- 04.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №30 (31 июль)
- Рубрика: Аулак өй
Рәйсә апа Имамиеваның исемен балачагымнан ук ишетеп, аның сәхнә кешесе булуына сокланып үстем. Әти-әнием, авылдаш апа-абыйлар район үзәгенә нинди дә булса бәйрәм, әйтик, терлекчеләр слеты кебек чараларга килсәләр, «Рәйсә җырлады, и Аллаһ Тәгалә сәләт биргән дә инде Елыш кызына, үзе бии, үзе такмак әйтә», дип кайталар иде. Авылдашлар яратып сөйләгән талант иясен минем дә күрәсем килде. Бервакыт авылыбызга урып-җыю чорында ындыр табагына «Ләйсән» агитбригадасы килеп төште. Милли киемле, мөлаем йөзле, таланты ташып торган ул апаны күреп бик сокландым. Балачак хыялга бай булучан, минем дә шул көннән соң, аның кебек матур итеп җырлыйсым, биисем килде. Әмма теләк белән генә түгел бит әле, талант та кирәк, хыялым чынга ашмады.
– Рәйсә апа, моң, йөрәкләргә үтеп керә торган шигырьләр ничек туа?
– Минем әнием гел моңланып, җырлап яшәде. Әтиебез Теләче районы Сауш авылында туган. Гаиләбез Украинаның Донбасс шәһәрендә яшәгәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Әтине фронтка озаталар. Безне – өч кызы белән әнине, әти, чит җирләрдә калмасыннар дип, әнинең туган авылы Елышка кайтарып җибәрә. Мин ул вакытта унбер генә айлык булганмын. Әтиебездән «Хәбәрсез югалды» дигән кайгылы хәбәр генә килде. Донбасска киткәнче дә әнием укытучы булган, кире әйләнеп авылга кайткач, кабат-кабат чакырдылар. Сабада, Казанчы Бигәнәй авылларында балалар укытты. Беребездән-беребез кечкенә өч кыз – Әнисә, Фәния, Рәйсә. Авыр еллар бит, әнигә көн дә мәктәпкә чыгып китәргә кирәк. Ике кечкенәбезне районыбыздагы Шекше авылы балалар йортына урнаштыралар.
Шекшедә башлангыч белем алып, туган авылына кайткач, үсмер кыз колхозга төрле эшләргә чыга. Тора-бара, Магнитогорск шәһәренә барып, төзүче һөнәрен үзләштерә. Терлекләр карыймы, төзүчеме ул, гел җырлап яши, җырлап эшли шомырт кара күзле, калын толымлы Рәйсә. Күңелеңә моң кереп оялагач, җырламыйча ничек түзәргә кирәк! Ул моңнарга бит әле туган якның гүзәллеге дә килеп кушыла. Рәйсә Имамиева үзенә чын-чынлап мәдәният тормышы кирәклеген аңлап, балачакта бөреләнгән хыялларын тормышка ашыру ниятеннән, Алабуга мәдәният-агарту училищесының көндезге бүлегендә укый. Укуын тәмамлап, кулына кызыл диплом алгач, Әгерҗе районында эшли. Нечкә күңелле Рәйсә апа әнисен, туган авылын сагына. Шушы сагынулары аны кире туган авылына алып кайта. Районда халык уен кораллары оркестры оештыра, балаларны балалайка һәм думбрада уйнарга өйрәтә. Хорда эшләргә дә, хатын-кызларның «Лира» ансамблен оештырырга да вакыт таба.
Рәйсә апа кебек авыл һәм районнарда мәдәниятне үстерү, халыкны рухи тәрбияләү юнәлешендә эшләүчеләрне мин эстрадада балкып янучы «йолдызлардан» күпкә, бик күпкә өстен күрәм. Беренчедән, алар никадәр талантлы булсалар да туган якларында хезмәт итәргә калганнар. Икенчедән, аларның башкарган эшләре бәһаләп бетергесез. Алар – җырчы да, режиссер да, сценарий төзүче, аны сәхнәләштерүче дә. Шул ук вакытта, тыйнак та, кирәк урында тиешле сүзен үтемле һәм урынлы әйтә белүче фикердәш тә. Иң мөһиме – милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне буыннардан-буыннарга тапшыручы.
Рәйсә Имамиеваның җырлары Римма Ибраһимова, Айдар Фәйзрахманов, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Хәмдүнә Тимергалиева репертуарында да урын алган. Ә Габделфәт Сафин аның җырларын тәүге тапкыр зур сәхнәгә алып чыккан һәм күп кенә җырларын башкара. Г.Сафин башкаруында «Язгы сагыш», «Яннарымда син бар ич», «Казлар», «Су сип, иркәм, гөлләремә», «Соң түгел», «Әй, без идек» дигән җырлар – Рәйсә апа җырлары!
– Беренче гармун алуым да кызыклы килеп чыкты. Магнитогорскида эшләгәндә демонстрациягә чыгарга аякка түфли кирәк, кибеткә чыктым. Күңел тарта бит инде, музыка уен кораллары сатыла торган бүлеккә кердем. Ике рәтле гармунга күз төшә бит. Уйнап карадым, тавышка да килә. Түфли аласы акчага, алып чыгып киттем. Шуннан соң, үз гармуным булды, авылга кайткач, капка төбенә чыгып уйный торган идем.
– Сез бит әле – әби-бабайларны җыйнаган «Нәүрүз» фольклор ансамбль җитәкчесе дә. Чыгышларыгызны карасаң, яшьләрнең дә борыннарына чирттереп биисез, җырлыйсыз…
– Оешкан вакытта кызлар гына идек. «Ягез әле, әбиләр!» конкурсыннан оешып киттек, акрынлап ир-егетләр дә тартыла башлады. Хәзер тугыз егет, тугыз кыз җырлап-биеп яшибез. Кызганыч, арабыздан соңгы юлга китүчеләр генә бар.
«Нәүрүз» фольклор ансамбле артистларының чыгышлары бер карауда елатырга да, елмайтырга да, уйландырырга да сәләтле. Ә бит араларында заманында райкомда эшләгән таләпчән ир-егетләр дә, төрле һөнәр ияләре дә бар. Баянчысы да үзебезнеке! Гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вилорик Вәлиуллин! Вилорик абый тальян, баян, гармуннарында уйнап җибәрсәме?! Күңелләренә бүгенге дөбер-шатыр музыка кереп оялаган егет-кызлар да уяна, сокланып тыңлый!
Әлеге коллектив республикада гына түгел, Русия күләмендә дә танылды. Саратов һәм Төмәндә үткәрелгән фестивальләрдә дә катнашып кайттылар. «Нәүрүз» үзешчәннәренең тагын бер күркәм хезмәте бар. Репертуардан нәфис сүз жанрын бер дә төшереп калдырмыйлар. Фәлсәфи дә, кызыклы да шигырьләрне зур осталык белән сөйләп тамашачыларның күңелләрен кузгаталар. Ә хәтерләре – Сөбханаллаһ – поэмалар ятлый әле 60-70 яшьлек әби-бабайлар!
Рәйсә апаның җиде ел элек «Һәй йөрәк, йөрәк!..» дип исемләнгән тәүге китабы басылган иде. Янәдән бер өр-яңа җыентыгы – «Кичләрегез узсын күңелле» китабы дөнья күрде. Бу җыентыкка авыл клубларында үткәрелә торган мәдәни чаралар өчен бай материал тупланган. Шулай ук, авторның тирән эчтәлектәге йөз җыры ноталары белән бергә тәкъдим ителә.
Рәйсә Билаловна шигырьләр, көйләр яза. Ул иҗатта безнең татарның тырышлыгы, моңы! Күңеле кушканны эшләп, үзенең гомер юлын яза. Киләчәк буыннар өчен үткәнебезне, бүгенгене китап итеп чыгарган. Җитмешне узгач, авылда яшәп, бик сирәкләр генә, аның кебек гомерен сәнгатькә багышлаганнар гына китап чыгара ала торгандыр…
Замирә СӘМИГУЛЛИНА.
Комментарии