Матур үткән яшьлек еллары

Матур үткән яшьлек еллары

Беркөнне, гаилә альбомын карап, яшьлегебезне искә алып утырганда, моннан 53 ел элек төшкән фотосурәт яшьлек елларыбызга алып кайтып китте. АПУ. Арча педагогика училищесы – бик күп мәгънәне аңлата торган сүз бу.

...1967нче елның август ае. Татарстан Республикасының барлык районнарыннан, күрше республикалардан килгән 100дән артык, әле кичә генә 8нче классны тәмамлаган самими йөзле, балалыктан чыгып бетмәгән авыл балалары Арча педучилищесының спортзалында (әле бер-беребезне белмибез), киләчәктә укытучы булу теләге белән, керү имтиханнарын тапшырабыз. Сөйләп тә, язып та бетерә алмастай хатирәләр, имтихан бирә алганнар, училищега кабул ителгәннәр бәхетле, имтихан бирә алмаганнарның йөзләрендә моңсулык.

 Менә без – 1В курсына кабул ителгән 35 укучы. Монда инде икенче тормыш башлана. Класс җитәкчебез Илдус Габдрахман улы Сәгъдиев. Группабызда 5 малай. Безгә искиткеч олы шәхесләр, белемле, зыялы укытучылар, чын педагоглар белем бирде. С.Г. Вагизов, Р.Г. Вәлитова (Әлифба авторлары), директорыбыз М.Г. Ибраһимов, Ш.М. Мөхетдинов, Ф.Г. Сәгъдиева, Г.Г. Фәйзрахманова, Я.З. Шамеев, А.Һ. Хәбибуллин, З.И. Корнейчук, Ф.Г. Гәрәева, Ф.М. Батыршина һ.б.

Бу мөхтәрәм укытучы-педагогларга нинди генә олы бәя бирсәк тә, аз булыр кебек. Бу мөхтәрәм затларның безнең белемле укытучылар булуыбызда, безне тәрбияләүләрендәге хезмәтләрен берни белән дә бәяләп бетереп булмый. Мең-мең рәхмәт сезгә, зыялы тәрбиячеләребез, укытучыларыбыз.

Без Балтач районыннан бер группада – Ф. Абдрахманов, Г. Газизова, Г. Хәсәншин; параллель группада Ф.Хафизова, А. Хаҗиева, Ф. Борһанов укыдык. Инде укып бетергәнебезгә дә 51 ел булды. Хөрмәтле класс җитәкчебез Илдус абый да 85 яшен тутырды. Аны чын күңелдән группабыз исеменнән туган көне белән котлыйбыз. Бу фотосурәт 1969нчы елда физика кабинетында төшерелгән иде. Күңелләрдә нинди матур булып саклана торган истәлек. Без әле дә Фәрит, Гөлзада, Госман, Фирсор, Алсу, Фәния, Мансур бер-беребез белән аралашып яшибез. Инде бит үзебезгә дә 70-71 яшь булды.

1971нче ел чыгарылыш студенты Госман ХӘСӘНШИН,

Балтач районы, Норма авылы

Комментарии