Бездә Сабан туе юк

Бездә Сабан туе юк

турында басылган бик күп мәкаләләрне укыгач, уйланып куйдым. Соңгы елларны халыкара бәйрәм булып китте бит әле. Сабанның нәрсә икәнен дә белмәгән, Сабан туеның мәгънәсен дә аңламаган халык арасында шаулатып-гөрләтеп бәйрәм үткәрәләр. Мәсәлән, Мәскәүдә, Ростовта, Санкт-Петербургта, Владивостокта, Стамбулда, хәтта Америка Кушма Штатларында да үткәрелде ул бәйрәм.

Ә менә безнең Башкортстанда авыл Сабантуйлары бетте, үткәрсәләр – шул авылдан 40 чакрым ераклыктагы район үзәгендә генә. Әйтик, менә минем туып-үскән Благовор район үзәге Языково авылында урнашкан. Анда яшәүчеләрнең күбесе урыс, украин, алман һәм башкалар. Безнең халык аз. Сабан туе да рус телендә алып барыла, әлбәттә. Монда татарлар, башкортлар, типтәрләр килеп күңел ача алмый. Милли колорит югалды.

Мин үзебезнең район хакимиятенә һәм авыл җирлеге хакимиятенә Сабан туе бәйрәмен үз авылыбызда үткәрүне сорап хат яздым, әлегә җавабын алмадым. Минем бу бәйрәмне чын итеп, безнең балачактагы кебек итеп үткәрәсем килә, шул бәйрәмне торгызу теләге белән яшим, авылдашларымны да шуңа өндим.

Мисбах ӘХМӘТОВ.

Уфа шәһәре.

Комментарии