- 04.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №4 (2 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
И, бар иде ул заманында Бауман урамында тилмереп йөргән чаклар! Казанлылар әллә ни артык аптырамаса да, кунакларның үзәктә ял итеп йөргәндә каңгырып йөргәннәре истәдер әле. Сүзем бәдрәфләр хакында. Дөресрәге, аларның башкала урамнарында булмавы турында. Бауманда биотуалетлар пәйда булганчы тилмерде халык. Аларның үзәктә урнаштырылуында минем дә өлеш бар бит, җәмәгать!
“Татарстан” телевидениесенең “Хәбәрләр” программасында эшләгән вакытлар. Бер көнне Бауман урамындагы уңайсызлыклар хакында репортаж эшләргә алындым. Башта үзәктәге матур урыннарны төшереп, кафе-барларда ял итүче гамьсез халыкны күрсәттем. Ә репортажның икенче яртысында камера әлеге тук, бәхетле халыкның Бауман буйлап бәдрәф эзләп йөргәнен сурәтләде. Шул тирәдәге ишегалларында ял итүчеләр калдырып киткән өемнәрне дә зурайтып, якыннан күрсәттек.
Дүшәмбедә мэриягә “Эшлекле киңәшмә”гә баргач, өстәлләрдә яткан кәгазь битенә күзем төште. Биредә газеталарда, телевидение – радиода чагылыш тапкан критик материаллар исемлеге бирелгән иде. Ул чактагы шәһәр мэры Камил Исхаков “Татарстан” телевидениесе күрсәткән репортажның җитдилегенә басым ясап, тиз арада чара күрергә кирәклеге хакында да әйтте. Шунысы куанычлы: ике атна үтүгә, Бауман урамында биотуалетлар пәйда булды…
Менә шушы биотуалетлар барлыкка килгәнче, үзем дә Бауман урамында бер кызыклы хәлгә тап булдым. Хәзер әлеге вакыйга хакында тәртибе белән сөйләп бирим әле. Менә шушы хәлләр үзәк урам хакында репортаж эшләргә этәргән дә иде мине…
Казан дәүләт университетында укып йөргән чак. Дүртенче курсны тәмамлаган көнне Бауман урамы аша узганда, миңа дәшәләрдер сыман тоелды. Чыннан да, бишенче курс студентларының кафеда семестрны уңышлы төгәлләүләрен “юып” маташулары икән. Бик ашыксам да, чакыргач, әллә берәр ярдәм кирәктер дип, туктарга мәҗбүр булдым. Биредә танышларым – булачак журналистлар – бәдрәф таба алмый интеккән булып чыкты. Өстәлләрдәге төрле су, сыраларга күзем төшүгә хәл аңлашылды. Дусларыма кая барып бушану мөмкинчелеге барлыгын тырыша-тырыша аңлатырга тотындым:
– Әнә, якындагы ишегалдына барыгыз, анда сезне беркем күрмәс, – дим.
Тегеләр инде анда булган икән, бер төркем эшчеләрне күреп кире борылганнар.
– Әйдәгез алайса мин сезне ераграк, тынычрак урынга алып барам, – дип кузгалмакчы идем дә, алар инде әлеге ишегалдында да булып кайткан икән.
Эзләнә торгач, каршымдагы “Совет” кунакханәсен күреп, шатланып куйдым. Тегеләрне беренче сыйныф укучылары сыман икешәрләп тездем дә туп-туры кунакханәгә юнәлдем. Тик ишек төбендәге швейцарны күргәч, кире борылырга уйладык. “Совет” кунакханәсенә кертүләр чикләнгән булып чыкты, биредәге бүлмәләр сатуга куелган икән. Инде кире борылабыз дип торганда гына, башыма кызыклы уй килде. Дусларыма дәшмәскә кушып, кыюланып, кырт-кырт атлап, кунакханәгә таба юл тоттым. Ишектән керә-керешкә сөйләргә тотындым. Янәсе, мин экскурсия үткәрүче гид! Швейцар янына килеп җитүгә, ике кулымны биреп, аның белән исәнләштем:
– Шактлене ханда фурне байке! (Нинди телдә икәнен бер Алла белсен инде…)
Үзем баскычтан югарыга күтәреләм, үзем сөйлим! Экскурсовод ич инде мин:
– Аска белла ханда пурке чиннго зелла… Тавышыгызны чыгармагыз. Австерне упаветта гелла чинны хопне барне викто… Минем арттан калмагыз… Берна хэлли кола танде маруле финке санда дыпля…
Шулай бытылдый торгач, дүртенче катта урнашкан бәдрәфкә менеп тә җиттек. Дусларым минем бу көтелмәгән галәмәттән чыдый алмыйча шаркылдарга кереште, кайсыберләре көчкә йөгереп барып, бушанырга өлгереп җитте. Инде эшләрен башкарып, җиңеләеп калгач, студентлар чыдый алмый, бертуктаусыз шаркылдауларын дәвам итте. Аларны көчкә тынычландырып, чыгар юлга кузгалдык. Кыяфәтен китерергә кирәк бит инде: мин тагын экскурсоводка әйләндем. Кулларымны бутый-бутый сөйләргә тотындым:
– Салли мало храномо синди гартен шибо. Фребе галли нандо вилит немре синде. Зинаһар, тынычланыгыз! Эшкене вардо ңунне китте тираншо фирази. Гелле ганизо дарто шанитте…
Шул рәвешле “экскурсияли” торгач, беренче катка да төшеп җиттек. Юлдашларыма күз сирпергә дә куркам, минем бер карашымнан шаркылдарга әзер торучы дусларым болай да көчкә түзеп торалар. Швейцар янына якынлашуга аңа рәхмәт әйтеп, саубуллашырга булдым:
– Шакетене баренене, шакетене баренене!
Абзый да шундый җылы мөгамәләгә матур итеп елмаеп, безне озатып калды:
– Рәхмәт, кызым, рәхмәт!
Урамга чыгуга, студент дусларым дөньяны дәррәү куптарып көлә башлады… Тирә-як халкы, аптырашып, бездән күзен дә алмый. Шулчак элек бергә эшләгән дустымны очраттым. Марс миннән:
– Мондый күңелле халык белән ни эш бетереп йөрисез? – дип сорап куйды.
– Менә чит ил гражданнарына экскурсия уздырдым әле, долларлап акча көрәмәкче идем, – диюгә, Бауман урамы яңадан көлү авазларына күмелде.
Бераз тынычланып, өстәл тирәсенә җыелгач, студентларның берсе сорап куймасынмы:
– Мәдинә апа, сез нинди телдә сөйләштегез соң, мин бернәрсә дә аңламый калдым бит…
– Сиңа нинди телдә аралашу мөһимме, әллә бушануың кадерлерәкме, – дип җавап бирде арадагыларның берсе…
Бауман урамын тагын көлү авазлары басып китте…
Мәдинә НУРУЛЛА
Комментарии