- 04.06.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №21 (29 май)
- Рубрика: Аулак өй
Күптән түгел Кукмара районының Тырыш авылына танылган юмор осталары 2 Алмаз – Хамзин белән Гыймадиев килде. Кунаклар көттереп кенә килсәләр дә, кызык-мызык, шаян сүзләре белән шундук күңелне яуладылар. Ни дисәң дә, көлке яратучы тере язучыларны көн дә күреп булмый бит.
– Әкрен атласаң, тиз барып җитәргә була, кызулансаң, килеп җитмәвең дә бар, – дип башлап җибәрде сүзен Алмаз Хамзин, елмаеп. Халык аның белән «Чаян» журналы аша да таныш, анда бүлек мөхәррире вазыйфасын үтәүче шәхеснең сатирага бай язмаларын яратып укыйлар.
Алмаз Наил улы үзенең иҗат юлы, дөнья күргән китаплары турында сөйләде, хәтта җырлап та күрсәтте.
– Бүген кешегә аралашу җитми, – диде ул. – Без үз күңелебезне үзебез күрергә, рухи азык алып яшәргә тиешбез. Тамашачы очрашуга яки концертка күңелен күтәрергә килгән икән, ошатмаса, аңа үпкәләргә ярамый, киресенчә, иҗатыңны анализлый белергә кирәк.
Алмаз Гыймадиев исә аз сүзле булып чыкты. Аның хикәяләре маҗаралы хәлләргә корылган булулары белән җәлеп итә, аларда балаларның көндәлек тормышта бер-берсенә карата эчкерсез мөнәсәбәтләре, шуклыклары, характер үзенчәлекләре тормышчан вакыйга-эпизодлар аша сурәтләнә.
– Хикәяләрегез өчен геройларны кайдан табасыз? – дигән сорауга ул:
– Мәктәпләргә очрашуга баргач табам. Аларны күрә белергә генә кирәк, – дип җавап бирде. «Балачакта нинди булдыгыз?» – дип сорау да җавапсыз калмады:
– Авыл малайлары нинди ялгышлыклар эшләсә, мин дә шуны эшләдем. Хаталар кешене тәрбияли, тик вакытында тәүбәгә килеп, төзәлергә кирәк, – диде язучы.
Укучылар Алмаз Гыймадиевның «Аукцион», «Селфи таягы», «Телефонлы кәҗә» әсәрләрен Рәзинә һәм Раилә Шәрәфетдиновалар ярдәме белән сәхнәләштереп дә күрсәттеләр.
Мондый күңелле чаралар оештырганнары өчен китапханәче Рузилә Төхбәтуллинага һәм аның бертуган апасы Рәзинә Шәрәфетдиновага рәхмәт.
Фәния РӘХИМОВА,
Кукмара шәһәре

Комментарии