«Бу безнең кесәгә сукмады, ә аны буш калдырды!»

«Бу безнең кесәгә сукмады, ә аны буш калдырды!»

Безнең милләт «таҗ вирусы» дип тәрҗемә иткән коронавирус бөтен дөнья халкын өйләренә бикләп куйды. Урамга чыгарга ярамый, рестораннар ябык, һәм зурлап ниндидер бәйрәм чаралары оештырулар билгесез вакытка кадәр кичектерелә. Бәйрәмнәр дигәннән, туган көн-юбилейларны, туй һәм никахларны байтак еллар инде тамада һәм алып баручыларсыз үткәрмиләр иде бездә. Тик бу вирус чыкканнан соң, аларга да эш бетте. Әлеге уңайдан без концерт һәм мәҗлесләрнең алып баручыларына шалтыратып, аларның хәлләрен белештек.

Гамил НУР, супер-тамада:

– Мин бит сәламәтлек газетасы мөхәррире булып эшләдем. Рус телле медицина газетасы чыганакларында да эшләдем, халык медицинасы буенча китаплар язган кеше мин. Шуңа өстәп ветеринария институтын тәмамладым. Эпидемиология дигән фәнне ярата идем, вирусологияне дә бик бирелеп укыдым. Коронавирус – коточкыч зур афәт. Ул Италиядәге кебек нәтиҗәләргә китерә ала: өлкән кешеләрне генә түгел, сәламәтлеге әйбәт булмаганнарны да, әйбәт булганнарны да егарга мөмкин. Чөнки грипптан шуның белән аерыла – ул бөтен үпкәне басып ала. Үпкәгә генә төшми, бөтен үпкәне коры фиброз – коры үлек белән каплап ала. Йөткереп чыгарып булмый торган үлек белән каплый һәм үпкә катып кала, дип аңлатыйм гади генә әйткәндә. Менә элек тә үпкәсе әз генә кабарса да кешене көчкә-мөчкә генә саклап калалар иде. Коронавирус исә тагын да куркынычрак.

Минем эшем болай да күбрәк өйдә иде: мәҗлесләрне атнага бер-ике көн генә эшлибез чөнки. Хәзер ул мәҗлесләр дә кичектерелде. Шуңа күрә минем тормыш рәвеше әллә ни үзгәрмәде. Бары тик исән вакытта авылга кайтып килим, дип, тизрәк авылыма кайтып килдем. Бәйрәмнәрне акыллы кешеләр бер ай элек «отменять» итә башлады, ә бар да җайланыр дип өметләнгәннәр – ун көн элек. Шуның өстенә хәзер соңгы атнада ресторан кафелар да ябылгач, автомат рәвештә барлык чаралар да өзелде. Теләсә-нинди кризис булып, кешеләрнең хезмәт хаклары азайса да бу беренче чиратта алып баручыларга килеп бәрелә иде. Ә коронавирус бәйрәм уздыручыларның кесәләренә китереп кенә сукмады, ул аларның кесәләрен бөтенләй буш калдырды.

Бу коронавирус та бер бетәр, ул беткәннән соң мәҗлесләргә ажиотаж кабаттан башланыр, дип уйлыйсызмы?

– Юк, чөнки бәйрәмнәргә ажиотаж 2014нче елны, нефть бәясе 120 доллардан 50 долларга төшеп утыргач ук беткән иде. Кешеләрнең акчасы кимеде, шуңа күрә болай да бәйрәмнәрдән берәм-берәм ваз кичә башлаганнар иде. Мәсәлән, туй урынына никах кына калды, туйларны ясамый башладылар, чөнки никахның чыгымы 3-5 мәртәбә азрак. Ә хәзер инде никах уздыру очраклары да нык кимиячәк һәм совет чорындагы шикелле, өйдә кача-поса гына үткәрә башларга мөмкиннәр. Элеккеге формада бәйрәмнәр кайтмаячак һәм ул кайтса да, тыйнак формада булачак. «Ә» дигәч, «б» дияргә дә кирәк, халык үзе зар елады – совет чорын сагынабыз диеп. Менә шул чор инде 2014нче елны ук кайта башлады, шуның белән бергә Совет чорының гадәтләре дә кайтты, киң күләм, котырып бәйрәм итүләр юкка чыгып бара иде. Ә коронавирус шушы кәеф-сафа корып яшәү форматына майлы бер зур нокта куйды.

Изображение удалено.«Болгар радиосы» алып баручысы Гөлназ ФӘЙЗРАХМАНОВА:

– Соңгы вакыйгалар уңаеннан минем коллегаларның күп кенә үткәрәсе чаралары кичектерелде, кайсылары бөтенләй уздырылмаячак. Шул исәптән минекеләр дә. Менә уйлап кайттым әле: язгы даталарга билгеләнгән туйлар, никахлар, юбилейлар бар, алар безнең җәйгә күчә. Димәк җәйгә мәҗлес өстенә мәҗлес өеләчәк, минәйтәм бер көндә ике мәҗлестә эшләп булмаячак бит, нишләрбез икән? Әле генә бер кәләш шалтырата: еламый гына. Туй булырга тиеш иде аларның. «Җәйгә күчерергә мәҗбүр булдык», – ди.

Бер аралар еш шалтыратып, җәйге даталарга көн билгели башлаганнар иде кешеләр, барысы да юк булды. Моны кабул итәргә кирәк, бөтен өлкәдә шулай хәзер: кайбер кешеләр бизнесларын югалта, миллиардларын, миллионнарын югалтучылар бар бит. Әмма мин моңа бер көенмим, чөнки икенче ягын беләм. Бу кирәк иде безнең планетага. Ял итәргә, кешеләргә туктап, ниһаять сулыш алырга. Карарга: дөрес юлдамы син? Чөнки гадәти тормышта яшәп, эшебез ниндидер юлга кереп киткәч, барабыз да барабыз, кирәк ул, дип уйлыйбыз. Ә безгә ул кирәк булмаска мөмкин. Уйлана торган, хәл ала торган вакыт бу. Бу кешеләргә анализ ясап дөрес нәтиҗә ясарга булышачак. Кешеләрнең аңы үзгәрәчәк. Мондый үзгәрешләр кешелек тарихында гел булган. Мин үзем коронавирустан бер грамм курыкмыйм. Әгәр мин аны эләктерсәм җиңел уздырачагыма һәм тиз тереләчәгемә ышанам.

Изображение удалено.Әлфия ХӘБИБУЛЛИНА, концертлар алып баручысы:

– Коронавирус уңаеннан чыккан коткыга бирелмәдем, мин моңа бик лояль карыйм. Саклану чараларына килгәндә, узган атнада авылда булдым, Казанга кичә килдем. Өйдән чыкмыйм, репертуар өстендә эшлим, бу концертларның өзелүе миңа калса үзебезнең иҗатыбызны баету буенча эшләргә мөмкинлек бирде. Аннан соң минем проектым бар: Бөек Җиңүнең 75 еллыгына каралган, сугышта һәлак булган әмма исемнәре халыкка аз танылган шагыйрьләрне яктырту өстендә эшлим. Эшем күп, болай төшенкелеккә бирелергә вакыт юк.

Концертлар өзелүләр исә 19нчы мартлардан башланды. Без бу вакытта Эльвира Хамматова концерты белән Ютазы районында идек. «Авылларда концертны әлегә куярга ярый, тик бистәләрдә – юк», – диделәр. Ә Ютазы – ул бистә, шуңа күрә андагы концертыбызны үткәрә алмадык. Хәзер концертларны авылларда да уздыру тыелды. Бу җырчыларның кесәсенә дә бик суга. Ярый авыл, район концертлары, ә бит зур шәһәрләрдә булган концертларга реклама өчен күпме акча тотыла. Мәсәлән без апрель уртасында Себер якларына китәргә тиеш идек. Анда шулай ук өзелде, чыккан чыгымнар капланмады. Себергә алдан администратор барды, аның юлын, кунакханәсен түләргә кирәк. Билетлар бастырган идек – бу да акча. Болар барысы да концертны оештыручы кесәсеннән чыга. Тик җан биргәнгә җүн бирер, ди, бик каты төшенкелеккә бирелеп, елап утыруның бик мәгънәсе дә юктыр, татар халкының шундый мәкале дә бар: ил башына килгән кайгыны бергә күтәрербез, ялгыз башыңа кайгы килмәсен, дигән. Бу бит ил башына килгән кайгы, бергәләп ничек тә җиңеп чыгарга тырышырбыз инде.

Изображение удалено.Нурзадә җырчы, тамада:

– Безнең ел да бик күп кеше грипп белән чирли, табиблар ел да сакланып йөрергә куша. Әмма кеше беркайчан сакланмый, профилактика өчен дә көздән үк башлап бернинди витамин-дарулар эчми. Температурасы 40ка җитә башлагач кына исенә төшә дә, аптекага чаба. Бездә кеше шулайрак бит. Тик бу юлы хәлләр болай бармак аша гына карый торган түгел. Куркыныч. Коронавирус уңаеннан читенлекләр туды әлбәттә: хәзер безнең концертлар да, бәйрәмнәр дә юк. 28нче мартта бер 80 яшьлек юбилейны уздырасы идем, анда мәскәүлеләр дә кайтырга тиеш иде. Бик зурлап үткәрергә җыелганнар иде. Тик аңлашыла – кайта алмаячаклар, шуңа күрә, күчерделәр. Аннан соң апрель башында бик матур әзерләнгән идек – бер пар 40 еллык рубин туйларын үткәрергә җыенган иде. Кунаклар да күп җыйналасы иде, мин дә сценарийларны алдан әзерләп куйган идем. Алар да көнен күчерәбез, дип, шалтыраттылар, әлегә кайчан буласы да билгесез. Халык безне тегендә-монда чабып акча эшләүчеләргә саный, шулай да безнең – артистларның да бөтенесенең дә кредитлары, машиналары бар. Фатирга ипотека да түләргә кирәк. Мин мәсәлән хәзерге көндә бер җирдә дә рәсми рәвештә эшләмим һәм минем бернинди керемем дә калмады. Белмим кайсы айларга кадәр дәвам итәр, ләкин болай да хәзер ураза керәсе иде инде. Уразага кадәр берничә эш кенә бар иде, уразада болай да бәйрәмнәр узмый бит. Бөтен өмет-ышаныч берничә көнлек банкетларга иде. Тик алары да юкка чыкты. Хәзер уйлыйм: апрель-май ничек тә булса яшәргә кирәк, нишләрмен икән? Барысы да яхшы булсын.

Халыкка өйдән чыкмаска куштылар, бу дөрестер дә. Тик моның авыр ягы да бар. Күп кешенең психикасы түзә алмаска мөмкин. Гаиләсе булган кешегә җиңел әле ул, ә менә ялгызларга… Җүләрләнмәсәк ярый инде карантин беткәнче. Мин әйтеп куйдым бөтен кешегә мәсәлән: миңа коронавирус турында сөйләмәгез дә, әйтмәгез дә, бу турыда бернинди видеолар да җибәрмәгез, дидем. Чөнки никадәр генә шат күңелле булырга тырышсаң да, уйламаска тырышсаң да, бу вирусның таралуы күңелне шомландыра. Соңгы вакытта мәсәлән мин баш авыртып интегә башладым. Ни өчен дигәндә, иртә таңнан башлана: ватсапка видео җибәрәләр. Инде телевизорны да ачмый башладым, бөтен яңалык коронавирус турында, дип. Бик нечкә күңелле булуым аркасында, мин андый әйберләрне бөтенләй авыр кабул итәм. Шуңа ишетәсе дә килми. Бу бик авыр хәл. Бу илдә генә түгел, бөтен дөньяда. Бик авыр заманга туры килдек. Нәрсә булып бетәр ипотекалар белән, билгесез. Аллага тапшырган инде…

Изображение удалено.Равил БУЛАТОВ, тамада:

– Без һәр әйберне аек акыл белән кабул итәбез, коткыга бирелмәдек. Телевизордан ишеткән, интернетта күргән һәр әйбергә ышанмыйбыз. Дөньяда шушындый әйбер килеп чыккан икән, димәк һәркем саклану чарасын күрергә тиеш, дип кабул иттек. Саклану чараларына килгәндә, кемдер әйтә: суган, сарымсак ашарга кирәк икән, дип. Без аны гади көннәрдә дә гел ашый идек. имбирны да гел чәйгә кушып эчә идек. Карантин атнасы билгеләнгәнче үк, эшебезне туктаткан идек: алып баручы буларак концертка да, мәҗлесләргә дә йөрмәдек, өйдә булырга тырыштык. Бөтен дөньяга килгән бу афәтне аңлыйбыз – мондый нәрсәләр бер генә булмаган тарихта. Бәйрәмнәрне үткәрмибез дип баш тартуларга килгәндә, бер атна элек тулаем туктаттык. Әле безнең Татарстанда алай зурлап тотынмаганнар иде – илле кешелек чараларны үткәрү ярый торган вакытта да, мин үзебезнең коллективка әйттем – килгән кешеләрнең арада берсендә булырга мөмкин, туктап торырга кирәк, миллионнар эшләмибез, дидем. Булыр бер заманы килер, эшләрбез. Исәнлек кирәк!

Айгөл ЗАКИРОВА сораштырды

Комментарии