Әтнә су буйларында…Әтнә су буйларында…

Әтнә су буйларында…Әтнә су буйларында…

Бу җыр юллары балачактан күңелгә уелып калган. Туган төбәгем җыры ул. Ә туган җир тудырган әни кебек бит: ул бер генә һәм күңелгә иң якыны. Ә инде туган җирең Әтнә кебек, Тукай, Сибгать Хәким, Лена Шагыйрьҗаннар кебек атаклы шәхесләр өчен шигъри бишек икән – ул монда туганнарга гына түгел, башка җирләрдән килеп эшләп, яшәп ятучыларга да шулай якын була ахыры.

Моннан күп еллар элек Олы Әтнә авылына эшкә килеп яшәп калучыларның берсе – Тукай авыл хуҗалыгы техникумының ветеран укытучысы Мөстәбширә Ибраһим кызы Хөснуллинага бу көннәрдә 90 яшь тулды. Ул минем хезмәттәшем. 1967нче елны мин Казан ветеринария институтын тәмамлап, Олы Әтнә авылындагы Тукай авыл хуҗалыгы техникумына укытучы булып кайттым. Техникум бер ел элек кенә ачылган. Анда оештыру, төзәтү, төзү эшләре бик кызу. Шунлыктан укытучылар уку елы алдыннан төзүчеләр дә, йөк ташучылар да булып эшлиләр. Мине һәм тагын 6-7 укытучыны Арча станциясенә кирпеч төяп алып кайтырга җибәрделәр.

Йолдызлы, җылы август төне иде. Без әле бер-беребез белән танышып та өлгермәгән укытучылар йөк машинасы әрҗәсендә Әтнәдән 30 чакрым ераклыктагы Арча тимер юл станциясенә юл тоттык. Ара якын түгел, юллар сикәлтәле. Тиз генә барып җитәм димә. Юлда танышулар, сөйләшүләр китте. Зур кара күзле, калын толымлы, зифа гәүдәле, миннән бераз өлкәнрәк булган кыз минем игътибарны аерата җәлеп итте.

«Мин Мөстәбширә Ибраһим кызы. Исемем әйтергә катлаулы, шуңа күрә Мария Ибраһимовна дип дәшсәгез була», дип таныштырды үзен. Әтнә халкы татар теленең тәмен белеп, шул телне, милләтне хөрмәт итеп яши торган халык. Мария Ибраһимовна исеменең бу урысчалашкан варианты телгә ятышлы булды, ахыры. Техникум укытучылары өчен дә, студентлар өчен дә, Әтнә халкы өчен дә ул бүгенгә кадәр шул Мария Ибраһимовна булып калды. Ул Мөслим районында туган икән. Бала чактан ук әти-әнисез ятим калган. Ятимлек ачысына, тормышның авырлыгына карамастан, белемгә бик омтылган. Сугыштан соңгы елларда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, районда зоотехник, райком инструкторы булып эшләгәннән соң, Мәскәүгә К. А. Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясенә укырга киткән. Аны тәмамлагач, Тукай техникумына юллама белән эшкә җибәрелгән. Мария Ибраһимовна сугыш елларында яшүсмер генә булса да, ачы сугыш авырлыгын үз җилкәсендә татыган. Сугыштан соңгы авыл хуҗалыгын торгызу эшләрендә алгы рәтләрдә булган. Әтнәгә кайтып җиткәнче сөйләштек без бу хакта. Аның бу хатирәләре беренче очрашуда ук миндә аңа карата хөрмәт уятты. Ә инде уку елы башланып, бергә эшли башлагач, бу хөрмәт тагын да ныгыды. Терлекчелектә күпьеллык эш тәҗрибәсе булган, ул вакытта иң танылган югары уку йорты булган, бөтендөнья яшьләренә белем биргән Тимирязев академиясен тәмамлаган Мария Ибраһимовна студентларга нигезле белем бирде. Авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче иң яхшы укытучылардан иде ул. Бу сүзләр ялган түгел. Тукай техникумын тәмамлап, төрле җирләрдә, төрле тармакларда уңышлы эшләп, зур дәрәҗәләргә ирешкән студентларыбыз күп безнең. Алар да мин язган сүзләрне раслый алалар.

Изображение удалено.

Бер классикның икенче классик турында әйткән шундый сүзләре бар: «Натура сложная, но достайная уважения и внимания». Шәхес буларак, Мария Ибраһимовна да катлаулы зат. Кырыс, таләпчән, ялганга, гаделсезлеккә түзеп тора алмый торган кеше ул. Аның синең турында тискәре сүзе бар икән, синең артыңнан сөйләп йөрми, туп-туры итеп, күзеңә карап әйтә. Кирәк икән тәнкыйтьли ул сине, кирәк икән киңәшен дә бирә. Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр турында да үз фикере бар аның. Мин һәм минем бүгенге көндә 80 яшен тутырып килгән ирем Фоат Тукай техникумына 18 ел гомеребезне бирдек. Казан шәһәренә күчеп китеп яши башлагач, техникумда эшләү елларын сагынып искә алабыз. Эш дәверендә коллективта төрлесе булды. Бәхәсләргә дә күп керә идек. Мондый бәхәсләр вакытында Мария Ибраһимовна һәрвакыт дөреслекне яклап, саллы сүзен әйтә иде. Әтнәдән киткәч тә, без аның белән аралашып яшәдек. Әмма тормыш аяусыз бит ул. Без дә картаябыз, авырыйбыз. Мария Ибраһимовнаның ялгыз икәнен белсәк тә, элеккечә тыгыз элемтәдә торып, аның ялгыз картлыгында төп терәк булып яшәп булмый шул хәзер. Аның язмышы өчен безнең гаилә бик борчылды. Хак Тәгалә рәхмәте белән аның язмышына район җитәкчесе Габделәхәт Хәкимов, техникумның элеккеге директоры, бүген башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов, бүгенге техникум җитәкчеләре, хезмәттәшләре битараф булмады. Бүген ветеран укытучы европача ремонтланган техникум тулай торагының зур, якты, чиста ике бүлмәсендә яшәп, 90 яшьлек юбилеен каршылый. Кешелекле хезмәттәше, ветеран-укытучы Наилә Сибгатова, тулай торак коменданты Әлфия Җиһаншиналар аны карыйлар, тәрбия итәләр. Менә бүген дә аның туган көнен бик матур итеп оештырганнар.

Изображение удалено.

Матур чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр, җылы сүзләр белән район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, башкарма җитәкчесе Айрат Каюмов, техникум директоры Резеда Гариповалар аның өенә килеп юбилее белән тәбрикләргә вакыт тапканнар. Котлаучылар арасында хезмәттәшләре, ветеран укытучылар Зөләйха Фәйзрахманова, Надия Шакирова, җирле хакимияттән Резедә Маликова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галеева, бүлек хезмәткәрләре Алсу, Лилия «Әтнә таңы» журналисты Фәридә Филатова да бар. Гади булса да җылы, күңелгә кереп калырдай булды 2019нчы елның 27нче апрель көне.

Изображение удалено.Бер караганда, гәҗит битләрендә сөйләрлек әллә ни зур вакыйга да түгелдер инде. Шулай да бу көн турында минем сезнең белән уртаклашасым килде. Ләкин берәүгә дә сер түгел, тормышлар җиңел түгел, катлаулы, кеше хәлен кеше бик сирәк кенә белә. Шуңа да карамастан, ялгыз бер ветеран карчыкның язмышына битараф булмаган яхшы күңелле һәм кешелек сыйфатларын югалтмаганнар яши икән безнең Әтнә су буйларында. Андыйлар булгач, җәмгыятебез дә өметсез түгелдер, бәлки.

Без – бу тормыштан китеп баручы «натуралар». Алмашка килгән яшьләргә шуны әйтәсе килә: картлык котылгысыз ул, һәркемгә дә килә. Бу турыда беркайчан да онытмагыз. Олы буынга китеп баручылар дип кенә карамагыз. Без төзегән илнең нигезендә сез яшисез һәм яшәрсез. Безнең тәҗрибә һәм хезмәт сезне кеше итте. Өлкәннәргә карата игътибарлы һәм иманлы булыгыз. Үз яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр.

Сүземнең ахырында хезмәттәшемнең, дустымның юбилее уңаеннан язган шигыремне дә теркисем килә:

Язмышлардыр инде очраштырды

Гомернең бер матур чагында.

Илле елдан артык серләр уртак булды,

Шулай булсын, раббым, тагын да.

Авырлыклар башка төшкән чакта

Киңәш сорап сиңа йөгердем.

Хәсрәт-борчуларым уртаклашып,

Дөрес киңәшеңне син бирдең.

Ал төсләргә буямыйча гына

Тормыш кануннарын аңлаттың.

Синең карашларың хак булганга

Еллар үтә торгач шаккаттым.

Кырыс язмыш өйрәткән шул сине

Тормыш була ак та, кара да.

Янәшәдә атлый бара алар

Матур хис тә, ачы яра да.

Мин бүгенге көнне рәхмәтлемен

Очраштырган өчен язмышка.

Тормышны нык басып үтә адым,

Анда синең шактый өлеш бар.

Рәхмәт сиңа кырыс булган өчен

Хезмәтемдә чыныктырган өчен

Рәхмәт сиңа тугры булган өчен

Дуслар өчен көчең куйган өчен.

Флера САБИРҖАНОВА,

Тукай техникумының элеккеге укытучысы,

мәгариф ветераны

Комментарии