«Безнең гәҗит»не тегеп куям…

«Безнең гәҗит»не тегеп куям…

Кайчан да булса Тойгелде авылын барып күрермен дигән уй башыма да килгәне юк иде. Онытылган татар генералларының исемнәрен ныклы дәлилләр белән халыкка кайтаручы журналист Рәис Зарипов белән сөйләшеп киттек тә, Наил Ахунов дигән генерал-лейтенантның энциклопедиядә ялгыш Биектау районы Калинин авылында туган дип язылуын, ә улы Рәүф Наил улы Минсктан мәрхүм әтисенең үз кулы белән язылган автобиографиясенең күчермәсен җибәрүен әйтте. Генерал туган авылы дип, Мөслим районы Тойгелде авылын күрсәткән.

– Район җитәкчелеге, энциклопедиягә нигезләп, үз батырларыннан баш тарта. Наилә ханым, ул авылдан Сезнең танышларыгыз юкмы?– дип куйды.

Минем танышым булмаган авыл була димени? Чаллыда, милли хәрәкәттә, «Безнең гәҗит» укучыларына яхшы таныш Асия апа Зиннурова килен булып төшкән, медальле сыер савучы булып җитешкән авыл бит ул!

Төп нигездәге киленнәре Гүзәлия ханым да кайнанасы Асия апа кебек җитез, ярдәмчел кеше икән. Тиз арада:

– Авыл тарихы белән кызыксынучы 88 яшьлек Рифкать абый Кәримовта мәгълүмат бар, – дип, өй телефонын бирде. Эзтабар-журналист белән бергә мин дә Тойгелдегә барасы, аңа булдыра алган кадәр ярдәм итәсе иттем.

Асия апаның кызы Кәримовларның капка төпләренә кадәр китереп куйды. Алпавытныкы кадәр ишек алды булган, юан бүрәнәләрдән салынган зур йортта безне бер матур әби каршылады да түр якка – Рифкать абый янына озатты. Ирләр сугыш елларының, аннан соңгы елларның авырлыгы турында, Ахуновлар турында сөйләшә. Рифкать абыйның карчыгы, сүзгә кушылмыйча, үз эшен эшләп йөри. Рәхмәт әйтеп, чәйдән баш тартып, китәргә җыенгач кына хуҗабикә сүз уңаеннан район гәҗитен һәм «Безнең гәҗит»не яздырып, бик яратып укуларын әйтте. Шуннан Тихния апа белән танышып, сөйләшеп киттек. Баш мөхәррирне дә белгәч, Мисбах бабай Сәхәбетдинов турында язучы Наилә Вилданова да булгач, чәй эчертми җибәрмәделәр.

– Илфат Фәйзрахмановны телевизордан бик яратып, ышанып карый идек. Гәҗит чыгарасын белгәч, беренче көннән язылып, шуннан бирле бер санын да калдырмыйча укып барабыз. Иң әүвәл, почта килү белән «Безнең гәҗит»нең уртасыннан тегеп куям, төрлесе төрле битне аерып алып, югалтмасын дип, – ди Тихния апа.

– Элек мин бер хәрефен дә калдырмый укып бара идем. Инсульттан соң күз күрми, карчык миңа кычкырып укый хәзер, – дип, Рифкать абый сүзгә кушыла. – Дөреслекне шул кадәр кыю язалар, журналистлар өчен куркып куям.

– Зинһар, сакланып йөрсеннәр. Илфат өчен дә, кызлары (журналистлар-Н.В.) өчен дә борчылабыз. Теләктә торабыз, – дип өзгәләнә Тихния апа. – Сәлам әйтегез бездән. Һәр гәҗитне көтеп алабыз.

Балалык һәм яшүсмер чорлары сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килеп, 15 яшьтән Пермь урманнарын, ә 1954-1955нче елларда Куйбышев сусаклагычын төзегәндә Лаеш районында, су астында каласы җирләрдә таллар кисүдә катнашкан Тихния апа да, сугыш башланган көннән 11 яшендә Мөслим белән авыл арасында 12 чакрымнан бозау җигеп почта ташыган, өйдә сугышка киткән әтисен алыштырган Рифкать абый да бүгенге көннәреннән бик канәгать. 4 малай 2 кыз үстергәннәр. Төпчекләре Фәргать һәм киленнәре Энҗе, мәктәптә укучы оныклары Данис белән эшле дә, ашлы да тормышта яшиләр.

Хуҗабикә безнең белән капка төбенә кадәр чыкты. Сөбханаллаһ, матур, нурлы йөзе, җылы карашлары әле дә күз алдымда. Олы тормыш юлы үткән Тихния апа, шулай якын итеп, мине түгел, ә «Безнең гәҗит»не озата иде.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии