- 04.09.2014
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2014, №35 (3 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Шәһәр көне «Уйнагыз, гармуннар!» халыклар мәдәнияте бәйрәме белән Камал театры каршында башланды. Ел саен бирегә Татарстаннан һәм күрше республикалардан гармунчыларны чакырып, матур бәйрәм уздыралар. Башка еллардан аермалы буларак, быел халыкны «бераз» көттерделәр. Вакытын сәгать10га дип билгеләсәләр дә, бер сәгатькә соңарып башладылар. Һава торышы көйсезләнеп торгангамы, җыелган халык моны ошатмады. Әле бер кеше, әле икенчесе, «нинди хәл инде бу», дип уфтанган булды. Шулай да беркем дә кайтып китәргә ашыкмады. Килгәннәрнең күпчелеге – урта һәм өлкән буын. Яшьләр әллә йокысыннан уянып җитә алмаган, әллә бу чара белән кызыксынмаган, белмәссең.
САБАЛАР – БЕРЕНЧЕ
Бәйрәмне Сабадан килгән гармунчылар ансамбле башлап җибәрде. «Хе, Президент районы булгач, Сабага пачут инде! Беренче башлаталар…» – дип куйды бер әби, оныгының учына көнбагыш әрчеп сала-сала.
Сабаларның аягы җиңел булды – бәйрәм бик шома барды. Кайдан гына килмәгәннәр дә, нинди генә көйләр уйнамадылар! Үзебезнең Кукмара, Мөслим, Азнакай, Мамадыш, Кама Тамагы һ.б. районнардан тыш, күрше Чувашия һәм Мари Иле республикаларыннан да килгәннәр иде. Шунысы куанычлы, бер үк сәхнәдә татар, урыс, чуаш, мари халыклары бергәләшеп чыгыш ясады. Такмагын да әйттеләр, биеделәр дә. Әлеге чара алып баручыларның берсе – Айдар Фәйзрахмановның күңеленә бигрәк тә хуш килде. Гармунчылар уйнаган моңлы-дәртле көйләр астында аның әледән-әле, «эх әйттерә!», «дәртләндерә бит, ә!», «менә шулай!», дип кычкырып торуы ямь өстенә ямь булып, халыкны елмаерга мәҗбүр итте. Ахырга таба, ике минут саен «эх, дәртләндерә бит, ә!» дип кабатлый башлагач, теге әби түзмәде: «Нәрсәсен дәртләндерә икән соң инде моның? Дәртләндергәч тә, аны кычкырып әйтәләрмени?!» – дип куйды.
Тамашаның бер сәгатен авыз ачып карап торсалар да, бераздан халыкның түземлеге бетте. Әйткәнемчә, җыелганнарның күпчелеге – өлкәннәр, аларга утыру өчен урыннар әзерләнмәгән иде. Шунлыктан, уңда да, сулда да «аяк авырта», «билгә төште», «монда утырыр өчен урыннар юкмыни соң?» дигән зарланулар ишетелә башлады.
– Әле генә оештыручылар яныннан килдем, – дип сүз башлады янымда басып торган бер апа. – «Нишләп монда утырырга урын юк, әнә бит сәхнә янына урындыклар тезеп куйгансыз. Нәрсәгә тездегез аны, өлкәннәр басып торсын өченме?» – дидем. «Сәгать икедә президент килә, аларны җитәкчеләр утырсын өчен әзерләдек», – диделәр. «Шишкалар»га утырырга кирәк, ә әбиләр басып торса да ярый икән. «Менә без коммунистлар, ветераннар, нүжәли берәр урын әзерли алмадыгыз безгә?» – дигән идем, «Апа, быел бәйрәмне оештырып бетерә алмаганнар, Мәдәният министрлыгына языгыз», – диделәр.
– Язачаксызмы соң?
– Язам, әлбәттә! Күреп торасыз бит – килгән кешеләрнең җыенысы карт-коры, ярый мин аягөсте булсам да чыдыйм, ә бит таякка таянып килгәннәр күпме монда. Күпме кеше арып кире кайтып китә. Бу бөтенләй дөрес эшләнмәгән. Башка елларны утырырга урын бар иде…
ПРЕЗИДЕНТ КИЛӘ!
Тора-бара театр каршына килүчеләр артты, кемнәрдер, түгәрәк ясап, шунда татарча биеде, кемнәрдер гармунга кушылып җырлады, кыскасы, халык тәмам «кызды». Матур гына барган чараның кыл уртасында сәхнә алдында йөгерешеп йөри башладылар. Кеше концерт карый, ике егет алар каршында юлга кызыл келәм җәя.
– Гаспадин придет! Кызым, татарча аңлыйсыңмы? Рөстәм абыең килә хәзер, президентны әйтәм. Шуның килүенә дип җәяләрдер инде бу паласларны, – дип, бер әби чын күңелдән елмаеп куйды.
Келәм җәю кебек эшләрне чара башланганчы да эшләргә мөмкин булгандыр, бәлки? Барыбер аның өстеннән таптап йөри алмаслар иде, чөнки сәхнә тимер рәшәткә белән уратып алынган.
Бераздан, чараны туктатып, гармунчыларны бер рәткә тезеп бастырдылар. Фестиваль туктады. Бәйрәм карарга килгәннәр, күңел ачуны онытып, президентны көтә башлады. Рөстәм Миңнехановның бу чарага килүе юкка гына түгел иде. Ул язучы Вахит Имамовка һәм каллиграфия остасы Владимир Поповка Тукай бүләкләре тапшырды. Президентның чыгышы татарча булырмы дигән идем, артык күпкә өмет иткәнмен икән. Ул чарага килүчеләрне «Казан һәм республика көне» белән котлады да, урысчага күчте. Кәефем төште. Ичмасам бәйрәм көнне генә булса да җитәкчелекнең татарча чыгыш ясамавы бик гаҗәпләндерде. Үпкәләмәс иде әле урыс дуслар. Болай да бит Казанда уздырылган чараларның 100 процентында җитәкчеләр урысча котлый, урысча теләк тели, милләттәшләренә урысча мөрәҗәгать итә… Әллә шушы нәрсә йогынты ясады, әллә 5 сәгать буе Камал театры каршында аягөсте тору ардырды – китәргә булдым. Рөстәм Закиров, саф татарча «Агыла да болыт агыла»ны җырлап калды, мин метрога таба атладым.
ПИКЕТ
Әмма Тукай һәйкәле янына җиткәндә, Бөтентатар иҗтимагый үзәге оештырган пикетны күреп, шунда юнәлдем. «30нчы август – бәйсезлек көне» дигән плакат тотканнар. Ура! Ниһаять, бүген беренче мәртәбә Татарстанның бәйсезлеге турында искә төшерделәр. Мин, гомумән, Шәһәр көне, Республика көне дигән атамаларны кабул итә алмыйм. Ул Суверенитет көне иде бит. Соңыннан әкренләп, Республика көне дип атый башладылар, ә башкала Кремлендә иске тәңкә табылып, Казанга 1000 ел тулачагы «дәлилләнгәннән соң», Шәһәр көне дигән атама да өстәлде. Моның ни өчен шулай эшләнүен яхшы аңлыйм. Халык аңыннан бәйсезлек дигән сүзне сызып атарга, юк итәргә кирәк иде, менә шуңа күрә дә 30нчы августны Шәһәр көненә әйләндереп калдырдылар. Кайчандыр халыкта Суверенитет көне дигән сүз горурлык уятса, хәзер халык аны бар дип тә белми һәм кала бәйрәмен үткәрүне отышлырак саный кебек.
БТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәттән пикет уздыруларының максатын сорадым.
– 30нчы август – Татарстанның суверенитет көне. Ул хәзер адәм көлкесенә, курчак уйнауга әйләнде. Су да юк, он да юк. Элек бәйсезлеге бар иде, анысы да калмады. Чөнки бөтенесен Мәскәү талап алды. Бөек Путин вертикале Конституцияне дә юкка чыгарды, референдумны да юк итте, суверенитет уңаеннан кабул ителгән декларацияне дә бетерде. Бүген без урамга үзен-үзе хөрмәт итә торган халыкка бәйсезлеге турында исләренә төшерергә чыктык. Бу бернинди шәһәр көне дә, урам көне дә, юк ителгән конституция көне дә түгел.
– Кешеләрне сезнең пикет кызыксындырамы?
– Бар да кызыксына. Татарлар: «Рәхмәт, егетләр, онытмагансыз», – ди, ә бер марҗа килеп: «Без, урыслар, сезне басып алганбыз һәм басып алачакбыз да», – дип китеп барды. Барлык империяләр дә бер заман тарала, урыс империясе дә гомер буе яши алмас.
КАМАЛ ТӨНЛӘ ГӨРЛӘДЕ
Кичке сәгать 7дә кабат Камал театры янына бардым. Анда үзебезчә – татарча зур концерт оештырылачак, дигәннәр иде. Концертны «Татар радиосы» оештырачагын белгәч, алдан ук халыкны күп җыелыр дип уйлаган идем, әмма бу кадәр үк булыр дип башыма да китермәдем! Алып баручылар Гөлназ Сәфәрова һәм Булат Бәйрәмов үзләре дә кешенең күп булуына аптырап, тел шартлатты. Кайбер мәгълүматларга караганда, иң күп халык бирегә җыелган булган икән.
Концертка килгән халык шактый кызмача иде. Шәһәр көнен яхшы бәйрәм иткәннәр, димәк. Ә нишләп бәйрәм итмәскә ди – алда әле яллар, шулай булгач, бие, җырла, күңел ач! Биеп-җырлау дигәннән, җыелган халык ялындырып тормады. Кайберәүләре бераз арттырып та җибәрде бугай әле. Әйтик, сәхнәгә Иркә чыккач, кызмача ике ханым, янәшәдә басып торганнарның аяк өстендә биеп, әллә нинди авазлар чыгарып, сикерә-сикерә, кул чапты. Башкаларга ничек тоелгандыр, минемчә, чын-чынлап халыкны кыздырып җибәргән җырчы икәү генә булды анда. Берсе – Илсөя Бәдретдинова, икенчесе – Салават. Калганнары яшь йолдызчыклар иде, күбесенең исемен дә исемдә калдырмадым. Илсөя сәхнәгә чыгып, «бик матур да кирәк түгел, Путин кебек ир кирәк», дип җырлый гына башлаган иде, колак төбемдә берәү, шәрран ярып: «Путинга чыксаң, балда-майда гына йөзәр идең әле, апаем», – дип кычкырды. Халык мәхәббәте дигәннәре шул буладыр инде, янымда торган бер ханым: «Илсөяне тыңлый-тыңлый үлеп китсәң дә жәл түгел», – дип куйды.
Салават һәр бәйрәм саен берәр мөгез чыгармый калмый. Әле, журналистларны ненавижу, дип белдерә, әле тагын нәрсә… Бу юлы, алып баручыларны: «Сәхнә арты тулы бала-чага икән, болар арасында уралып йөрмим, җырлыйм да кайтып китим әле мин», – дип таң калдырган. Гадәттә, Салават һәрвакыт «десертка бирелә», ягъни иң соңгы булып чыгыш ясый иде.
Ә концертны Мөнир Рахмаев төгәлләде. Гөнаһ шомлыгына каршы, җырчы егеткәйнең сикеренүләрен халык бик карап бетерә алмады инде, үпкәли күрмәсен. Нәкъ ул җырлап ятканда, салют аттыра башладылар. Бөтен кеше күкне күзәтте.
Чара тәмамлангач, халык берсен-берсе этә-төртә, сүгенә-сүгенә, кайту юлына юнәлде. Нинди генә мәдәни чаралар уздырма, культура дигән тәрбия җитенкерәми шул кайберәүләрдә. Гомумән алганда, Татарстанның бәйсезлеге, әй, ялгыш әйтәм бугай, Шәһәр көне яхшы узды кебек. Халык бәйрәм итте, күңел ачты. Нинди көн уңаеннан бәйрәм итүен төгәл белмәсә дә… Бер генә нәрсә: «Туган авылым» күңел ачу комплексында өчпочмакка куелырга тиешле һәйкәлне бәйрәмгә өлгертеп җиткерә алмаганнар. Ә бит күпме сөйләгәннәр иде! «Әллә бәрәңгесе пешмәгән, әллә ите чи булган, сентябрь ахырына гына әзер булачак, дип әйттеләр», – диде бер танышым.
Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии