Шаян кеше «Чаянда» булырга тиеш

Шаян кеше «Чаянда» булырга тиеш

Безнең илдә яшәр өчен, үләргә кирәк.

 Андрей Миронов

Чынлап та, кешенең ни дәрәҗәдә яхшы икәнлеген үзе үлгәч кенә искә төшерәләр. Аның турында төрле хәлләр сөйли башлыйлар. Ул бит инде киткән, «бу дөрес түгел», диеп әйтә алмый. Ә нигә лаеклы шәхес турында үзе исән чакта язмаска? Исән чакта да язалар язуын, интервьюлар алалар. Еш кына ялагайланалар, ниндидер стандарт хәлләр генә искә алына. Интервью алганда бирелә торган җенем сөймәгән берничә сорау бар: «Кайчан беренче тапкыр сәхнәгә чыктыгыз?» Йә булмаса: «Кайчан иҗат итә башладыгыз?» Тагын да ачуымны китергәне: «Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?» Болар барысы да әңгәмәдәшкә карата кызыксыну хисе юк дигәнне аңлата.

Минем сүзем, туксанынчы, ике меңенче елларда бик тә популяр булган юмор остасы Алмаз Хәмзин турында булачак. Ул заманында атаклы «Саз» ансамблендә солист булып эшләгән кеше. Аннан да элегрәк бию белән дә мавыккан. Саный китсәң, аның талантлары бик күп. Ул шагыйрь, композитор, язучы, сценарист, режиссер, журналист, юморист, пародист, җырчы... Заманында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исеменнән баш тарткан кеше. Чөнки аның Алмаз Хәмзин дигән исеме бар.

Аның белән якыннан танышуымны 1990нчы ел дип саный алам. Казанның Боз сараенда «Рамазан» концертлары вакыты иде. Ул шаккатарлык чыгышлар ясады шул вакытта. Мөгаен, аңа кадәр татар эстрада сәнгатендә пародия ясаучы булмагандыр. Бик тә оста итеп Илһам Шакировка, башка бик күп җырчыларга пародия күрсәтте. Соңрак җырчылар, күбрәк тамашачы җыяр өчен, шул ук вакытта концертларының сыйфатын күтәрү нияте белән, алып баручы итеп Алмаз Хәмзинне чакырырга тырышалар иде.

Аңа кадәр булмаган тагын бер хәл. Алмаз Хәмзин дигән афиша белән халык җыеп, бер үзе тамашалар куеп йөри башлады ул. Соңрак «Биш татар» дигән миниатюралар төркемен җыйды. Анда бары тик атаклы артистлар гына иде. Равил Шәрәфи, Рәшит Шамкай, Хәлим Җәләл, Рәшит Сабиров һәм үзе. Шул чорда ул юмор сәнгатендә үзенә күрә революция ясады. Алмаз Хәмзинны белмәү оят булып санала иде.

Бик күп булмаса да, берничә тапкыр аның белән бер сәхнәдә эшләргә туры килде. Миңа аның: «Начар кешегә начар сүз дә әйтеп булмый», – дигән әйтеме ошый. Мин үзем дә әлеге әйтемне еш кулланам (ләкин авторы кем икәнен әйтергә онытмыйм). Беребез дә әүлия булмаганлыктан, Алмаз абыйның бер җитешмәгән ягы турында әйтәсем килә. Ул бит инде бик тә шаян кеше, шуңа да башкаларга карата төртмә сүзләр әйтеп, кадап куярга оста. Ә менә үзенә андый сүзләр әйтсәң, яратып бетерми. Талантлы кешеләрнең бер кимчелеге була инде.

Бер тапкыр без бергәләп Фирзәр Мортазин концертлары белән чыгып китәргә тиешбез (Фирзәрнең, Казанда яшәгән чоры). Аның фатирына килдек, алар 7нче катта тора. Фатирдан кирәкле әсбапларны алдык та, Алмаз абый, мин, тагын бер җырчы кыз лифтка кердек. Лифт кузгалып, бераз гына баруга, дөбер-шатыр килеп нык селкенде дә туктады. Әйберләр күп булганга күрә, Фирзәр безнең белән сыймаган иде. Коточкыч тавышларны ишетеп, лифтның туктаганын белгәч, Фирзәр: «Илсурның шул булыр инде, ул сикерде, шуңа туктады лифт», – диеп кычкыра да башлады (бу турыда башка комментарий язып тормыйм). Без җиденче кат белән алтынчы кат арасында ук туктап калган булганбыз икән (монысын соңрак белдек). Лифтта калганыгыз булса, беләсез. Лифт туктауга, аның эчендәге уты сүнә. Шулай итеп без өчәү дөм-караңгылыкта калдык. Аллага шөкер, бөтенләй ишелеп төшмәдек, исән-сау. Әллә ни борчылыр урын да юк кебек. «Тоткынлыкка эләктек» дигән темага шаярттык Алмаз абый белән. Аннан күмәкләп «Варшавянка», Интернационал» кебек җырлар җырлый башладык. Күпмедән соңдыр ярдәмгә килгән диспетчер (хатын-кыз) гаҗәпләнеп көлде: «Башкалар елыйлар, сез җырлыйсыз», – диде. Бу очракта да юмор төшенкелеккә бирелүдән коткарды.

Алмаз абыйга озын гомер телим. Ул безнең татар юморының легендасы. Бүген «Чаян» журналында хезмәт итә. Шаян кеше «Чаянда» булырга тиештер инде...

Татарстанның атказанган артисты Илсур МОРТАЗА,

Казан шәһәре

Комментарии