрергә теләүчеләр артты, үзебезнең «поклонниклар» пәйда булды, яңа җырлар яздырыгыз, дип әйтә башладылар. Шуңа күрә җырчы дуэт дип аталырга хакыбыз бардыр.

– Булат, син белемең буенча музыка укытучысы бит. Ләйсәнне өйрәткәлисеңдер дә әле?

– Юу-ук, Ләйсән үзе мине өйрәтә. Ул аңа күпме өйрәнгән бит инде. Ә мин Ләйсән җыр сайлаганда гына фикеремне әйтәм, җырлаганда тыңлап торып, бу җирен тынычрак ал, дип әйтергә мөмкинмен. Читтән яхшырак ишетелә бит.

– Ләйсән, син зур сәхнәдә ничә ел инде?

– 2003нче елда «Яшьлегем чишмәләре» җыры чыкты, шул танытты инде мине. Профессиональ карьерамны да шул елдан башлап санарга кирәктер. Беренче «Алтын барс»ымны да шул җырым өчен алдым. Хәзер җидәү инде ул «барс»лар.

Булат: – Берсе икебез бергә башкара торган «Җанашым» җыры өчен бирелде. Минем ярты «Алтын барс»ым бар, дип шатланып йөрим инде мин.

– Ләйсән, без Булатны гел шаярып-көлеп йөри торган итеп беләбез. Ә өйдә ул нинди?

– Өйдә ул андый түгел (көлә). Көлдерә дә инде, әлбәттә, шаяра да. Берәр проблема килеп чыкса, төшенкелеккә бирелеп утырмый, аны хәл итәргә тырыша. Тыныч. Балаларга бик йомшак. Балалар әти кызлары инде безнең. Таңсылуга – 11, Зифага 7 яшь, әле дә әтиләренә сырпаланырга, иркәләнергә яраталар. Булат аларга кичләрен үзе уйлап чыгарып әкиятләр сөйли.

– Булат, хәзер сиңа сорау: без сәхнәдә йомшак, тыныч итеп күрергә ияләнгән Ләйсән өйдә нинди?

– Ул турысын әйтә торган. Һәр нәрсәгә карата үз фикере бар. Бер дә юаш, буйсынучан түгел. Юаш, һәр нәрсә белән ризалаша торган булса, миңа аның белән кызык та булмас иде. Очрашып йөргән вакытта ук мине аның горур, буй җитмәслек булуы җәлеп иткәндер. Кирелеге дә бар. Гадел, тырыш, пөхтә дә ул.

– Усаллыгы бармы соң?

– Ба-ар, нишләп булмасын! Нүжәли күзләреннән күренми инде? (Ләйсән көлә). Ләйсәннең күзләре бик үзгәрүчән. Елмайганда – алар бер төрле, ачуланганда – бөтенләй башка. Минеке алай түгел. Көзге каршына басып, усал караш ясап караганым да бар – юк, минеке үзгәрми.

– Кызларыгыз узган ел матурлык конкурсында катнашты. Кече яшьтән шундый ярышка бирергә курыкмадыгызмы?

Ләйсән: – Балаларым тугач ук, кайчан да булса аларны шундый берәр бәйгедә катнаштырасы иде, дигән хыял барлыкка килгән иде. Тик моңарчы ул хыял булып кала бирде. Узган ел әлеге конкурс турында белдем дә Булатка әйттем. Юк, кирәкми, диде. Шуннан җайлап кына кызларның үзләренә әйттем. Бик куандылар инде, катнашасы килә, диделәр. Шуннан бергәләп әтиебезне күндердек.

Булат: – Кыз кеше гомерендә бер тапкыр булса да таҗ киеп, үзен принцесса итеп хис итәргә тиеш инде.

Ләйсән: – Башта балалар белән сөйләшү уздырдык. Иң мөһиме – катнашу, җиңмәсәгез дә борчылмагыз, күпкә өметләнмәгез, дидек. Без аларны өф-өф итеп кенә үстермибез, шушы яшьтән олы тормышка әзерлибез. Бәхеткә, икесе дә финалга үтте, Таңсылу хәтта Татарстанның Беренче принцессасы булды.

– «Җырчы буласыбыз килә?» – дигәннәре юкмы соң әле?

Ләйсән: – Олысы, җырчы булам, дип йөри инде.

Булат (гаҗәпләнеп): – Шулаймыни?

Ләйсән: – Әйе. Бөтен анкеталарга да шулай дип яза. Теләге булгач, узган ел музыка мәктәбенә дә бирдек. Кечкенәсе, табиб булам, ди.

Булат: Әле аларның фикере йөзгә төрләнәчәк. Хыялланалар икән – бик әйбәт. Нәрсә буласын вакыт күрсәтер.

Әлеге бәхетле гаилә белән якыннанрак танышырга, аларның сюрпризларын күрергә 19нчы ноябрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узачак концертларына рәхим итегез, диясе генә кала.

Әңгәмәдәш Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии