Түбәтәйле футбол, матайда җилдерүче президент: 30нчы август нәрсә белән истә калыр?

Түбәтәйле футбол, матайда җилдерүче президент: 30нчы август нәрсә белән истә калыр?

Америка ачмыйм, ләкин соңгы елларда шәһәр көне дигән атама килеп кереп, аны билгеләп үтүчеләр күбәйде. 30нчы августта Республика көнен дә, Казан көнен дә, башкаланың туган көнен дә билгеләп үтәбез хәзер. Бер көн үз эченә ничәмә-ничә төрле бәйрәм атамасын сыйдыра икән. Ни кызганыч, шул рәттә «суверенлык, бәйсезлек алган көн» дигәннәре генә очрамый. Сүз башым шул: 30нчы августта, Татарстан җөмһүрияте көнендә, башкалабызда бик күп чаралар үткәрелде. «Ел да шул бер бәйрәмме?» дигән сорауга җавап эзләп, Казанның үзәк мәйданнары буйлап сәяхәт кылып кайттык.

МИЛЛИЛЕК ӨЧЕН – АЛМА БЕЛӘН ЧӘЙ

Кабан күле яр буенда урнашкан Иске татар бистәсе буенча таралган печән, шәкертләрнең җанлы аралашуы, милли киемнән йөрүче апа-кызлар, егет-абыйлар… Сигезенче ел рәттән уздырыла торган «Печән базары» фестивале шәһәр халкының күңеленә быел әнә шундый булып кереп калды. Бирегә, чыннан да, узган гасыр тормышы кайтты.

Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен «Печән базары» фестивале –төрле төбәкләрдән килгән дизайнерларның продукциясе белән танышу мөмкинлеге. Нәкъ шушында татарның милли бизәкләре төшерелгән киемнәрне кияргә, татарның милли ризыкларыннан авыз итәргә, милли көйләр тыңларга мөмкин. Быел базарда Казан, Уфа, Төмән өлкәсе, Сочи һәм Мәскәүдән килгән 50дән артык дизайнер катнашты. Ләкин иң шаккаттырганы – фестиваль кысаларында беренче мәртәбә уздырылучы «Милли кием көне» булды. Иске Татар бистәсе буйлап чуаш, удмурт халкының милли киемнәрен кигән халык йөри иде. Аларга борылып карап, көлүчеләр дә, тукталып, чулпыларын тотып караучылар да, фотога төшүчеләр дә табылды. Базар мәйданчыгында үзебезчә, милли орнамент төшерелгән киемнәрдән йөрүче кыз һәм егетләрне дә күрергә мөмкин иде. Иң шатландырганы – аларның бармак белән генә санап бетерерлек булмавы. Күбесенчә яшьләр матур милли киемне үз иткәннәр. Әйтик, Казанда яшәүче 17 яшьлек Алисә Мусина өченче ел рәттән «Печән базары»на махсус сатып алынган милли киемнән килә икән.

– Гади киемне гадәти тормышта да киеп була. Көн саен чалбар белән футболка киябез бит. Берәр көнне милли киемнән урамга чыгып кара син, шундук меңләгән күз сиңа төшәчәк, сине аңламаячаклар. Ә бүген мондыйлар рәтендә мин үзем генә түгел. Безнең милли киемнәр матур бит ул, бәйрәм көнендә бәйрәмчә булсын дидем, – дип уртаклашты Алисә.

Киеменә кимендә бер милли орнамент төшерелгән һәрбер кешегә бүләк тә әзерләгәннәр – тәмле чәй белән алма өләштеләр. «Бәйрәмчә киенеп килүчеләрнең шактый булуы сөендерә. Шулай итеп без милли киемнәргә, гореф-гадәтләребезгә карата мәхәббәт уятырга телибез», – ди фестивальне оештыручы Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре.

Кунакларга һәм шәһәр халкына Казанның иң борынгы күренешләренең берсе – Печән базарын күрсәттеләр. Билгеле булганча, мондый чара узган гасыр башында Иске Татар бистәсендә узган. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасында Габдулла Тукай нәкъ менә аны сурәтләгән.

Быел традицион татар мәдәнияте фестивале кунакларны профессиональ рәвештә куелган программа белән сөендерде. Базар буйлап барганда бер яктан синең каршыңа «гәҗит сатам» дип кычкыручы егет килеп чыга, икенче яктан бер шәкерт җитәкләп, йорт ишегалдына алып кереп китә һәм матур шигырьләр укый. Җыр, моң, көлешүләр, «Тукай чордашлары»ның шигырьләр укуы – барысы да безне узган гасырга кайтарган кебек булды. Кабан күле яр буенда урнашкан танылган татар дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанигә куелган һәйкәл дә бу вакыйганы күреп елмайган сыман тоелды.

Фестивальнең традицион программасы үзгәрмәгән. Чаралар көндезге 12дән кичке 9га кадәр 29-30нчы август көннәрендә узды, көн дәвамында фуд-корт, балалар мәйданчыгы эшләде. Татарстан урамы ягында урнашкан «Чәк-Чәк» музее янында аерым чәй эчү тантанасы оештырылган иде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: кайчандыр фестивальнең иң зур урынын биләгән дизайн-маркет мәйданчыгы кечерәйгән. Оештыручылар анда катнашу өчен 300дән артык гариза кабул иткән, ләкин 50сен генә сайлап алганнар. Хәер, ел саен бер үк продукция күрсәтеп, кунакларны җәлеп итеп булмас, ниндидер яңалык та кирәк. Ни кызганыч, дизайнерларның бер ел эчендә өр-яңа товар булдыруларын төгәл генә раслап булмый. Тик кибет киштәләрендә товар бер, ике, өч ел элек тә шул ук иде. Болар: бизәнү әйберләре, милли баш киемнәре, милли уенчыклар, савыт-саба, китаплар. Моңа да карамастан, сатып алучылар саны кимеми, ә арта гына икән.

– Мин бу фестивальдә өченче ел рәттән катнашам, – дип башлады сүзен милли курчак сатучы Алинә Ермолаева. – Бүген базарның икенче көне булуга карамастан, сатып алучылар арта гына. Аларның саны узган ел белән чагыштырганда күбрәк. Курчакларымны күбрәк әби-апалар сатып ала, заказ бирербез әле дип, телефон номерымны алып калучылар да күп.

Моңарчы күрмәгән бердәнбер әйбер – татарның милли орнаменты төшерелгән тәрәзә кәрнизләре. Тик әлеге товар биредә иң актуальләрдән түгел иде.

Ә менә төрле җиләк-җимештән как ясаучылар янында сатып алучылар күп күренде. «Snackbazar» бренды астында чын татар кагы сатучылар инде бер ел как ясау белән шөгыльләнәләр икән. Әлегә аларның кул астында 36 төр тәмдәге как бар. Моннан тыш, төрле чәчәк һәм үсемлекләрне дә киптерәләр, аларны кайнатып чәй дә ясыйлар икән. Карабодай чәеннән без дә авыз иттек.

«МЕНӘ ИЧМАСАМ ЧЫН БИЮ»

Иске Татар бистәсендә күргәннәр, ишеткән һәм тыңлаганнар Казан Кирмәне территориясенә аяк басуга ук онытылды. «Печән базары»ндагы милли көйләр – дөбер-шатырга, шәкертләр – кулларына гитара тоткан сакаллы абыйларга алышынды. Бер Казан, бер бәйрәм, ләкин кирмән «башкача» гөрләде.

Казан кирмәнендә барган чараларны «яшьләр аланы» дип атарга мөмкин. Монда уза торган «TatCultFest» фестивале шуны искәртә дә. Яңа татар культурасы дигән мәгънәгә ия булган әлеге чара Казанда өченче ел рәттән уздырыла. Шөкер, халык саны елдан-ел арта гына. Димәк, җырларның дөбер-шатыры да иясез калмый. Һәр җырның үз тыңлаучысы бар.

Фестивальнең форматы үзгәрмәгән, барысы да өч ел элек узганы кебек. Башка еллардан аермалы буларак, быел чит илдән килгән кунаклар гына чыгыш ясамады. Оештыручыларның Польша артисты Каролина Чичаны алып кайту теләге булса да, моңа ирешә алмаганнар. Аның каравы, барыбызга да таныш булган Сәйдә Мөхәммәтҗанова җырлады. Үзебезнеке булганда, бернинди Чича да кирәкми бит. Тагын әллә кемнәр чыгыш ясады, ләкин аларның исемнәрен язып тору кирәкмәс. «Яшьләргә таныш җырчылар» дип сыйфатласалар да, күбесен беренче тапкыр күрүем. Әллә мин картаям, әллә республика.

Төшке аштан соң башкаладагы бәйрәмнәр үзәге Казан кирмәненә күченде. Мәсәлән, бирегә Г. Камал театры бинасыннан «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале күчеп килде. Нәтиҗәдә, Спас манарасы һәм Муса Җәлил һәйкәле янында чарада катнашучылар да, тамашачылар да күп җыелды. Гармунчылар парады да биредә узды. «TatCultFest»ка дип килгәннәр дә, фестиваль кысаларында корылган сәхнәләрне урап чыгучылар да Кремль каршында тукталып, гармунчылар парадын карады. Аннан бигрәк, президентның килүен көткән арада, төрле төбәктән килгән бию һәм җыр коллективлары тамаша күрсәтте. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы Дәүләт ансамбленең программасы халык тарафыннан аеруча уңай кабул ителде. Бу манзараны «аһ» итеп күзәтүчеләр арасыннан 67 яшьлек Сәрия апа Латыйпова да «Менә ичмасам бию, менә чын татарлык кайда!» дип кул чапты.

Президент исә тиз генә дизайн-маркет нокталары буйлап узды, «TatCultFest» сәхнәләрен айкап чыкты. Кызык тапмагач, фестивальгә килүчеләр белән озаклап фотога төште. Аннары Татарстан республикасы әләме кыстырылган мотоциклга утырып китеп тә барды. Баксаң, ул Мәскәү клубы оештырган «Кызыл Кремльдән Ак Кремльгә» дип исемләнгән мотоузыш колоннасын җитәкләп киткән икән. Тамашачылар өчен көлеп сөйләшергә бер кызык сәбәп булды да куйды.

Ә ул арада ерак түгел тагын бер чара гөрләде. «Таба» этнофестивале өчен Кремль яр буеның зур өлешен бүлеп биргәннәр икән. Биредә дизайн-маркет һәм сәхнә урнашты. Анда татар, чуаш, Казахстан, Ижау һәм Мари ансамбльләре чыгыш ясады. «Ак Барс Арена» стадионында да күңелле чара узды. Биредә футбол уйнадылар. «Рубин»ның «Тамбов»ка каршы матчын 30нчы августка туры китерү өчен, махсус бер көнгә күчергән иделәр. Бәйрәм рухын искәртеп, безнең уенчылар уен кырына түбәтәй киеп чыкты. Кызганыч, республиканы бәйрәм белән котлап, җиңү бүләк итә алмадылар: уен 2:2 исәбе белән тәмамланды.

«ДИСТАНЦИЯ ТУРЫНДА ОНЫТМАГЫЗ!»

Халыкның бәйрәмгә сусаганлыгы сизелә: чарада катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Ничә ай карантинда ятып, җыры да, биюе дә сагындырган, бәйрәм итү теләге дә арткан. «Казан» гаилә үзәге янында узган кичке чарага баргач, моңа инандык.

Исегездә булса, берничә көн элек кенә коронавирус турында сүзләр йөри иде. Бер-ике көнгә ул турыда онытып тордылар. Бәйрәм булгач, вирус та бәйрәм итсен, күрәсең. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информга» биргән шәрехләмәсендә массакүләм чараларның нинди чикләүләр белән узачагын аңлаткан иде. «Ачык мәйданда йөздән, ә ябык мәйданчыкларда илледән артык кеше булмаска тиеш. Барлык профилактик чаралар да күреләчәк: тән температурасын үлчәү һәм битлек кию», дип ассызыклаган иде ул. Сүз юк, иртәнге якта «Печән базары»на тән температурасын үлчәп керттеләр, ләкин төштән соң моны кирәк дип тапмадылар. Ә «Казан» гаилә үзәгенә юл тотканда ук иллеләп кеше артыннан атлап барырга туры килде. Эте дә, бете дә, нинди бәйрәм икәнен белмәгәннәре дә шунда атлыга иде. Үзәк янында халык саны, гади күз белән караганда, берничә меңгә җитә иде. Моны аңлагандай, бәйрәм концертын алып баручы Гөлназ Сәфәрова да: «Социаль дистанцияне сакларга онытмагыз», – дип белдерде. Бу халык арасында көлке буларак кабул ителде. Нинди дистанция саклау да, нинди битлек кию ди инде бәйрәм көнне.

Сәхнәдә татар эстрадасыннан бары тик Илсөя Бәдретдинова белән Рифат Зарипов кына күренде. Аның каравы, яшьләр арасында популярлык казанган «Dabro» төркеме, Niletto, Русиянең атказанган артисты Сергей Безруков һәм үзенең «Крестный папа» рок-төркеме, Василий Сюткин чыгыш ясады. Янымда торган бер абзый әйтмешли, «Урыслары чурт с ним, Тямаев җитмәде». Бәйрәм, гадәттәгечә, матур салют белән тәмамланды.

30нчы август начар узмады: миллилекне дә күрдек, җырны да ишеттек, биедек тә. Шәһәр көнен дә, республика көнен дә, Казан көнен дә, бәйсезлек алган көнне дә – барысын да бәйрәм иттек. Шуның белән җәйне дә озаттык. Шуның кадәр бәйрәмне берьюлы уздыру мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт, Татарстан!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии