«Нижгар пәрәмәце» 

Иң мөһиме – аш бүлмәсеннән чыккан хуш ис.

Бу хатын-кыз нәфислегенә тиң.

 «Истории Кленового города» мультфильмыннан өземтә.

Татар ашларыннан бик тәмле ризыкларның берсе – «пәрәмәч». Миңа бик тә Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарлар (мишәрләр) пешергәне ошый. Ник дисәгез, беренчедән яратып пешерәләр, икенчедән итне мул кушалар. Алар аны үзләренчә «пәрәмәц» диләр, чөнки мишәр диалекты буенча шулай яңгырый. Нижгар ягындагы мишәрләр бик кунакчыл халык. Әгәр анда барып эләксәң, беренче шарт итеп кунып китүне куялар, чөнки килгән кунак кунып китсә зур дәрәҗә булып санала. Әйтик син кемгәдер килдең ди, ә ул кешеләр өйдә юк. Шулчак күршеләре (аларча күрешь) синең янга килә дә: «Берсәктән катьырлар, безьгә кер, цәй эц, берсәк ян тарт!» – диеп, үзләренә алып керәләр. Тәрҗемәсе болайрак яңгырый: Озакламый кайтырлар, безгә кереп чәй эчә тор, бераз ял ит!». Пәрәмәч белән сыйлыйлар икән, димәк, алар сине ихтирам итәләр. Алар пәрәмәчне катык, каймак йә майга манып ашый. Пәрәмәчнең ите бары тик ат ите, алар аны «алаш ите диләр». Тагын шуны да искәртеп үтәсем килә: өстәлләре һәрвакыт мул була аларның, туй мәҗлесләрендә дүртәр төрле кайнар ризык чыгаралар. Мин инде артист буларак шуны да әйтим: әгәр сине туйга, юбилейга алып баручы йә җырчы итеп чакыралар икән, кунакларга нинди ризыклар куелган, шундый ук ризыклар белән тулы аерым өстәл коралар, бу турыда алдан сөйләшеп торасы да юк, заманча әйткәндә – «по умолчанию». Һәм синнән ул ризык өчен бер тиен дә акча сорамыйлар, гонорардан да басып калмыйлар, киресенчә, бик ошасаң, сөйләшкән суммадан арттырып та бирүләре ихтимал!

Кунак буларак барып эләксәң, бер пәрәмәч белән генә сыйламыйлар, әлбәттә, «казы», «шурба», «кыздырылган карын» һәм башка тәмле ризыкларын да кызганмыйлар. Тагын бер кызыклы факт – алар Мәскәүдә бик күпләр, әгәр Мәскәүдә туып үскән Нижгар татарларының балаларыннан «син кайдан?» дип сорасаң, Мәскәүдән димиләр – йә әтисенең, йә әнисенең авылын атыйлар.

Татарстанның атказанган артисты Илсур МОРТАЗА,

Казан шәһәре

Комментарии